16+

«Энесе кабере янәшәсенә җирләдек. Ике бертуган, сөлектәй егетләр... »

Бертуган энесенә махсус хәрби операция зонасына чакыру килгәч, Александр тешен кысып куя. Их, ул түгел...

«Энесе кабере янәшәсенә җирләдек. Ике бертуган, сөлектәй егетләр... »

Бертуган энесенә махсус хәрби операция зонасына чакыру килгәч, Александр тешен кысып куя. Их, ул түгел...

Ләкин шулай килеп чыга, энесендә авыру табылу сәбәпле, кире борылып кайта.

“Эчәкләрендә яман шеш үскән”

Кабынам дип торган очкынга бер сәбәп җитә, янып та китә. “Чакырмасалар, үзем барам!” – ди дә, Апас районының Кильдураз тимер юл тукталышы җирлеге егете – Александр хәрби комиссариат ишеген каерып ачып та керә.

– “Мин барам!” – диде. Бу минем үземә кирәк, илгә авыр чакта качып ята алмыйм, дип аңлатты. Үзенә чакыру килгәнен дә көтмәде. Минекеләрнең холкын белсәгез икән, өч ир бала таптым, өчесе дә киребеткәннәр. Төпчегем кубарылса да сүз әйтә алмыйм, әйтмим дә. Барыбер тыңламыйлар. Әтиләре 28 ел элек 39 яшендә үлеп киткәч, мин аларны каты кулдан үстердем. Хәзер генә куак астына җылы түшәк җәеп, качыра алмыйм, – ди Ольга ханым.

Александр Курочкин – Ольга ханымның олы баласы. 1981 елны Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә туган.

– Әти белән әни чыгышлары белән шушыннан, ләкин Сарапулда гомер иттеләр. Кияүгә чыккач, беренче иремнән уңмадым мин,  дошманлашмыйча гына аерылыштык. Ирем белән озак тормадык. Александрга Сарапул климаты килешмәде, аерылгач, тыныч күңел белән әбиләр янына – кайтып киттем. Икенчегә йөкле идем, Артемым авылда туды. Аны да ике ел элек кенә югалттым... Артем авырды. Типсә тимер өзәрлек, буйга ике метрлы, озын гына егет иде. Ашый алмады, ябыкты, үләр алдыннан колгага әйләнде. Яман шешне кайчагында табиблар да ачыклый алмый икән. Туберкулез дип, дәваладылар. Хәлсезләнеп, кибеп-корышкач кына Казанга җибәргәннәр иде, андагылар шаккатты. Нишләп йөрисең, синдә бит туберкулез түгел, икенче авыру, диләр. Эчәкләрендә яман шеш үскән.  Табиблар кулына барып кергәндә кан китте. Озак икеләнделәр. Операциягә алырлар иде, йөрәге күтәрми. Кул кушырып утырсалар, күзләренә карап, тилмерә. Артем үзе риза булып, операция ясарга кушты. Табиблар хаклы булып чыкты, аңына килә алмыйча өзелде, – ди Ольга ханым.

“Мин аны көтәм”

Ничек кенә булмасын, бакыйлык белән ахирәт арасында бәйлелек бар. Киткәннәрнең кирегә юллары өзелсә дә, мәңгелектән сирәк кенә хәбәрләр килә. Ольга ханымның да төпчек улы төш күрә, имеш, Артем урын җирен тәртипли, одеалларын селки икән. Туганы аңа булышмакчы була, абыйсы авырый бит, ярдәм итә, янәсе. Әмма Артем баш тарта: “Үзем эшлим. Мин аны көтәм”, – дип җавап бирә.  Бүленгән йокы арасында ул күргән төшен нәрсәгә юрарга да белми, әлбәттә. Хикмәтен тормыш үзе юрый, соңрак барысы да ачыклана.

– Александрны без октябрь аенда озаттык. Өйләнмәде. Алай да соңгы вакытларда балалы бер хатын белән яшәде. Юлия исемле. Аның улы үсеп, инде өйләнгән, үз гаиләсе белән аерым яшиләр иде. Александр оныгын бик яратты,  — дип сөйли Ольга.

Бер айдан хәрби кире кайта. Яраланып. Саулыгына әллә ни зур зыян килмәгәнгә, бераз ял итә дә, тернәкләнеп җитүгә ул кабаттан яу кырына китә. Бу юлысы икәү. Аңа ике буын туганы да иярә.

– Чынлыкта, кан-кардәшләр, бер нәселдән тармакланган туганнар да түгел иделәр. Ирем Иван мине ике балам белән хатынлыкка алды, балаларымны үзенеке күреп үстерде. Александрга 3 яшь тә тулмаган иде, беренче көннән әтисе итәгендә үсте. Өченче балабыз – уртак булып туганы. Яуга киткәндә, Иванның бертуган энесенең улы – Алексей Волков белән сүз беркеткәннәр. Кем белән нәрсә генә булса да, гәүдәләрен ут кырында калдырмаска, туган җиргә алып кайтырга килешкәннәр. Юл буе бергә барганнар. Тегендә аерганнар. Александр һөҗүм итүчеләр отрядында иде, алгы сызыкта. Киткәннән соң ике тапкыр гына сөйләшә алдык. Миңа 9 гыйнвар көнне пенсия китерделәр. Хат ташучы акчаны санап биргәч, хәлләремне сорашып торды әле. Ул киткәч, телефоныма карасам – Александр шалтыраткан. Ә бит телефоным янымда иде, зыңлап та карамады. Ә экранында шалтырау булып та алынмаган билге тора... – дип әрни әни кеше.

Кара кайгы...

28 гыйнвар көнне кайгылы хәбәр ала ул – улы батырларча һәлак булган... 31 гыйнвар көнне гәүдәсен алып кайтып җиткерергә вәгъдә итәләр. Бу хәбәр тирән борчу янына күтәргесез хәсрәт булып өстәлә. Чөнки 17 гыйнвар көнне Алексей Волков та яраланып, контузия алып, авылга кайткан була.

– 7 гыйнвар көнне аш-су бүлмәсендә ниндидер сәер тавыш ишетелде. Туп шартлады дисәм дә алай ук түгел кебек. Мин аны берәр банкам тимер капкачын аткандыр, дип уйладым. Күз салгаладым – күренмәде, димәк, чоландагысы икән, иртәгә карармын дидем дә кул селтәдем. Күңелемне белсәгез икән, көлтәсе белән ут кереп оялаганмыни. Ни тыныч кына утырып, ни ятып йоклый алмыйм. Икенче көнне чоланда да ят хәл күрмәдем. Быел чаршыны аш-су бүлмәсенә бизәгән идем, шуны җыйганда күзем төшсә – тәрәзә парланган. Урамда яңгыр явамы икән әллә, кыш уртасы, дим әле. Ипләбрәк карасам, пыяласы шартлап ярылган. Әйтерсең лә, тәрәзә уртасына кемдер таш аткан. Ярык, ни гаҗәп, күбәләк канатлары сыман бөтерелгән... Исем акылым китте. Әле анда да улыма бер-бер хәл булгандыр дип уйламадым. Шалтыратмаса да аңлый идем, иркен җирдә түгел, үзе теләгән вакытта телефоннан сөйләшә алмый бит ул. Кайткан арада да, шалтыраткан чакларында да зарланмады, – ди Ольга ханым.

Әҗәл дигәне, еш кына әнә шулай алдан хәбәр сала.

“Абыйсының соңгы истәлеге”

Салкын кышта улын табутта каршы ала. Каберне алдан казып куялар.

– Өч хәрби табутын бер йөк машинасына төягәннәр. Озата кайтучы егет, кәгазь эшен көйләп, кулыбызга тапшырды да, үзе калганнарын озата китте. Аларны да якыннары көтә бит. Яшьли өзелгән гомерләр әрәм. Әлегәчә күңелем ышанмый. Пәһлевандай улымны исән килеш озаттым да, йөзен дә күрмичә бәхилләштем. Без аны Артем кабере янәшәсенә җирләдек. Ике бертуган, сөлектәй егетләр... Башта Александр гел “кайтып йөрде”. Төнлә дарулар эчеп йоклыйм, шунсыз елап кына чыгар идем. Кайткан туганнарым: “Төнлә син урамга чыгып кердеңме?” – дип сорыйлар иде. Юк, дим. Ишек әллә ничә мәртәбә ачылып ябылды бит, кемдер бүлмә буйлап атлап үтте, диләр. Белеп торам – Александр. Вакытсыз өзелүе әллә аңа җиңелме? Киселгән яраның ике ягы да авырта бит. Төшләремдә еш күрәм. Йә балачагы, йә үсмер вакыты икән. Төшләр бик кыска, күреп туймыйм үзен, – ди әңгәмәдәшем.

Александр Курочкин, һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Тиешле акча да гаиләсенә тоткарланмыйча бирелә.

– Мин аның бер өлешенә төпчек улыма машина алып бирдем. Абыйсының соңгы бүләге. Икенче өлешен хатынына тапшырдым. Алар Александр белән вакытлыча фатирда яшәделәр, үз куышлары юк иде. Иренең истәлеге итеп, Юлия үзенә фатир-студия алды, башкасына акча җитмәде. Аңа да бик канәгать ул. “Урамда яшәргә риза, Александр гына исән килеш кайтсын иде”, – ди дә. Нишләтәсең, гомерләр өзелгән, кире ялгап булмый. Безгә килгән сынауларны сабыр гына кичәргә кала, – ди Ольга ханым.

Бүген ул хәтере әмерендәге истәлекләр белән яши. Улының апрель аендагы кар суларына батып керүләре, әмма бер генә мәртәбә дә чирләмәве, мәктәптән соң һөнәр көллиятендә белем алулары, тимер юлда, автосервиста эшләүләре күз алдында. Кайда да йөзенә кызыллык китермәде бит. Әнисе, әбисе өчен калкан булып яшәде.

– Минем барлыгы 9 оныгым, 11 оныкчыгым бар. Бөтенесе дә үземнеке. Бер көтү оныкларым арасында утырганда: “Боларның кайсысы ияреп килгәннәре соң?” – дип сорасалар да, барысы да үземнеке, дип җавап бирә идем. Мин балаларны чит күрмәдем, йөрәгем иркен, өстәлем сыйлы иде, куеныма сыйдылар, – ди 86 яшен тутырган Евдокия әби.

Аны үги әбисе дияргә тел бармый, чөнки бул нигездә бер нәсел булып яшәгәннәр, кайгыны да уртак кичәләр.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

16

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading