16+

Якын дустымның кызы белән очрашам

Миңа да, дустыма да – 45, ә кызына – 26 яшь.

Якын дустымның кызы белән очрашам

Миңа да, дустыма да – 45, ә кызына – 26 яшь.

Менә инде ике ай якын дустымның кызы белән очрашам.

Миңа да, дустыма да – 45, ә кызына – 26 яшь. Кызы белән арабыздагы мөнәсәбәтләр турында аңа ничек итеп әйтергә белмичә йөрим.

Динара игътибар күрсәтә башлагач, каршы торырга тырыштым. Бергә булырга ярамаганын акыл белән аңласам да, хис һәм дәрт өстенрәк булып чыкты. Хәзер ике шпион кебек качып-посып очрашабыз. Ләкин беребез дә беркемгә дә хыянәт итми: мин күптән аерылган, Динара кияүдә түгел.

Сәер инде. Динараның балачак вакытларын хәтерлим. Ләкин шул ук вакытта... Ул инде мөстәкыйль хатын-кыз. Аның үз тормышы. Бәлки безнең мөнәсәбәтләрнең киләчәге дә юктыр, анысын әйтә алмыйм...

Бер яктан, дустым алдында оят булса, икенче яктан, мин – бәхетле. Мин чын-чынлап гашыйк булдым, мин яратам! Динараны ничек яратуымны сүзләр белән генә аңлатып булмый.

Ни өчен боларны язаммы? Сезнең фикерне белергә телим. Әгәр балагыз үзеннән олырак кеше белән очрашса, сез нишләр идегез?

Радик, Әлмәт.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

5

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Мэхэббэткэ манка мешать итми, самый главный яратасын и все.

    • аватар Без имени

      1

      0

      Сейчас вам хорошо, а когда вам 60)))) ломать будете кусать(((((

      Мөһим

      loading