Ирина белән без балачак дуслар. Дустым электән үк җилбәзәк булды. Мәктәптә укыганда ук малайлар белән кызыксынды. Укуга исе китми иде, ә мин, киресенчә, тырышып укыдым. Мәктәпне тәмамлагач, бер институтка, әмма төрле факультетларга укырга кердек.
Мине тулай торакка урнаштырдылар, ә Ирина төркемдәше белән фатир “снимать” итте. Укыган дәвердә дустым атна саен яңа егет белән йөрде. Аңа акыл өйрәтүдән мәгънә юк, минем киңәшләргә колак та салмады. Үзе беләдер, теләсә кем кочагына кермәс дип ышандым. Чөнки егетләрен һәрвакыт фатирына алып кайта иде.
Диплом алгач, башта мин кияүгә чыктым, аннары Ирина да гаиләле булды. Ләкин мин ирем белән озак яши алмадым. Бик нык эчте, кул күтәрде. Әле ярый балаларыбыз булмады, аерылышып өлгердек. Иринага ул яктан бәхет елмайды, ире алтынга тиң кеше булып чыкты. Хатынын “өф” итмәгән урынга да утыртмый, кызлары өчен үлеп тора. Чибәр, акыллы, акчаны әйбәт эшли, тагын ни кирәк?
Әмма Ирина сулга йөри, иренә хыянәт итә. Өйдән чыгып китүенең сәбәбен һәрвакыт минем белән бәйли. Әле кибеткә, әле кунакка, әле кафега... Ә минем аның ирен алдыйсым килми. Иринаның дөрес юлда булмавын күрәм, аңлыйм, әмма берни дә эшли алмыйм. Ә бәлки ире барысын да сизәдер, гаилә хакына түзеп яшидер? Ни уйларга да белмим, әмма Иринаның хыянәте мине чыгарымнан чыгара.
Резидә Д.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
3
0
Ярар инде, үзләре беләләрдер, кеше арасына кысылып йөрмә, Резидәкәй!
0
0
5
0
Шундыйларга гел шулай эйбэт Ир лэгэ
0
0
4
0
Ярар инде, кеше арасын, гаилэсен бозмагыз, узегезнеке булмагач.
0
0
3
0
Кирәкми, үзләре разберуться. Берсе шулай әйтте, аерылдылар, аннан соң әйтүчене тиргәде, ник әйттең, белмәгән булсам лучше булыр иде, - дип
0
0
5
0
С..,.гел шундый шэп ирлэр килеп каба
0
0