16+

Ике баласын җир куенына салган ана тарихы

Бала хәсрәтен дошманыңа да күрсәтмәсен, ди безнең халык. Бәгырь җимешләрен югалт­каннар күңеленнән күз яшьләре белән бергә саркып чыккандыр бу гыйбарә. Мең газаплар белән тапкан, татлы төн йокыларыңны калдырып баккан өметең сүнеп, дөньяда яшәүнең мәгънәсе калмаганда тугандыр бу изге теләк...

Ике баласын җир куенына салган ана тарихы

Бала хәсрәтен дошманыңа да күрсәтмәсен, ди безнең халык. Бәгырь җимешләрен югалт­каннар күңеленнән күз яшьләре белән бергә саркып чыккандыр бу гыйбарә. Мең газаплар белән тапкан, татлы төн йокыларыңны калдырып баккан өметең сүнеп, дөньяда яшәүнең мәгънәсе калмаганда тугандыр бу изге теләк...


Әни булдым дигәндә генә...

Барлык хатын-кызлар шикелле үк, Полина да әни буласын көнләп түгел, сәгатьләп саный. Беренче сабыйлары бит. Табиблар, малай туачак дип, булачак әти Александрны да сөендереп куялар.
Сабыеның тәүге ­авазын ишеткән мизгелдә Полинадан да бәхетле кеше булмагандыр. Тик баласына күкрәк сөте белән тамчылап тормыш биргән ул бәхетле мизгелләр төш шикелле эреп юкка чыгалар.



Беркөнне иртән ашатырга алып килгәндә, нарасыеның чигә тирәсендә сыдырылган эз­ләр, каткан кан тамчылары күреп, яшь ана тәмам пошаманга төшә. Шәфкать туташы, дорфа гына: «Тимә, актарма!» - ди дә баланы алып чыгып та китә. Көтеп алынган улын соңгы тапкыр күрермен дип башына да китерми яшь ана. Иртәгесен аңа баласын инде кертмиләр. «Үлде», - диләр, тавышларына кызгану, үкенү төсмерләре дә чыгармыйча. «Ничек үлде? Кая куйдыгыз улымны?» - дип ачыргалана яшь ана. Үзенең дә хәле хәл булып, кайгы да тәмам аяктан екканга, ул тәүге сабыен җирләшә дә алмый. Соңыннан барысы да ачыклана. Бала тудыру йортының бер хезмәткәре үзенең саксызлыгы аркасында бер арба нарасыйны еккан икән. Шул бәхетсезләр арасында аның улы да булган...

Казах хатынын кызганып...

Полинага кабаттан ана булу бәхете насыйп була. Бу юлы да тупырдап торган малай. Тегесен дә тапмас борын югалткач, монысын бик яратып, назлап үстергәнгәме, Сережа үзе дә гаиләнең өметен акларга тырыша. Болай да кайгы-хәсрәтне күп күргән әти-әнисен мәшәкатьләп тормый, авыр­мый гына, таза бәдәнле егет булып үсә. Мәктәптә дә әти-­әнисенә борчу китерми. Футбол уйнаганда канаган борыннар, сыдырылган тез башларын санамаганда, балачак тыныч кына үтеп китә. Егетнең солдат булып, Ватан алдындагы бурычын үтәр вакыты да җитә. Бердәнбер малайларын солдаттан алып калырга мөмкинлекләре булса да, егет сүзе бер була: «Мин бармасам, ул бармаса, илебезне кем саклар?» 1999 ел була бу. Пешекче булып, солдатларга тәмле аш пешереп ашатып, хезмәтен үтәгән егетне (аның гражданлык һөнәре дә шул була), инде кайтыр вакыты җитеп килгәндә, хәрби хәрәкәтләр барган Чечняга җибәрәләр. Ә анда... алар утырган автомобиль минага эләгеп шартлый. «Бердәнберебез менә кайта, менә кайта!» - дип көннәрен санап көткән әти-әнигә кайгылы хәбәр җиткерәләр. Ростовтан цинк табут биреп җибәрәләр. «Ачмагыз!» - дип катгый итеп әйтсәләр дә, ана улының йөзенә соңгы тапкыр карый алмый кала димени?! Ачалар, ә анда Сережа түгел... бер казах егете ята. Язмышлары белән ризалашырга туры килә Васильевларга. Шушы чит-ят егетне (ул да кемнеңдер газиз баласы бит!) кадерләп күмәләр, каберенә барып йөриләр. Ул чакларда: «Минем баламның сөякләре кай җирдә ята икән инде?» - дип, тагын да ныграк сызланып куя ана йөрәге... Үзен генә түгел, улын югалткан ­казах хатынын кызганып та коя күз яшьләрен.



Күңел дәвасы - күкчәчәк

Дошманыңа да күрсәтмәсен дип бик әйтерсең... Икенче улын югалту ачысыннан тәмам исергән Полина ханым, азрак күзе ачыла башлагач, балалар йортларындагы ятимнәр янына барып йөри башлый. Шунда бер кызны күргәч тә аның йөрәге, ничектер, кабат дертләп кабынып китә. Бу сабый гына түгел, башка ятимнәр дә сыйлансын, улларыма дога булып барсын дип, капчык тутырып күчтәнәчләр ташый. Эшмәкәр хатын бит ул, үзенең шәхси предприятиесе бар. Уллары Сережа үскәндә үк, оныкларга иркенлек булсын дип, сарай хәтле зур өй җиткерәләр. Бу өйнең һәр почмагыннан үле тынлык карап тора башлагач, түзми, күңеленә кергән шушы нәни кызчыкны үзенеке итәргә теләп, тиешле документларны әзерләп, өйләренә алып кайта. Ире Александр да каршы килми. Шулай итеп, Васильевларның зур өе ике яшьлек Аделинаның чыр-чуына кү­мелә. Ләкин күкчәчәк кебек нәфис бу кызчыкны табигать үзенчәлекле итеп яраткан: кул һәм аяк бармак­лары бүтәннәрнеке шикелле бишәү түгел, ә алтышар. Хастаханәләрнең хирургия бүлекләре, катлаулы операцияләр... һәм менә кызның кул бармаклары гадәттәгечә бишәү булып кала. Кызын хирург кулына тапшырганда нинди хисләр кичергәнен Полина үзе генә белә. Шундый ук опера­цияне әле аяк бармакларына да ясатасылары бар, алтынчы бармак кызга йөрергә комачаулый, аксата. Аделинага хәзер инде 12 яшь. Чибәр кыз булып үсеп килгән чагы.


Полина һәм Аделина бе­лән мин Чаллы шәһәрендә тәрбиягә бала алган гаи­лә­ләрнең җәйге ял сменасында таныштым. Күпме кайгылар күреп тә, яшәү дәртен югалтмаган, күңелен суытма­ган, киресенчә, йөрәк җылысын бер сабыйның бозланган җанын эретергә бирә алган бу ханымга сокланып туя алмадым. Ана булуның, кеше булып калуның иң матур үрнәге ич ул, исән чакта һәйкәл куярлык гали зат. Бу гаиләнең аянычлы тарихын белгәч, Полинадан сак кына: «Аделинага иптәш алып кайтырга уйламыйсызмы соң?» - дип сорадым. Ул юк димәде, моңсу гына елмайды да: «Андый уебыз да бар», - диде. Димәк, тиздән, бик тиздән тагын бер ятим сабыйга бәхет кояшы елмая­чак, җылы кочак ачылачак...

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Не было бы счастье ,не счастье спасло🥰🙏

    Мөһим

    loading
    2
    X