16+

Бәхетне дә бүлик икегә

Укшый-укшый хәлдән тайган хатын аңына барыбер килеп җитмәде әле. Әллә ялгыша торгандыр бу имче карчык? Иң якын кешең бозган ди бит, сәламәтлегең шуңа какшаган, ди. Иң якыннары күпмени аның - ире дә балалары, әнисе исән, инде егерме биш елдан артык бер тәлинкәдән ашаган Тәнзилә ахирәте. Ахмак, ни уйлый бу баш...

Бәхетне дә бүлик икегә

Укшый-укшый хәлдән тайган хатын аңына барыбер килеп җитмәде әле. Әллә ялгыша торгандыр бу имче карчык? Иң якын кешең бозган ди бит, сәламәтлегең шуңа какшаган, ди. Иң якыннары күпмени аның - ире дә балалары, әнисе исән, инде егерме биш елдан артык бер тәлинкәдән ашаган Тәнзилә ахирәте. Ахмак, ни уйлый бу баш...

- Бүгеннән хәлең җиңеләер. Өеңә кайткач, мендәрләреңне тикшер, диван-өстәл аякларын күтәреп кара. Тапкан «алтын»ыңны кулыңда озак тотма, елгага илтеп агыз. Аннан юынып чыгып, намазыңны укы. Төшеңә сине үтерер өчен дип бозым ясаган кешең керер.
Шулай диде дә Айгөлне этеп-төртеп диярлек өеннән чыгарып җибәрде карчык.
Өенә кайтып кергәндә шабыр тиргә баткан иде Айгөл. Башта диван аякларын, аннан мендәрләрен капшарга тотынды. Андагы хәшәрәтне күргәч, имәнеп үк китте. Ничек моңарчы күрмәгән икән? Иң соңыннан ванна бүлмәсенең бусагасына абынып егылды ул. Чәчрәп барып төшүенең авыртуын да әллә ни тоймады, ахры. Күгәргән янбашын кулы белән угалап алды да ишек яңагын каерып ачты. Аннан бер өем төелгән энәләр коелды. Йа Хода, кем аны шуның кадәр күралмады икән, кемгә ни зыяны тиде соң аның?
Ире белән өченче сыйныфта укучы кызы кайтып кергәндә, Айгөл инде эшен төгәлләгән иде. Кайнар аш, елмаю белән каршы алган хатынын күргәч, ире сөенеченнән кычкырып ук җибәрде: «Әллә авыруың чигенә инде, әнисе?» Айгөл иренең куенына кереп сеңгәнен сизми дә калды: «Бардым бит, әтисе, теге карчыкка. Авыруың уза, диде». Әмма артыгын әйтәсе килмәде. Аларның өендә болай да, таң атса, чир турында гына сөйләшәләр, бүген аның турыда гәп куертасы килми иде.
Иртәнгә Айгөл шабыр тиргә батып, коты чыгып уянды. Төшендә ул ахирәтен күрде. Чирек гасырдан артык бер җан булып яшәгән Тәнзилә... Иң якын кешең булыр, диде бит карчык...
...Алар Тәнзилә белән икесе дә банк хезмәткәре булырга укыдылар. Беренче курстан, бер тулай торактан башланган дуслыгы игезәк язмышка әверелде дә куйды. Бер ширкәткә икесе дә икътисадчы булышчысы булып урнашты, аннан икесе дә кияүгә чыкты. Икесенең дә уллары туды, икесенең дә ирләре эчкече булды, икесе дә ир йодрыгы ашап яшәде. Коточкыч ул елларны искә төшерәсе килмәсә дә, алар һәрвакыт иңгә-иң куя белделәр, бер-берләренең юанычы булдылар. Аннан икесе дә бер үк вакытта диярлек аерылышты, икесе бергә тулай торакның бер бүлмәсендә ялгыз хатын булып утырып калды.
Әмма Айгөл дә, Тәнзилә дә мескен булып, елап яшәргә күнекмәгән иде. Тырыштылар, тырмаштылар - кешедән ким-хур булып яшәмәделәр. Уллары мәктәп тәмамлыйсы елларда гына аларның хезмәт кую урыны алышынды. Тәнзилә икътисадчы эшен күптәнге күңел тарткан кул эше - тегүчелеккә алыштырды, Айгөл исә зур бер оешмада бүлек җитәкли башлады. Тәнзиләдән вакыт-вакыт: «Син бит инде безнең ише генә түгел», - кебек сүзләр ишетелсә дә, Айгөл көнләшүгә урын калдырмый иде. Тапкан малын үзе дә сизмәстән бүлешә иде, малайларга да алган әйберне гел пардан итте, ялларына да юллама хакын берүзе түли иде.
Әллә шулай итеп гомерләрен дә тәмамлап куярлар иде... Айгөл артыннан дәрәҗәле ир-ат йөри башлады. Юлына аркылы ятты, диярсең - ай-ваена калдырмады, ничек итсә итте, хатынның инде кырау төшкән йөрәгенә ачкыч ярата белде ул. «Чыгасың инде чыгасың килгәч», - диде төксе генә Тәнзилә киңәшкә килгән ахирәтенә. «Яшәп кара. Барыбер озак тормассың. Байларга бит ул безнең кебек карт, сөякләре каткан хатыннар кирәкми», - дип тә өстәде. Никах укытып яшәп карыйк, диде Айгөл Юныска. Әмма ирнең сүзе бер булды: «Мин кети-мети уйнап йөрер яшьтә түгел, җаным. Миңа гомеремнең көзенә кадәр бергә булырдай хатын кирәк».
ЗАГСтан соң ике ай узуга, хатын үзендә сәер үзгәрешләр күреп шаккатты. Утыз алты яшендә корсак күтәрмәс бит инде?! Гинеколог хатын кычкырып көлде: «Утыз алты сиксән алты түгел бит әле ул. Илледә дә бәби тапканнар җитәрлек». Командировкадагы иренә телефон аша әйтергә кыймады Айгөл. Тәнзиләгә чыгып чапты. Аннан алар икәүләп Айгөлләргә китте. Ире кайтканчы, туачак нәнигә бүлмә хәстәрләп, ремонт ясап куярга кирәк. Тәнзилә бер атна куна-төнә аларда ятты. Юныс кайтып, яңалыкны ишетүгә, хатынын кулыннан төшерми озак басып торды. Тәнзилә дә бу күренешнең шаһиты иде. Декрет ялына чыгар алдыннан төшемле эшенә ахирәтен тәкъдим итте Айгөл. Ике ай аны эшкә өйрәтте, директорны ничек кирәк алай җайлап, үз урынына Тәнзиләне калдырып китте. Ә үзен тулаем бәби үстерүгә багышлады. Аннан аяклары сызлавына түзә алмый, таякка калды. Тәнзилә, коры гына: «Картаеп беткәч, сиңа эт тә бала табарга кушмаган», - диде. Юныс табиб арты табиб табып торды...
...Үзенең элеккеге эш урынына килеп кергәндә, төш вакыты җитеп килә иде инде. Тәнзилә утырган кабинет ишеге ярымачык, анда ахирәтенең телефоннан сөйләшүе ишетелде. Алдан әйтми-нитми генә килеп кергән Айгөлне күргәч, сөенгән кыяфәт чыгарды ул. Айгөлнең кулында түгәрәк ипи иде.
- Тот менә шушы ипине, - диде Айгөл, коры гына. - Тот та мин сиңа бозым ясамадым, диген.
Тәнзиләнең йөзеннән кан качты. Эндәшерлек көче юклыгы күренеп тора иде. Әмма ипидән корт чаккан кебек качарга тырышты ул. Айгөл аның саен аңа якынайды.
- Димәк, син?! Мин синең белән бер табактан ашап, бер кыерчык ипиемне дә икегә бүлеп яшәдем. Фатир алырга булыштым, таудай корсагым белән эшкә өйрәтеп, үз урынымда калдырдым, алган бер күлмәгемне дә икегә бүлеп кидем. Минем корсаклы вакытымда, бала туар алдыннан ничек шундый адымга бара алдың?
Такмаклый-такмаклый елаган Айгөлгә Тәнзилә җирәнеп диярлек карады. «Бәхетеңне генә икегә бүлеп булмады бит, - диде аннан салкын канлылык белән. - Синдә шәп ир, бала. Олы улың әйбәт җиргә урнашты, акыллы. Минеке төсле игелексез бала түгел»...
* * *
Ул шул ук урында эшли, - ди Айгөл, язмыш йомгагына нәтиҗә чыгаргандай. - Аралашмыйбыз, әлбәттә. Юныска бөтен нәрсәне сөйләп бирергә туры килде. Минем рәнҗешем юк. Бәйрәм, туган көне саен телефонга чүпрәк каплыйм да аның өй номерына шалтыратып котлыйм. Бәхет телим. Ул мине танымый: «Кем бу?» - ди. Сиңа бәхет теләүче, дим. Мин аңа чын күңелемнән бәхет телим. Менә минем бүген бәхетем түгәрәк бит - гаиләм исән-сау, ирем ярата, балаларым игелекле. Тәнзиләнеке дә шулай булсын иде. Их...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading