16+

«Җиде баламның да икесе гүрдә инде...»

Фашистларның кыланмышы шайтан кылыннан ярала. Бер сәгать тә ял бирмичә җимерелгән шахталарны төзекләндерергә мәҗбүр итүләренә, халыкның сабырлыгы бетә. Эшчеләр арасында бунт күтәрелә. Вәсимә әби дә хәтерли ул көнне. 

«Җиде баламның да икесе гүрдә инде...»

Фашистларның кыланмышы шайтан кылыннан ярала. Бер сәгать тә ял бирмичә җимерелгән шахталарны төзекләндерергә мәҗбүр итүләренә, халыкның сабырлыгы бетә. Эшчеләр арасында бунт күтәрелә. Вәсимә әби дә хәтерли ул көнне. 

Башы: Вәсимә әби: "Немец солдаты мине типкәли-типкәли кыйнады..."
– Халыкны инде бер мәртәбә эшелоннарга төяп Первомайская поселогына урып-җыю эшләренә илткәннәр иде. Безне дә “сөрделәр”. Бер тамчы суга тилмереп, көннәр буе баш күтәрмичә урак урганнарын, “чүбагач” белән ашлык суктырганнарын әни ахырдан әрнеп сөйләгән иде. Көзләрне үткәргәч, кире шәһәргә кайттык бит. Әни, киткәндә, безнең документларны җиргә күмеп калдырган булган. Без юкта тәрәзә каршысына бомба төшкән, нәкъ шул җиргә! Әти пыялалар табыштырып, тәрәзәләр куйды. Озак та үтмәде, әти үлеп тә китте. Аны чегәннәр зиратына җирләделәр. Сугышлардан соң ул урынга күп катлы йорт салдылар. Әтинең кабере дә калмады, сөякләр өстендә хәзер кешеләр яши. Ә теге чакны әни авырлы калган иде, туасы җан ятимлектән куркып тормый икән, язмышына буйсынып туа да куя, сеңлем. Әтидән соң тормышлар тагын да авырлашты... Ни өчен икәнлеген без белмәдек тә, көннәрдән бер көнне бөтен халыкны кабат эшелоннарга төяделәр. Аяк-куллары чи канга чыкканчы шахтада эшләгән халыкны, сабырлыгы бетеп, баш күтәргән, диделәр, – дип сөйли Вәсимә әби.

Оккупациядә яшәү җиңел түгел. Һәр хәрәкәтеңә дошман хуҗа, илең өчен йөрәгең янып, кулың белән дошман авызына ипи салуларның гарьлеге... Бунтның “әҗере” итеп, халыкны эшелоннарга төйиләр. Первомайская поселогына эшкә җибәрәләр дип уйлый халык, тик ялгышалар... Аларны читкәрәк алып чыгып, хатыннарны, ирләрне тау итәгенә бер рәткә тезеп аталар. 

– Күрше йортта гына татар абыйсы яши иде. Яшисе килгәндер, тормыш шулай да мәҗбүр итә, чигәсенә мылтык терәгәннәр икән, нишләсен? Ул ике арада тәрҗемәче булып йөрде, немец телен яхшы белгәндер күрәсең. Бер милләт бит, әллә шуңа да ул үз иттеме безне. Эшелонда без дә бар идек. Теге абый озатып бара. Бер авыл янына җиткәч, туктатып, төрткәләп төшерде дә иске генә йортка ияртеп керде. “Минем гаиләм бу. Бер айдан килеп алам, яшер боларны, асра”, – диде дә юкка да чыкты. Теге хатын безне кәс белән капланган бакча башындагы базына төшереп бикләде. Көн саен бер чүлмәк су төшерә иде, капкаларга ипи белән сөт. Икенче чүлмәккә йомышларны йомышлыйбыз да, көненә бер мәртәбә өскә күтәрәбез. Әни янында өч бала без, кечкенә базда дүрт кеше җан асрадык. Әле бит төпчегебез дә бер генә яшьлек. Ә эшкә барабыз дип уйлаган халыкны юк иткәннәр. Сабый балаларны ут төртеп яндырганнар, әти-әниләрен атып үтергәннәр... Дошманның ярсуы басылгачмы, теге абый безне килеп алды. Кайтып керсәк, ярты шәһәр буш... Соңыннан аңладык – ул абый, дошманның уен белеп, безне үлемнән коткарган. “Бу кеше турында беркемгә дә әйтергә ярамый!” – дип ипләп кисәткәне истә әнинең. Картлыгында ул почмакта хәер сорашып, бик авырлык белән яшәгән, диделәр, – дип сөйли Вәсимә әби.

Шәһәрнең дошман чолганышыннан азат ителгән көнен дә бүгенгедәй хәтерли ул. Төнлә, җирле халыкка яшерен хәбәр килеп ирешә: “Мөмкинлеге булган кешеләргә шахталарга төшәргә!..” 

– Ашарга  юк... “Берәр нәрсә табыштырмаммы”, – дип әни җир астыннан менеп китә дә. Ни тапсын? Чи ризыкны да күп ашадык. Күрдек инде. Бөтенесе күз алдында, дошманнар авылларга барып, халыкның соңгы сыерын җитәкләп кайталалар да урамда егып суялар иде. Үзләре ит ашыйлар, ә без кем башын эләктерә, кем җилемен дигәндәй... Без шахтадан чыкканда немец солдатларыннан шәһәрне азат иткәннәр иде. Урам тутырып мәетләр ята... Дошман өстендәге шинель итәкләреннән кисеп кайттым – яшел төстә, шоп шома. Әни миңа шуннан кәчтүм текте. Мәктәпкә киеп барган көнне укытучы апа өстемнән салдырып, мичкә ташлады. Утта януын күргәч, елап кайтып киттем. “Кызым, шыпырт... Ярамаганын да белдем, өстеңә булмагач кына теккән идем”, – дигән иде әни. Ә теге мәетләрне җыеп, туганнар каберлегенә җирләделәр, – ди әңгәмәдәшем.

Сугыштан соң шәһәрне төзекләндерергә, илне күтәрергә кирәк була. Чөнки, дошманнар 1943 елның 3 сентябрендә эз ялтыратканда Снежное шәһәрендәге 18 шахта, 6 хастаханә, 8 мәктәп, 10 мәдәният йортын, юлларны тар-мар итәләр. Шул сәбәпле, авыллардан вербовкаланган гаиләләр күбәя. Әнисе Мөнирә апа да бәхетсезлегенә каршы ике гаиләне үз фатирына сыендыра. Тик арада берсе угъры булып чыга, җирле кибетне баса.

– Әнинең балтасы белән эш иткән, без дип белсеннәр дип, аны шунда куеп та калдырган. Әни куркуыннан өйне ташлап чыгып китте. Иске генә өй сатып алдык. Аннары ул Себер татарына кияүгә чыкты. Аннан тагын бер ир-бала – Галимҗанны тапты. Тик теге елларны Саттар абыйны да утырттылар. Төнлә алып киткәннәр. Бер дә юкка, ул чорның сәясәте, сеңлем. Төрмәдән чыккач әни янына кайткан ул, 12 елдан соң... Әни кертмәгән, – ди Вәсимә апа.

Һөнәре белән пешекче ул. 8нче шахта ашханәсендә эшләп, 27нче шахтага җибәрелгәч, ФЗО аша эшкә килеп чыккан Зиинәтулла исемле егет белән танышып гаилә коралар.

– Зиннәтулла абыегыз җир астында шартлаткыч белән эшли иде. Шартлаткычы үзенә якынрак шартлап, күзенә зыян килгәч, аны гариплек төркеменә чыгардылар. Зиннәтулла шушы нигездән, кунакка кайтып килгәч, уйга калдык. Әти-әнисе бик авыр тормышта яшиләр иде, үзләре генә хәлләнерлек тә түгел. Киемнәребезне посылка итеп салдык та, күченеп кайтып та киттек, – ди Вәсимә әби.

Иреннән уңган хатын, авыл тормышында да сер бирми. Авылда бер уңган килен даны белән яши. Бүгенгәчә чисталыгын, эшкә булганлыгын мактап сөйлиләр. 26 ел фермада үгезләр караган Вәсимә әби бүген артсыз урындыкка тотынып йөри, биленнән яртылаш җиргә бөгелгән, алай да куәтеннән йөз чөерми — 90 яшендә дә бакча чүбенә кадәр үзе чыгып утый икән. Ә өйдә тузан әсәрмәте дә күрмәссең, өф-өф иткән пөхтәлек. Сынауларны да мулдан кичкән ул, ләкин бирешмәгән.

– Зиннәтулла абыегыз 79 яшендә үлеп китте, 14 ел элек. Җиде баламның да икесе гүрдә инде. Тәлгатем сабый чакта өзелде, кабере Украина җирендә. Гамбәрем хәрби хезмәттән авырып, кешелектән чыгып кайтты. Зиһене чуарланды. Дүрт ел карадым мин аны. Калган балаларыма, онык-оныкчыкларыма Хак Тәгалә озын гомер бирсен иде. Барысы 17 алар! Илләр тыныч булып, сугышлар күрмичә, бәхетле яшәсеннәр. Мин аларга үзем күргән авырлыкларны, Украинада калган әниемне дә монда алып кайтып тәрбияләвемне сөйлим, гыйбрәт алсыннар, дим. Әни Галимҗан энем гаиләсендә яшәде, картайгач, күзләре күрми башлагач, арткан, – ди Вәсимә әби. – Күршеләрдән хат килеп төште: “Әниеңне картлар йортына җибәрәләр...”  – дигән сүзен генә укый алдым. Зиннәтулла: “Хәзер үк алып кайт!” — димәсә, нишли алыр идем? Әнине монда 7 ел тәрбияләдек. Каената-каенанамны хөрмәтләгән көннәр бүген үземә насыйп. Кадердә яшим. Балаларым кайтып тора, шөкер. Авылдашларым зурлый. Дөнья куласа шул, үткән көнең олыгайгач алдыңа килеп баса... 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Йа Раббем,еламыйча укып булмый...адэм башы нилэр генэ курми... Вэсимэ эбигэ ,саулыклы гомер насыйп итсен Аллахы тэгалэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ужас!!

      Мөһим

      loading