Даниянең чираттагы ял вакыты килеп җиткән иде. Профсоюздан юллама юнәтеп, диңгезгә китеп барды. Үзгәреп, чибәрләнеп кайтты. Ял килешкән үзенә. Авызы ерык, күзләре янып тора. Карашына серлелек иңгән. Көньяк кояшында кызынып, аксыл тәне матур төскә кергән, битендәге сипкелләренә тиклем сизелми башлаган иде. Гөлниса авылда әнисе янында уздырган чираттагы ялыннан килгәч, Даниядә сәер үзгәрешләр күреп, өнсез калды.
Битенә туткыл чыккан, иреннәре кабарыбрак тора башлаган, үзе ризык талымлый. Тозлы кыяр алып кайтып, авызын чәпелдәтә-чәпелдәтә, өч литрлы банканың төбенә төшкәнче умырып ашавын күреп алгач, әллә Ходаем Дания авырлымы икән, дигән шик төште. Шулай да бу хакта авыз ачарга базмады.
Надир Гөлнисага иркен суларга да ирек калдырмады. “Өзелеп яратам! Сиңа гына өйләнәм! Тату гаилә корып, без бик бәхетле яшәячәкбез! Чык миңа кияүгә, үкенмәссең! Синең кебек зәңгәр күзле, нечкә билле, уймак авызлы кызлар, баһадир гәүдәле уллар үстерербез. Өйләнсәм, миңа яңа төзелгән йорттагы малосемейкадан аерым бүлмә бирәчәкләр. Кысан, тараканлы, көн- төн мыжгып торган тулай торак түгел инде, ни дисәң дә үз почмагыбыз булачак. Икебез дә бер заводта эшләгәч, тиздән иркен фатирлы булып куюыбыз да ихтимал”, – диде.
Надирның Гөлниса тирәсендә бөтерелүен күрү Даниягә ошамаса да, нихәл итсен. Аралары өзек. Бер кискән икмәк кире ябышмый. Хәер, артык кайгырырлыгы юк. Кара диңгездә танышкан әрмән егете Арсеннан бик тә өметләндергеч хат килгән. “Сагынам. Юксынам. Казанга командировкага килгәч, һичшиксез, очрашырбыз. Сине туганнарым белән таныштырырга уйлыйм. Уртасы бөгелебрәк торган борыныңа тиклем күңелемә якын, чөнки минем әнкәйнекенә охшаган. Ул да сине үз итми калмас”, – дигән. Көннәр бер- бер артлы үтә торды. Арсенның үзе түгел, эзе дә җуелды. Даниянең сөю хисләре тулы хатына ”Адресат выбыл” дигән пичәт сугып, кире кызның үзенә юлладылар.
Октябрь бәйрәме алдыннан Надир Гөлнисага тәкъдим ясады. Туйны авылда зурлап үткәрделәр. Дания кыз ягыннан шаһидә булып, кунакка кайтты. Туй барган өч көн эчендә тәҗрибәле “туташ” тик ятмады. Надирның моңарчы кызлар кулы тотып карамаган энесенә бер чәркә “утлы су” эчерде дә, юаш Кәримне су буендагы җылы мунчага ияртеп алып төшеп, гаҗәеп серле хатын- кыз ләззәтен татытты. Рәхәтлектән мие чуалган, аңы томаланган Кәрим, Казанга килгәч тә Дания белән аулакта очрашкалап йөри башлады.
Үзенең әрмән егетеннән авырлы икәнлеген тәгаен белгән, бу халәтендә адәм мәсхәрәсенә калмыйча гына ничек котылырга, дип көне-төне баш ваткан Даниягә Кәрим белән гыйшык-мыйшык уены уйнап йөрү мач килде. Карындагы баласы “шул авыл мокытныкы” булып туачак! Очрашып йөргән чая-үткен назлы хатынның корсагы түгәрәкләнүен күргән Кәрим, юаштан юан чыга, дигәндәй эшне тиз тотты. ЗАГСка барып язылышып кайттылар да, тулай торак бүлмәсендә яши башладылар.
Элеккеге ике дус кыз килендәшләр булып куйды. “Сабыебыз җиде айлык кына булып туса да, иллә дә терчә. Бер яше тулганчы йөри башлады. Ул музыкага мөкиббәнлеге тагын! Телевизордан дәртле көй ишетеп алуга, боргалана-сыргалана селкенергә, үзенчә тәтелдәп биергә керешә. Үскәч биюче булыр, мөгаен”, – дип мактанды Кәрим. Дания авыз чите белән генә елмаеп, ияк какты. Арсен да ут чыгарып бии иде шул. Дәртлелеге, утлы карашы, татлы сүзләре, юмартлыгы белән үзенә каратты. Кыйбатлы бүләкләргә, чәчәкләргә күмде. “Бүләк”нең иң саллысы...
Даниянең карынына салган оеткы булган икән. Ярый әле Дания үзе дә төшеп калганнардан түгел. Карачутыр кызын әтиле итеп үстерү җаен тапты. Мокыт ир Кәрим, Назаны үлеп ярата, иркәләп, сөеп туймый. Хатыны өчен дә җаны фида. Дания салам сыйраклы, дәртсез юаш ирен ярата алмады. Бертуганы булса да, абыйсына охшамаган. Менә Надир – ир дисәң дә ир ичмасам! Алыпныкыдай киң күкрәгенә сеңеп, бер кочаклап ятуың үзе ни тора! Иргә дә миргә дә ярау серләрен шактый әйбәт үзләштергән Дания, каенагасы Надирга янәдән күз аткалап, арт уйнаткалап караган иде дә, максатына ирешмәде. “Сырпаланма, әнчек! Кем икәнлегеңне күптән беләм! Кызганычка энекәшемнең күңел күзләре сукыр!” – дип гарьләндерде Надир.
“Ничава, утлы табада биетәчәкмен әле мин сезне!” – дип ысылдады Дания. Ул Гөлнисаның бәхетеннән үлеп көнләште. Уйлап карасаң, уелыплар китәрсең. Минем кай җирем аныкыннан ким? Бәлки артыграктыр да әле. Рәхәтләнеп шаярам, көләм. Чытлыклана, яраттыра беләм. Кирәк булса, теләсә кайсы ир-атны дуга итеп бөгәм. Ә Гөлнисаның бар белгәне – эш тә, бетмәс-төкәнмәс өй мәшәкатьләре. Аныңча, өе чиста, табыны тулы мул ризык булсын. Өендә матурлык тудырам дип, тәмам эштән чыга. Хәтта чәчтарашка барып чәч буятуны да кирәксенми бит ул, бизәнми дә. Чып-чын гаилә колы. Өйдәгеләр кубызына бии торгач, үз мәнфәгатьләрен тәмам оныткан. Иренең авызына гына карап тора. Ул ни сораса, шундук алдына китереп куя. Арыдым дими, төн йокламаса йокламый, уллары, ире яраткан тәм-томны пешереп, алларына куя. Ире кая теләсә, берсүзсез шунда җибәрә.
Даниянең авырлы килеш беркатлы Кәримгә чәердәй ябышуын тәгаен белсә дә, Гөлниса ул чакта телен аркылы тешләде. Нихәл итәсең, ир-атның тасма теленә алданган кызлар бихисап. Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар. Максатына нинди чаралар аша ирешсә дә, җиңүчене хөкем итмиләр. Бәлки матур гына бергә яшәп китәрләр. Даниянең карындагы баласын ятимлектә үстерергә теләмәве гаеп мени, дип уйлаган иде ул. Азагы менә ничек аянычлы килеп чыкты...
P.S. Гөлнисаның ире эчеп үлде. Бөтен туган-тумача Надирның харап булуын хатыныннан күрде. Уллары аналарын яклап бер сүз әйтмәде. Кәрим, картайган әти-әнисен карарга дип, авылына кайтып китте. Наза Төркиягә сәяхәткә барган җирендә чит ил кешесенә кияүгә чыгып калды. Азгын, әләкче Дания, коронавирус йоктырып, хастаханәдә вафат булды. Мәрхүмнәрне туган авылларына алып кайтып җирләүне оештыручы, каберләренә чардуганнар куйдыручы, зурлап мәет ашларын уздыручы, аларга багышлап “Корьән”укучы изге күңелле бәндәне кем дип уйлыйсыз? Ире үлгәч, ихластан дин юлына баскан, намаз арты саен, мәрхүмнәрнең дөньялыкта белеп һәм белмичә кылган гөнаһларын кичерүне Аллаһтан сорап дога кылучы мәрхәмәтле зат – хаксызга рәнҗетелгән Гөлниса иде.
Хәмидә Гарипова,
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
14
1
Дивана хатын, ашлар укытып акча эрэм итеп ятмаса оч тиенлек кеше очен
0
0
0
0
Оч тиендэ тормый, башка сыймаслык язмыш
0
0