Май ае ахырына якынлашып бара, шулай булгач, мәктәпләрдә соңгы кыңгырау, имтихан, чыгарылыш кичәләре башланачак.
Чыгарылыш кичәсенә әзерлек уку елына старт бирелгәч тә башлана дисәк тә бер дә ялгыш булмас. Мул өстәлле кәттә-кәттә рестораннар, видео, фото ясаучылар, сыйныф альбомы, чәчәк кибетләре, матур күлмәкләр, түфли, прическа, макияж... берсе генә дә читтә калмый, башкарыла, алына.
Ә менә без укуны төгәлләп чыккан 1993 нче елларда бу кичәләргә әзерлек башкачарак иде. Көндәлеккә кия торган күлмәк кисәк, чәчләребезне дә үзебез үреп, бигудилар куеп көдрәләттек, ә менә макияж дигәне безнең өчен бөтенләй дә ят күренеш, белми торган өлкә иде. Укытучыларыбызга да алтын бәясе тора торган чәчәк гөлләмәләре бүләк иткәнебезне хәтерләмим. Булса да кыр, сирень, шомырт чәчәкләре генә булгандыр. Үзебезнең чыгарылыш кичәсенә әзерләнгәндә истә калган кызыклы да кызганыч та хатирәм белән бүлешим әле.
Иртәгә кичә дигән көнне мине һәм сыйныфташ кызны, үзе бушата торган (самосвал) ЗИЛ машинасына утыртып, Кукмарага, лимонадлар алырга чыгарып җибәрделәр. Хәзер дә аңлап бетерә алмыйм, ни өчен нәкъ безне – кызларны җибәрделәр икән? Сыйныфта, югыйсә, егетләр дә бар. 1993 ел, хәзерге шикелле, чат саен кибетләр юк. Кукмараны әйләндек, бер генә кибеттә дә лимонадлар юк. Кайту юлында, Зур Кукмараны чыкканда, авыл клубы кырында урнашкан кибеткә кагылдык. Бу кибет безнең ахыргы өмет иде инде.
Туры килдек, табылды Буратинолар. Соңгы калган бер-ике ящик лимонадны арыш капчыгына шәпләп кенә тутырдык. Тагы аңлый алмыйм, ник өчен капчык? Нигә тартмасы белән генә бирмәгәннәр? Машинаның арбасы биек, капчыкны кабинага куйдык. Лимонад тапканыбызга сөенешеп, Берлинны алган сыман җиңел сулап кабинага кунакладык та, юлга кузгалдык.
Берзаман, кабина эчендә шешәләрнең "сөйләшкән" тавышлары чыга башлады. Без йөртүчегә, йөртүче безгә карашып алдык та, юлны дәвам иттек. Шешәләр бер-берсенә бәрелешеп зеңгелдәшеп алалар. Ә тавыш кимеми, киресенчә, арта гына бара. Машина йөртүче пысылдауның нидән икәнен төшенеп алды күрәсең, безгә: "Кызлар, сезнең шешәләрегез җырлый башладылар түгелме соң?" - дип, сүз катты. Без, авыл кызлары, аңлыйбызмыни инде шешә җырлауның ни икәнен. Үзебез чырык-чырык көләбез, "җырласалар, җырларлар, безнең әле аларны, мәктәпкә кертеп урнаштырганнан соң, җәяү кайтасыбыз да бар!" - дип, сүзне төгәлләдек. Йөртүче дә башка бәйләнмәде.
Икенче көн туды. Укытучылар, әти-әниләр, без үзебез, мәктәп спорт залында оештырылган табын янына җыелыштык. Ул заманда өстәлләрдә лимонадтан башка эчемлекләр юк иде (исерткеч эчемлекләр кую юк иде, диюем). Менә шунда белдек тә инде лимонадларның җырлау сәбәпләрен. Сөенеп алып кайткан, ике ящик баллы су арасыннан, 4-5 шешәсе генә эчәргә яраклы булды ахырысы. Стаканнарга салганда сузылып-сузылып төштеләр (монда акты дигән сүзне куллану дөрес булмас ). Әчегән булып чыктылар, шуңа күрә, җырлашып кайтканнар да инде.
Сүземне төгәлләп шуны әйтәсе килә, хәзерге вакыт булса китәр иде кемне дә булса гаепләүләр, чыш -пыш сөйләшү, мыскыл итүләр... Ә менә безнең очракта укытучылар да, әти-әниләр дә, бу бик үк матур булмаган күренешне сөйләшеп йөрү генә түгел, безнең үзебезгә дә сиздереп, күңелебезне төшермәделәр, канәгатьсезлек күрсәтмәделәр. Матур теләкләр теләп, олы тормыш юлына озатып калдылар. Шунысы өчен ЗУР РӘХМӘТ аларга. Ә менә безнең күңелдә матур узачак кичәбезне, бозык товар тоттырып җибәреп бозган сатучыларга карата үпкә калды...
Дулкыния Гаянова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар