Беркөнне редакциягә 70 яшьләр тирәсендәге бер ир-ат килеп керде. Йөзе таныш та кебек, үзе татарча юньләп сөйләшмәсә дә, газетабызны яхшы белә, танышып бара икән. Редакциягә күңелен бушатырга килгән. Аның сөйләгән сүзләре барыбызны да гаҗәпләндерде, тетрәндерде. Ни ышанырга, ни ышанмаска белмәдек...
Акылга зәгыйфь, дияр идең, барлык телефон номерларын диярлек яхшы хәтерли, барысын да аңлап, белеп сөйләшә, кыяфәте дә ярыйсы гына. Кыскасы, исемен газета өчен Әлфис дип язарга үтенгән бу бабай, үзе әйтүенчә, вакытында зур җитәкче булып эшләгән. Хәзер дә үз өлкәсендә зур даирәдә танышлары бар булса кирәк, ләкин менә язмыш кына сынаган аны: хатыны газиз улы белән яши башлаган, ди!
«Без хатыным Эльза белән (исеме үзгәртелде) Казан педагогика университетының кичке бүлегендә укыганда таныштык», - дип сөйләп китте Әлфис абый. Бу очрашулар күп тә үтми зур мәхәббәткә әйләнә, яшьләр гаилә корып яши башлыйлар. Баштарак Лениногорск шәһәрендә яшәп алалар, аннары Казанга күченәләр. Бер-бер артлы малай белән кызлары дөньяга килә. Әлфис абыйның бар да яхшы, эшендә җитәкче кеше уңышларга ирешә, гел мактаулы була. Шулай яхшы гына яшәп ятканда, куркыныч бер чынбарлык ачыклана. Баксаң, хатыны Эльза апа, имеш, яшь чагында үзенең чукрак әтисе белән җенси мөнәсәбәткә кергән булган. Бу хәбәрне авыр кичерә Әлфис абый. Ләкин ниндидер нәтиҗәләргә килергә өлгерми, анда яман шеш барлыгы ачыклана. Операция, сәламәтлекнең какшавы, һәрчак ярдәмгә мохтаҗ булу - болар хатынның хыянәтен (моны шулай дип атап булса) оныттыра. Тик тагын бер хыянәт! Яңа ел төнендә була бу. Әлфис абый гаиләсе янына бәйрәм каршыларга кайта алмый, телефон аша хатыны, Яңа елны улым белән каршы алам, ди. Бу сүзләрне ул шундый итеп әйтә, әйтерсең улы турында түгел, ә сөяркәсе турында сөйли. Һәрхәлдә, Әлфис абыйга шулай тоела. Кыскасы, тора-бара ир хатынының кичләрен улы бүлмәсендә кунуын абайлап ала. Берсендә алар бергә яшәүләрен яшермичә Әлфис абыйның үзенә дә әйтәләр. «Мин операциядән соң ирлек вазифамны үти алмыйм, шуңа хатын улы янына йөри башлагандыр», - ди әңгәмәдәшем. Бу сүзләргә һич кенә дә ышанырга теләмичә, сорашуымны дәвам итәм.
- Бу улыгызга ничә яшьләр булганда башланды соң?
- 10нардыр. Хатын берничә тапкыр абортка да барды инде. Хәзер улыма - 43, хатынга 74 яшь. Алар һаман бергә.
- 10 яшьлек сабый җенси тормышка әзер булдымы икән?
- Менә шул хатын бетерде аны. Хәзер улым юләрләнде. Вакыты белән юләрләр йортында ятып чыга.
Әлфис абый белән Эльза апаның улы укуында бер дә сынатмаган, мәктәпне яхшы гына тәмамлагач, техникумга укырга кергән, тик тәмамлый алмый калган. Егетнең акылы зәгыйфьләнә башлаган. Берсендә ул фатирда янгын чыгарган, сеңлесе чак исән калган. «Кызыма дип пианино алган идем, ул да, киемнәр, җиһазлар - бар да янды», - дип искә ала Әлфис абый. Берсендә улы атасының башына әрҗә белән сугып имгәткән. Хәзер дә гаиләдә аннан куркып торалар икән. «Йә пычак белән яный, йә ашыма нәрсәдер сала бугай, еш кына хәлем начарлана. Үзе белән ниндидер порошок йөрткәнен күрәм инде», - ди бабай.
Кыскасы, мин боларны бары Әлфис абый сөйләгәннәрдән генә яздым, бу хәлләргә ачыклык кертү өчен Эльза апаның үзенә шалтыратып карадым, тик телефон трубкасын кемдер алды да бәхәсләшкән тавышлар гына ишетелде. Әлфис абый хатыны белән талаша иде бугай. Хатын-кызның, тагын нәрсә уйлап чыгарырсың икән, ник редакциягә барып йөрдең, кеше көлдереп, дигәне ишетелде.
Авырулар турында мәгълүмат бирергә тиеш түгел икәнлекләрен белсәк тә, чарасызлыктан уллары дәвалана торган хастаханәнең бүлек мөдиренә шалтыраттым. Ул исә, Әлфис абыйның үзенең дә юләрләр йортында дәваланып чыкканын әйтте. Ә улын чыгарганнар. Аның дәвалану курсы тәмамланган. «Без аны монда гомерлеккә тота алмыйбыз, аның бит әнисе, әтисе бар», - диде табиб.
Нәрсә дип тә уйларга белмәссең, Әлфис абый күп нәрсәләрне, бәлки, үзе уйлап чыгарып, шуңа үзен ышандыргандыр... Әллә, чыннан да, мөмкин хәлләрме икән бу? Әлфис абыйның пенсиясе дә әйбәт, банкта да шактый акчасы бар, 3 бүлмәле фатиры, тик хатыны белән тату түгел, улы авыру, кызы белән аралашмый диярлек. Иң мөһиме - җан тынычлыгы юк шул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар