16+

Безне акча аерды

Ирем белән аерылышуыбызның сәбәбен кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас. Күпләрнеке кебек хыянәт тә, эчү дә, кул күтәрү дә түгел. Сәбәбе – акча!.. 

Безне акча аерды

Ирем белән аерылышуыбызның сәбәбен кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас. Күпләрнеке кебек хыянәт тә, эчү дә, кул күтәрү дә түгел. Сәбәбе – акча!.. 

2019 елдан бирле ирем белән акча җыйдык. Шәһәрдән ерак булмаган берәр авылда җыйнак кына, матур гына бер йорт алырга хыялландык. Икебез дә хезмәт хакын аз эшләгәч, әллә ни күп җыелмады. Ярты миллион сум тирәсе булгандыр.

Җыелган акчаның яртысыннан җилләр искәнен белгәч, авып китә яздым. Ирем миңа әйтми-нитми генә шул акчаның 280 мең сумын тоткан! Янәсе тешләрен дәвалаган. Юк, ул миңа теш ясатырга барам дип әйтә иде, ләкин йорт акчасын тота дип башыма да килмәде. Ул безнең бергә җыйган уртак акча бит! Ни өчен ул миңа әйтмичә алган аны? Ә мин акчаны кысып тоттым, юк-барга туздырмадым. Ашау, кием, косметика – һәрнәрсәдә экономияләдем.

Кыскасы, бу кеше белән яшәргә теләмәвемне аңладым да, без аерылыштык. Шулай итеп, йорт турындагы хыяллар чәлперәмә килде...

Саҗидә,
Казан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

16

0

5

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Дэвалаган тешлэрен курсэттеме сон? Бэлки ул сояркэсенэ тоткан ул акчаны... Чыннан да тешлэрен дэваласа, ярый.

    • аватар Без имени

      0

      1

      Сояркэсендэ акчан

      • аватар Без имени

        1

        0

        Бик зур сәбәб булган бу.Ярар калганын миңа булыр дияргә иде дә,алып куерга иде.Жыйган акча шуны белән тәмам.Хәзер нәрсә,ир дә юк,семья юк,балалар атасыз,өйда юк.

        • аватар Без имени

          2

          3

          Бу бер сэбэп кенэ булган аерылышуга. Чын гаилэне 280 мен генэ аера алмый.

          • аватар Без имени

            3

            4

            Узененкенен алган ич имеет право

            Мөһим

            loading