16+

«Язмыш сине төрле яклап сынады. Әле бит сиңа яшәргә дә яшәргә иде»

Карар күзгә дә бик килешле, баһадир бәдәнле, киң җилкәле 24 яшьлек егет Айбулат Иммәтуллин махсус хәрби операция зонасында 24 августта һәлак була.

«Язмыш сине төрле яклап сынады. Әле бит сиңа яшәргә дә яшәргә иде»

Карар күзгә дә бик килешле, баһадир бәдәнле, киң җилкәле 24 яшьлек егет Айбулат Иммәтуллин махсус хәрби операция зонасында 24 августта һәлак була.

Иптәшләренең сөйләве буенча, Курск җиренә каршы як басып кергән вакытта, ул бик күп җирле кешеләрне үлемнән коткарып кала, аларны эвакуацияләргә ярдәм итә.

«Гаиләбез аны үз кочагына алды»

Айбулат Мөслим районы Баек авылында туа. 
– Аның әтисе минем бертуган энем, – дип башлады үзенең сүзен Мөслим район үзәгендә яшәүче Сәрия апа Шакирова. – Айбулат 2000 нче елгы. Әнисе Айбулатка бер яшь тә алты ай вакытында ташлап китте. Энемнең шул кыска гына тормыш юлында күргәннәрен сөйли башласаң да, кеше ничә еллар яшәп, картлыкка җитеп тә, Айбулат күргәннәрне кичермәс. Бу баланың язмышы тома ятимлектә үскән шагыйрь Габдулла Тукайның тормыш юлыннан да арырак булгандыр. Балачактан сыналып үскән егет. Язмышы ачы булды аның.

Катлаулы тормыш юлы үткән бала әле әнисендә, әле әтисендә, әле әбисендә яши. Тәрбияләнә сүзен куллану биредә урынлы булмас иде, балачагында барлык михнәтне күргән бала яраланган кошчык сыман була. 

– Әти-әнисен ата-ана хокукларыннан мәхрүм итмичә безгә аны беркем бирмәде, чөнки канун шулай куша. Яшьли ташлап калдырган әнисе янә пәйда булды, үзе белән алып китте. Күрәсең, үзенең шәхси тормышын корырга булгандыр. 2010 елда минем әниемә, ягъни әбисенә Башкорстаннан бер кеше алып килеп бирә малайны. Әнисе башкорт якларыннан иде. Анасы каядыр чыгып киткән дә, бу кеше адресны табып Мөслимгә китергән. Әнием Лиүзәдә бер ел яшәде Айбулат. Өлкән яшьтәге әбигә 13 яшьлек үсмерне кем бирсен ди. Әтисен һәм әнисен ата-ана хокукларыннан мәхрүм итүне сорап, ике тапкыр судка бирдек, берсенә дә килмәде әни кеше. Инде суд безнең шикаятьне канәгатьләндергәч, энемне опекага алып үстерергә булдык. Гаиләбез аны үзе кочагы астына алды. Үзебезнең 3 бала. Ике малай, бер кыз. Дүртенчегә шул баланы алдык. Шуннан соң баланы тәрбияләү бурычлары миңа йөкләнде, – дип күз яшьләренә күмелеп искә ала Сәрия апа фаҗигале мизгелләрне.

«Тормышның ямен күрергә омтылды»

Сәрия апага әти-әнисе исән бит, карасыннар дигән сүзләр дә килеп ирешә. Әмма биредә бала язмышы, аның киләчәге хәл ителә.
– Бала урамда калган, шуңа беренче чиратта аның турында уйларга кирәк. Мөслимдә “Аргамак” атлар клубы ачылды да, Айбулат шунда атлар янына йөрде. Шуның кадәр ярата иде ул малларны. Җәен авылга кайткач, көтүгә чыкты. Мал-туар өчен үлеп китә иде. Яшәргә ашыкты, ашкынды, һәр нәрсәне тиз-тиз эшли иде. Яратып яшәде, тормышның ямен күрергә омтылды. Хәер, кайчак кабынып китә иде, ләкин ул нишләсен соң, нинди рәхәтлек күреп үскән соң бу бала. Һәрчак яхшылыкка, матурлыкка омтылды, әмма шул чарасызлык аның холкында чагылыш таба иде. Аның белән сөйләшкәннәр әле дә күз алдында. Бик бәләкәй чагында минем кызым артыннан ул да: “Сәрия апа, мин дә сиңа “әни” дип әйтсәм ни була?” дигән соравын әле дә искә төшерәм. Ә болай миңа гадәттә “ апа”, “абый” дип эндәшә иде. Бервакыт кочаклап сөясем килә, ә ул карыша, миннән читләшә. Бу бит инде, баланың, ярату, җылылыкның ни икәнен белмәвен, аны күрмәвен аңлата. Яратудан мәхрүм ителгән бала. Шуңа күңелемнең өзелгәнен белсәгез сез, – ди Сәрия апа. 

Мал-туар, атлар янында чуалуын да апасы һәм җизнәсе хуплый гына. Димәк, үзенә яраклы шөгыль тапкан. 
– Унбиш яшьлек чоры булгандыр, классташлары бар бит, – ди Сәрия апа. – “Туган көн үткәрәсем килә”, ди. Ул вакытта кафеларның яңа ачылган вакыты, алар шунда күңел ачты. “Шул яшемә җитеп беренче тапкыр шундый туган көнемне күрдем”, диде балакай. 14 яшенә җитеп. Үземнең бар яратуымны бирергә тырыштым, Кайчак усаллык күрсәтергә дә туры килә иде. “Алдына да, артыңа да кара, начарлык юлына баса күрмә”, дип әйтә идем. Үзем ул елларда мәктәптә эшләдем, хәтта дәресләренә кереп утыра идем. Ничә ел рәтләп-юньләп укымаган балада белем базасы да булдырырга кирәк бит. Шул вакытта да ник кереп утырасың димәде. Гәрчә, аңа ул вакытта 15-16 яшь булгандыр. Безнең кайгыртуны тойды. Бик башлы, шундый оста сөйли торган егет иде. 9нчы сыйныфта репетитор ялладык, сынауларны тапшырды. Ветеринария белгечлеге буенча Минзәләнең авыл хуҗалыгы техникумына укырга керде. Ирем белән аны озатабыз, каршы алабыз. Иптәшләре арасында лидер булды. Ике ел укыды ул анда. Әмма укытучысы белән каршылык килеп туды да, китәргә туры килде бу уку йортыннан. Шуннан соң хәрби комиссариаттагы армиягә чакырылучылар белән эшләү бүлгенә килдем дә ярдәм сорадым. Чистай шәһәрендә призывникларны хәрби хезмәткә әзерләү курсларын таптылар. 

Шунда шоферлыкка укып чыга Айбулат, армиягә чакырыла, аннан соң Чаллыда шәхси оешмаларның берсендә машина йөртүче булып эшли. Бер дә вакытны буш уздырмый егет. Бөтен җирне гел тәртипләп тота. Кулына нинди эш коралы алса да, шуннан "ут"лар уйната. Кешегә авыр сүз әйтеп рәнҗетми, ярдәм сораган берәүнең дә гозерен кире какмый.

«Чын хәрби иде ул»

Мобилизация турында ишеткәч тә беренчеләрдән булып хәрби шәхси компания белән килешү төзи.

- Аралар ерак булуга карамастан, көнаралаш хәлне белергә телефоннан шалтыратты балакаем. "Минем бар да әйбәт", дип, кат-кат әйтүләре бүгенгедәй колак төбендә чыңлый. Мин исән дә бит, ул гына юк шул. Зарланганын мәктәп елларында да, үсеп буй җиткәч тә бөтенләй белмим. Озын буйлы, бик чибәр егет, чын хәрби иде ул.

Кызганыч, август аенда 24 яшьлек баһадир ир-егет махсус хәрби операция зонасында мәңгелеккә күзләрен йома. Иптәшләренең сөйләве буенча ул күпләрнең гомерен саклап кала. 

– Бик авыр кичердем шул баланың үлемен. Әмма язмыш сынауларын узмыйча гүргә кереп булмый шул, — ди Сәрия апа.
Ике айга якын вакыт узса да, әнисе урынына калган апасы энесе Айбулатның мәңгелек йортка күчүенә бүген дә ышанып бетми. Каядыр эшкә киткәндер дә, ишектән елмаеп кайтып керер төсле тоела аңа. 
«Шулкадәр сагынам, юксынам үзен. Ичмасам төшкә дә керми бит. Бераз юаныр идем. Никтер, өйләнәм дип, бер тапкыр сүз катмады. Төскә-биткә чибәр, тырыш та иде, югыйсә. Бәлки гомере кыска буласын күңеле сизгәндер, кем белә...», — ди ул күз яшьләре аша.

«Тыныч йокла, Айбулат, батыр егетебез!»

Блогер, волонтер Рүзәл Минһаҗев та Айбулат турында түбәндәгеләрне язган: «Яшь гомер... 24 яшьлек Айбулатыбызны соңгы юлга озаттык...
Курск өлкәсендә күпме гомерләрне саклап калдың бит син...
Оҗмаһ түрләрендә бул - якташым...». 

Яу кырында башын салган егетләр турында шигырь дә язган ул. 
Йөрәк яна бүген, дөрли йөрәк,
Торып булмый аның янында...
Телгәләнгән, кыю йөрәк белән,
Торамын күк тормыш сагында...

Мин күрергә телим елларымнан,
Язмышымнан сөю-  сәгадәт...
Барлы-юклы гомер сызыгында,
Булсын иде халкым - канәгать...

Ишетәсем килә җиһан буйлап,
Сабыйларның милли тавышын...
Егетләрем исән кайтса әгәр,
Сизмәс идем гомер агышын...

Бу җирдәге әткәй-әнкәйләрне,
Шатлык яше генә чылатса...
Күңел булыр иде кичләр җиткәч,
Тальян моңы безне юатса...

Гел тигезлек хөкем сөрсә иде,
Бүленмәсәк иде катламга...
Күршеләрнең изге ызаннары,
Киселмәсен иде атламга...

Бер туйганчы туклансыннар иде,
Ачлыкларга дучар булганнар...
Бер күрешер - хәл белешер өчен,
Кайтсын иде ерак туганнар...

Авыртулар, сыкранулар бетеп,
Язсын иде тынлык, бер сулыш...
Яшәүләрнең матурлыгын аңлап,
Алсын иде халкым омтылыш...

Баек авылы төркемендә дә батыр якташлары турында менә ниләр язылган: «Кешенең язмышы туганда ук маңгаена язылган була диләр... Айбулат, Айбулат, бигрәк кыска гомерле булгансың, балакай... Әбекәеңнең җылы кочагында кечкенәдән эшләп үстең, үсмер чагында атларны яраттың, атка атланып бөтен Карпат тауларын биләп, акча эшлим дип, колхоз көтүе дә көттең. Язмыш сине төрле яклап сынады. Әле бит сиңа яшәргә дә яшәргә иде.
Тик ни хәл итмәк кирәк, язмышлардан узмыш юк шул. Төз, матур гәүдәле, сөрмәле күзле чибәр, матур ягымлы итеп сөйләшә белүче егет идең. Мәхәббәтеңне очратып, бергә матур гаилә корып, балалар үстерербез дип хыялланып йөргәнсеңдер. Якыныңны, бигрәк тә балаңны югалту бик авыр хәл. Тыныч йокла, Айбулат, батыр егетебез! Урының оҗмахта, җаның Фирдәвес җәннәтендә булсын!!! Әбекәең сине кабат үз янына алган.
Без синең якты истәлегеңне сакларбыз! Сиңа догада булырбыз. Раббыбыз ахирәт бәхете насыйп итсен сиңа!». 




  


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading