16+

“Болай да аяксыз ул, телсез дә итмә. Әйтәсен әйтсен!” – дия иде”

Төшендә аш-су бүлмәсенә йөгереп керсә – түрдә әтисе! Кочагын җәйгән дә: “Улым, догаларың өчен рәхмәт! Ә аларны тагын да күбрәк өйрән, яме!” – ди.  Йокысыннан куанып уяна сабый. Үзгә бер рәхәтлек, хәтта гәүдәсендә җиңеллек тоя.

“Болай да аяксыз ул, телсез дә итмә. Әйтәсен әйтсен!” – дия иде”

Төшендә аш-су бүлмәсенә йөгереп керсә – түрдә әтисе! Кочагын җәйгән дә: “Улым, догаларың өчен рәхмәт! Ә аларны тагын да күбрәк өйрән, яме!” – ди.  Йокысыннан куанып уяна сабый. Үзгә бер рәхәтлек, хәтта гәүдәсендә җиңеллек тоя.

Төшендә җиргә тимәс, җил иярмәс җитез аякларының кабаттан таш сөйрәгәндәй көч-хәлгә атлыйсына ышанмыйчарак та тора...
Узган көздә 39 яшендә тол калган Гөлназ Хөсәенова ике баласы белән Казан шәһәренең Химиклар урамындагы тулай торакта көн күрә. Өчесенә – 25 квадрат метрлы бүлмә. Аш-су ягы да бүленгән, бәдрәф белән юыну почмагы да “әвәләнгән”. Кош оясы кадәрле өйдә гаилә бәхетләре кителсә дә, нигезләре иман байлыгына тиенгән.

Бусагаларын үтүгә 7 яшьлек Алмирның дога укып күрешүенә күңел сөенә. “Колһуалла”, “Әбҗәт”, “Әлхәм”, “Раббәнә”. Йокларга ятар алдыннан да укыган догалары бу малайның. “Аллаһым, үзеңә тапшырдым, риза бул, әтине шатландыр!” – дигәнгәме, әтисе дә күбрәк аның төшләренә керә. 

– Сынау арты сынау кичәбез... Зарланмыйм, Аллаһым бирә икән, димәк, тиеш. Җиңел түгел, тик корыч та бит утта янып кына чыныга, – ди Гөлназ. 
Холкын корычтай нык итәргә телидерме, язмышы аңа сынаулары белән бала чагыннан ук каныга. 

– Кукмарада тудым. Авыр яшәдек. Әти ташлап китте. Бик холыксыз иде, әнине күп рәнҗетте. Аның кимсетүләре... Бөтенесе дә исемдә. Әби белән бабай башта мине алып киттеләр, әти чыгып киткәч, сеңлемне алып әни дә кайтты. Саба районының Явлаштау авылында үстек. Әни өченчегә ир бала тапты – энем дә бар. Сәлим бабай безгә әти кебек иде. Әни сыер сауды, без Маһинур әби кулында үстек. Әти белән бит без бер көндә – 2 март көнне туганбыз. Әни алиментка бирмәде. Әти үзенең туган көнендә дә безне исенә төшермәдеме икән, дип, әлегәчә аптырыйм. 20 яшем тулгач, туемның икенче көнендә килде. Беренче күрешүебез. Елады да, гафу да үтенде, тезләнмәде генә. Ә мин тик басып тордым. Әти киткәч: “Бер тамчы күз яшең чыкмады...” – дигән иде ирем. Күңелең суынгач, бәгырең таш булып каткач, үз әтиең дә чит кешегә әйләнә икән... Минем яннан туры Ташкентка киткән. Анда да гаилә корып, бер бала үстергән диделәр. Тагын бер кайтып китте ул, сеңлем генә күреште. Әти ике ел элек мәрхүм булды, читтә җирләнде, – ди Гөлназ. 

Әби-бабай канаты астында үскән балаларның бүген өчесе дә тормышлы. Гөлназ – 8 чакрым ераклыктагы күрше Сөрде авылы килене. Хәләле Алмаз белән авылда, төп йортта яшәргә уйласалар да, бер елдан Казанга кузгалалар. Авыл җирендә акча кытлыгы, эш юклыгы мәҗбүр итә. 

– Алмаз эшкә батыр иде, мәрхүм. ЖКУга эшкә керде, мин кибеткә урнаштым. Башта вакытлыча фатир арендаладык, аннары Алмазга шушы бүлмәне бирделәр. 19 ел күчкәнебезгә... Эретеп-ябыштыручы булып эшләде. Азат улыбыз тугач, аңа балалар бакчасында урын булсын дип, мин тәрбияче ярдәмчесе булып та эшләдем. Бер җай белән тормыш иттек, гел авыл юлында идек. Әнигә авырлык китермәдек, – ди әңгәмәдәшем.

Икенче бала алып кайтырга җыенгач, тормышларына әйтерсең лә күз тия. Бала җитлекмичә, җиде айдан 1700 грамм авырлык белән туа.

– Эчем авыртып баргач, табибның мине УЗИдан караган мәле, Алмир ук шикелле атылды, ышанасызмы? Әгәр дә шул вакытта ишектән икенче табиб килеп кермәсә, Алмир идәнгә барып төшә иде, Аллаһының рәхмәте белән ничек тотып өлгерде ул баланы? Кулына перчатка да кимәгән килеш... Алмир алты көн үзе сулый алмады. Табиблар: “Иреңә әйт, мулла алып килсен – исем кушыгыз. Йә терелә, йә китеп бара, икенең берсе мондый очракта”, — диделәр. Беренче балабыз да җитлекмичә туган иде, анысын Габдулла дип исем кушып, җирләдек. Бала югалту бик авыр хәсрәт... Алмир янына мулла белән бергә Алмаз да керде, өнсез калып чыкканы күз алдымда. Йодрык кадәрле генә, зәп-зәңгәр, исән каласына өметләнсәк тә ышанмадык. Икенче көнне үзе сулый башлады бит! Тикшерә торгач, баланың бер бөере юк диделәр... Соңрак “табылды” ул. Бик кечкенә булып чыкты. Хәзергәчә гел күренеп торабыз, үзе эшли, ләкин уң як бөере әкрен үсә. Кечкенә калачак инде, – дип сөйли Гөлназ.

Сабый өч атна авырлык җыйгач, өйгә чыгарылганда Гөлназга әйбәт невролог табып, баланы көчле табибка күрсәтергә киңәш итәләр. Бу сүзләргә ул чакны әллә ни игътибар бирми әле ханым. 

– “Улыгыз инвалид булачак”, – димәделәр бит... Әйбәт үсте ул. Башын да үз вакытында тота башлады. Утыртыр вакыт җиткәч, гәүдәсе йомшак иде. Дүрт айдан бик еш авырый башлады. Шикләнеп, табибка алып бардым. “Җитлекмичә туганга ул! Бер яшенә үзенә тиешле үсеш чорын куып тота” — диделәр. Үтәр, әкренләп ныгыр дип уйладым. Бер яше тулгач та уңайланмады. Бардык. ДЦП дигән диагноз куйдылар. “Йөрмәячәк...” – диделәр. Аяк табаны кул беләге сыман тигез аның... Җитлекмичә туган балаларда “Стридер” дигән чир дә була икән, яз-көз Алмир да буыла иде, тамагы гел хырылдап тора, сулый алмый башладымы, хастаханәгә йөгерәбез. Ике ел буе чыгып та тормадык, диярлек. 4 яшендә бетте ул чире. Шунсыз без ДЦПны дәвалый да алмадык, – ди Гөлназ.

2019 елда Алмир тотынып атлый башлый. 6 яшендә тәпи китә! 

– Аяк-кулларының 8 җиренә лазер белән операция ясаттык. Катып торган мускулларын “кистеләр”. Кытайлар эшләгән клиникага дәваланырга йөри башлагач, Алмирның хәле күзгә күренеп яхшырды. Кытайлар китеп бардылар бит, хәзер аларның шәкертләренә йөрибез инде. Кайчагында бер дәвалау курсы 50 мең сумга төшә, кайвакыт аннан да кыйммәтрәк. Рәхмәт, туганнар, дуслар да булыша. Интернет аша ярдәм сораганым да булды. Шунсыз җиткереп булмый, гаепләмәгез. Алмаз исән чагында барыбер җиңелрәк иде әле. Ансыз бигерәк кыен, – ди әңгәмәдәшем. 

Узган елның октябрендә Гөлназның бертуган энесе мобилизация эләгә, ноябрьның 30ында исә Алмаз төнлә йоклаган җиреннән, тыныч кына бакыйлыкка күченә...

– Алар дүрт ир бала. Утырып сөйләштек тә, төп йортны без күтәрергә булдык. “Тойота РАВ4” машинабыз бар иде, аны сатып, Алмаз авылда иске йортны сүтеп, урынына яңасын күтәрде. Әнинең зиһене алышты, үзен генә калдырырлык түгел, шуңа да Алмаз, әнине карарга дип, бер ел элек кенә авылга кайтып китте. Эретеп-ябыштыручы булып эшләде, үгез бозаулар алды. Без гел ике арада идек, алып кайта, китереп куя иде. Азат улыбыз 9нчы сыйныфны бетергәч тә авылга кайтып төпләнергә хыялландык. Алмирны табибларга машина белән йөртербез, дип уйладык. Бөтенесе дә чәлпәрәмә килде хәзер. Әнигә көндез күз-колак булырга дип социаль хезмәткәр билгеләнгән иде, ул килгәч кенә күргән... 43 яшендә китеп барды. Ышанырлык та түгел. Әнине абыйлар чиратлап карыйлар. Йортның эчке эшләре шул килеш, кайткач, идәнгә тезелешеп ятып йоклыйбыз. Алмаз әнигә дип бер бүлмәсен өлгерткән иде дә, анысының да диварлары ап-ак килеш әле. Инде тиз генә тотына да алмабыз. Азат тормыш итә бшлагач, үзе карар. Исән чагында Алмаз: “Йортны балаларга яздырып куярга кирәк” – дигән иде, үләсен сизендеме икән?.. Төш күрдем. Кайткан икән. “Нишләп йөрисең? Сиңа бит үлгән таныклыгын да бирделәр”, – дим моңа. “Мин үлмәдем бит, ышанма! Гел сезнең янда йөрим”, – диде. Азат улым әле дә авыр кичерә. Әтисен җирләгәндә бик елады. Алмир сабыр: “Еламагыз! Алайса әти суда ята...” – ди, кемнән ишеткәндер ул сүзне. Алмирны җәлләдеме икән, икенче төрле итеп ярата иде әтисе. Мин әрләсәм дә: “Болай да аяксыз ул, телсез дә итмә. Әйтәсен әйтсен!” – дия иде. Алмирны яшь ярымнан логопедка йөрттем. Түләп! Аны мәктәптә балалар белән укый аласына беркем дә ышанмады. Быел бер-ике дәресне өйдә укыды да, түзмәдем, Азат улыбыз укып йөргән Казанның 5нче гимназиясе директоры янына киттем. “Үзем китерәм, саклап торам, ашханәгә алып төшәм, алып кайтып китәм. Беркемгә дә авырлык китермим, тик шушында яшьтәшләре арасында укысын иде”, – дидем. Берсүзсез риза булды. Алмир бишлегә генә укый! Иптәшләре дә бик яраталар. Ишек артында ишетеп торам бит, ручкасы төшеп китсә дә идәннән алып бирәләр, сумкасыннан берәр әйберен таба алмаса да булышалар. Мин бик рәхмәтле аларга. Әле бүген физкультура дәресеннән урамга чыгып, футбол уйнадылар. Тотып йөгерә торгач, хәлдән тайдым. Балалар да бит, типсен өчен тупны Алмирга бирә, тигез күрәләр!.. Мәктәпкә такси белән йөрибез. Әти-әниләрнең безнең таныганы кайтарып куярга тырыша. Мәктәп тә ерак – өч тукталыш барасы. Өйдә үз-үзен йөртсә дә урамда бик авырдан атлый шул. Тиз арый. Аякларының ибе юк. Авыртса гел кирегә китә хәлләре, – ди Гөлназ. 
Алда тагын да борчулы мәшәкатьләр көтә. Азат тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Һөнәр сайлау алдында. Укырга керүне хәл итәсе. Әтисенең нәкъ кирәк чакта ташлап китүенә дә борчыла. “Их, күпме эшкә өйрәттең, күпмесенә өлгермәдең...” — дип әйтүен дә еш ишетә әнисе. 

Алмирны исә “Время детям” реабилитация үзәгендә чираттагы дәвалау курслары көтә. Озак бармый торса мускуллары “ката”, түзеп булмаслык дәрәҗәдә авырта башлый икән. Үз вакытында дәвалау кирәк. 

Тик ничек акча җиткерәсе?.. Ялгызы ике баласын күтәргән тол ханымга бергәләп ярдәм итик әле. Фитыр сәдакасын кемгә бирергә белмәсәгез, Алмир өчен дип, күрсәтелгән телефон номеры буенча күчерик. Сәдаканы мохтаҗларга бирү савап. Саваплы гамәлләр кылыйк, изгелекне кызганмыйк.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Гөлназ Хөсәенованың телефон номеры –89655930423 (“Ак Барс банк”, “Сбербанк” карталарына беркетелгән) 

 

Язмага реакция белдерегез

15

0

7

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Ходаем ярдэменнэн калдырмасын🙏🙏🙏

    • аватар Без имени

      4

      0

      Бары тик яхшы, изге телэклэр генэ сезгэ. Авырлыклар алдында кочле булып кала белгэнсез. Аллахы Тэгалэ ташламасын узегезне

      Мөһим

      loading