16+

Энем әниебезнең кулларында җан бирде. “Ходай сине безгә бирде, үзе үк алды да”

Чүпрәле районы Борындык станциясе янында төн 30 апрельгә авышкан вакытта – сәгать унберләр тирәсендә булган юл һәлакәтендә 25 яшьлек Фирдүс Сөләймановның гомере өзелә. 

Энем әниебезнең кулларында җан бирде. “Ходай сине безгә бирде, үзе үк алды да”

Чүпрәле районы Борындык станциясе янында төн 30 апрельгә авышкан вакытта – сәгать унберләр тирәсендә булган юл һәлакәтендә 25 яшьлек Фирдүс Сөләймановның гомере өзелә. 

Алар утыраган машинада ике кеше була: Раил һәм Фирдүс – ерак туганнар. Төнлә өйгә кайткан вакытта, фаҗигага юлыгалар.

– Улым кебек иде ул миңа. Яшь арабыз 9 ел безнең, исемен дә үзем сайладым, – дип сөйли һәлак булган егетнең апасы Динара Халитова. – Әти-әни гел эштә булганга, энемне үзем үстердем дип әйтү ялгыш булмас. Аның беренче адымнары, беренче сүзләре минем янымда булды. Апа белән эне булып кына калмыйча, сердәш, дуслар булдык без аның белән. Өйләнде, уллары туды. Фирдүснең бәләкәченә дә исемне мин сайладым. Эшләрен дә гел ашыгып эшли иде. Гүя, яшәп калырга ашыкты. Аны югалтуыбыз белән килешә алмыйм. Нык юксынам, дарулар, уколлар белән генә йөреп торабыз. 

Юл һәлакәтенә шаһит булган кешеләр ашыгыч ярдәм чакыра, Динарага шалтырата.

– Без килеп җиткәндә төнге уникенче ярты булгандыр, энем исән иде әле, – дип дәвам итә Динара. – Буа үзәк район хастаханәсеннән һәлакәт урынына кадәр 20 минутлык юл. Шуңа кат-кат ашыгыч ярдәм станциясенә шалтыраттым. Ә телефонның икенче ягында миңа Чүпрәленең аларга беркетелмәгән булуын аңлаттылар. Җирдә кеше үлеп ята, ә алар миңа әлеге территориянең аларга беркетелмәве турында кабатлый. Акылдан шашар дәрәҗәгә җитеп, килүләрен ялвардым. Ләкин тупас итеп трубканы бәрделәр. Соң мин аны үземнең машинама салып та хастаханәгә алып килә ала идем бит. Үзем Буада яшим. Ләкин тагын да ныграк зыян китерүдән куркып, урыныннан кузгатмадым. Иң аянычы энем әниебезнең кулларында җан бирде. “Ходай сине безгә бирде, үзе үк алды да”, – дип җан ачысы белән елады әнием. Энемә берничек тә ярдәм итә алмадык. Чарасызлыктан акырдым-бакырдым. Чүпрәле табиблары юл һәлакәте урынына төгәл бер сәгатьтән соң гына килеп җитте. Алар килгәндә энем үлгән иде инде. Кайбер табибларның үз эшләренә салкын каравы аркасында ярдәмгә мохтаҗ кешене үлем тырнагыннан йолып калып булмады. Иң аянычы, алар бездән гафу да үтенмәде. 

Фирдүсне Буа шәһәрендә 30 апрель көнне җирлиләр.

– Энем китте, ә аның үлеме белән бәйле сер йомгагы әле чишелмәгән. Юл һәлакәте вакытында руль артында кем булуы да билгесез. Соңрак ачыкланганча, энем машинада дусты белән булган. Без килеп җиткәндә, шул егет һәлакәт урыныннан качкан иде. Ягьни ул безнең туган абыебыз өенә кайтып урын җәйгән дә йокларга яткан. Юл һәлакәте урынында аның банк картасын таптым, шунда бу кеше биредә ни эшләп йөргән, дип ЮХИДИ инспекторларыннан сорадым. Менә шуннан соң гына аны эзләтергә булдылар. Якындагы видеокамераларны карый башладылар. Ә анда Р.ның юл һәлакәте урыныннан качып китүе күренә. Хаклык эзләп полиция бусагасын таптый башладым. Алда әйткәнемчә, сораулар күп. Әмма җавап таба алмыйбыз. Чүпрәледәге тикшерүче янына бардым, ул, суд-медицина экспертизасын көтәм, диде. Энемнең алган җәрәхәтләре руль артында булганмы-юкмы икәнен ачыклау өчен кирәк бу гамәл. Моңарчы авыл кешеләре машина руле артында Р.ны күрдек дип әйткән иде. Рульдәге бармак эзләре дә алынмаган. Гәрчә, бу хакта кат-кат сорадым. Тагын бер факт, юл һәлакәте урыныннан качып киткән егет Фирдүснең телефонын үзе белән алып киткән. Ни сәбәпле? Шулай ук билгесез. Алар бит шул төнне бергә булганнар, ичмасам, ни булганын сөйләсен, аңлатсын, баласын югалткан ана янына килеп сөйләшсен иде. Әнием башын да күтәрә алмый. Язмыштан узмыш юк инде. Бернишләп тә булмый, – ди Динара.

Татарстан тикшерүчеләре чакыру буенча бармаган Буа үзәк район хастаханәсе табибларына карата җинаять эше кузгаткан, алар ваемсызлыкта гаепләнә.

Динара Халитованың энесе үлеменнән соң язган шигыре:

Гөрләп җиргә язлар килгәндә,
Ак майларга атлап кергәндә,
Киттең... Киттең шул син, энем,
Күңелләрем ярсып ярылганда.
Йөрәкләрем меңгә өзелгәндә,
Каян табыйм дәва җаныма дип,
Тагын киләм каберең янына
Улың калды... әтиле бер көннән.
Ятим калды.... сине югалтты.
Әниемнең өзелә үзәкләре
Югалтуга юк ла түзәр мәле.
Әйтерсең лә кояшыбыз сүнде
Мәңге онытмабыз инде шул бәхетсез көнне.
Каберләрең якты булсын инде,
Догалардан сине калдырмам.
Арабызда булмасаң да, энем,
Яратыплар сине туялмам!

 

Язмага реакция белдерегез

23

0

34

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    4

    0

    Нык кызганыч,кочка укып бетердем елап ,беттем.Ходаем сезга сабырлыклар ,тазалык бирсен.Бала югалткан анасына,апасына,якыннарына туземлек,сабырлык,тазалык бир Ходаем. Врачларнын шундый каты багерле булганнары,вакытында ярдам кулы сузмаганнары йоракне арнета.Вакытында килеп олгерсалар может сабый исан калыр иде Балакаем урыннарын отмахиваться,карангы гурларен якты булсын.Ходаем шундый кайгылар курерга язмасын беребезгада!!!

    • аватар Без имени

      2

      0

      Авыр туфрагы жинел булсын Амин

      • аватар Без имени

        0

        0

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бала ай ылары йөрәктәргә үтеп инә шул.Ошолай юл фажи әһендә минең дә кү теркәп тор ан ул ынам ба ыйлы а күсте мине ара ай ылар а һалып.Эшкә тип сы ан баламды бер бә ерһе ә әм,эскән килеш машинаһы менән тө

          • аватар Без имени

            1

            0

            Хэзерге заманда бер тиенлек белемнэре булмаган врачларга ,кеше улденидэ ,чебен улде ни . Жавапка тартмыйлар Аллахы суксын ул врач исеме астында йоруче наданнарны!!!!!!!!!!!!!!!!!!!Кешегэ курсэткэн» ярдэмнэре» Узлэренэ мен тапкыр артып кайтсын ФИРДУС балакайнын Урыны фирдэус жэннэтлэрендэ булсын эти энисенэ якыннарына сабырлык телим

            Мөһим

            loading