Снаряд кыйпылчыгы белән яраланып, күп кан югалтудан һәлак була Илнар. Якыннарының төзәлмәслек җан җәрәхәте кичергән көннәре.
Тукай районының Мусабай Завод авылында яшәгән 33 яшьлек Илнар Миңнехуҗин махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булды. 26 ноябрь көнне аны авыл зиратында хөрмәтләп җирләгәннәр.
«Абый, син минем әтине кайчан алып кайтасың?» Якыннары кайгыларыннан арына алмый. Без хәрбине якыннан белгән волонтер, шагыйрь Рүзәл Минһаҗев белән элемтәгә кердек.
— МХО башлангач, районда егетләребез өчен гуманитар ярдәм җыю оештырдык. Аннан соң алар үзләре телефон номерларыбызны табып, элемтәгә чыга башлады, — ди Рүзәл. — 2022 елның язында бик көчле һөҗүмгә эләккәннәр. "Бернәрсәсез калдык, бөтен әйберебез ут эчендә калды", диделәр. Райондашлар, артистлар белән бергә җыелышып, шулай ук Фирдүс абый Тямаев ярдәме белән кирәкле сумма җыелды. Егетләребезгә әйтми генә юлга чыктык, ә яу кырына кертмиләр. Бу “Үлем юлы” дип атала, монда керсәң, исән калуың икеле, диде безгә кизүдә торучылар. Үгетли торгач керттеләр. Егетләребезне эзләп таптык, алардагы сөенечне, күз яшьләрен күрсәгез сез. Дулкынландыргыч мизгел булды. “Нива” машинасы алып барган идек, егетләр сөенде инде шуңа. Аның тирәли әйләнеп йөриләр. Үбәләр, ниһаять, бездә дә машина булды, дип куаналар. Алгы номерына “Татарстан”, артка “Мөслим” дип яздырып куйган идек. Татарстан флагларын кададык. Безнең “Нива” аларны ничә үлемнән коткарып калды. Ул машинаны Илнар Минхуҗин йөртте, карап, төзәтеп торды. Каһарман “Нива” инде ул. Килүемне белгән саен “Шагыйрькәм килә бит”, дип гел көтә булган. 33 яшь иде аңа. Минем яшьтәшем. Соңгы тапкыр баруымда, аларны сигез чакрымга алгарак күчерделәр, хәбәрләре булмады. Якыннары да: “Таба алмасагыз, аларга аталган посылкаларны башкаларга биреп калдырыгыз”, диде. Үзебезнең Мөслим егетләрен табып, шуларга биреп калдырдык инде. Илнар минем хәтеремдә батыр йөрәкле, һәрвакыт елмаеп тора торган, тормышның тәмен, ямен белеп яши торган ир булып истә калачак. Бирегә кайткач та, сүз иярә сүз чыгып, “Китәсегез дә килмидер”, дип сорап куйдым, алар: “Анда безнең егетләр, китәбез”, диде. Үзләре монда булса да, күңелләре белән яу кырында калган иптәшләре белән иде алар. Чын дуслыкның кадере алар мисалында күренә. Рүзәл әйтүенчә, Илнар Минхуҗин Мөслим егетләре белән бер взводта булган. МХО башланганнан бирле иң авыр нокталарда хезмәт иткәннәр.
— Җиңү белән кайтачакларына инанган иделәр. Шул герой Нивага утырып, Татарстан флагларын куеп, туган якка кайтырлар әле дип хыяллана, өметләнә идем, — ди Рүзәл, күз яшьләрен яшермичә. — Илнарның 5 яшьлек улы, 7 яшьлек кызы калды. Безнең тагын бер егетебез, аның гаиләсенә кереп, әзерләнгән посылканы алып чыга иде. Сентябрь аенда Илнарны ул ялга алып кайткан иде. Соңгы тапкыр керүендә шул егет каршына Илнарның улы йөгереп чыккан да: «Абый, син минем әтине кайчан алып кайтасың?» – дигән. Илнарның үлеме турында билгеле иде инде. Бәләкәчкә берни әйтә алмыйча, бер сүзсез чыгып киткән.
“Хатынына “Ләйсәнем”, дип кенә торды” Илнар Минхуҗин 13 октябрьдә яраланган, 15 октябрьдә җан биргән. Сыйныфташы, партадашы, балачак дусты Ләйсән Зульмееваның да авылдашының һәлак булуына ышанасы килми.
– Ул «барысы да әйбәт була» дигән өмет белән китте, безгә дә шуны сеңдерде, 13 ноябрь көнне аңа смс яздым. “Сине Аллаһы Тәгалә ташламасын, без синең өчен догада. Кайткач, күрешербез”, дип язган идем. Хәбәрем укылмаган. Аның өзелгән көне булган ул... 16 ноябрь көнне аның үлем хәбәрен җиткерделәр. Телефоннан тегесенә дә, монысына да шалтыраттым. Төгәл хәбәр булмагач, сөенгән идем. Әмма соңрак Илнарның үлемен раслаганнар. Илнар белән Ләйсән балалар бакчасыннан бирле бергә уйнап үскәннәр.
— Илнар белән бергә балалар бакчасына да бергә йөрдек, мәктәптә дә бер сыйныфта, бер парта артында утырдык. Якын дуслар идек. Беркайчан авыр сүз әйтә белми торган тыйнак, акыллы. Мәктәптә 4-5ле билгеләренә укыды. “Идеаль кешене күрсәт”, дисәләр, һичшиксез Илнарны атар идем. Һәр эштә, һәрчак үрнәк булды. Илнар сыман булырга кирәк, дип безгә дә аны үрнәк итеп куя иде укытучыларыбыз. Аның апае (Тукай районында эне-сеңелләргә апай дип эндәшәләр икән. Ред.иск.) бар, Алия исемле. Илнар аны бик яратып үстерде, гел бергә булдылар. Туганлык җепләренең шул кадәр нык булуына сокланып карый идек. Илнар - 1990, ә Алия 1996 елда туган, яшь аралары алты яшь. Абыйсы бәләкәй сеңлесен карап кына торды. Әти-әниләре дә тырыш, ярдәмчел кешеләр. Илгиз абыйның елмаюын күреп үзең дә ирексездән елмаясың. Илнар үлеменнән соң үз эченә йомылды ул. Ләйсән сөйләвенчә, Илнар Минхуҗин Мусабай-Завод авылы мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, Кама дәүләт автомеханик техникумына укырга кергән. Шәһәргә китсә дә, җае чыккан саен сыйныфташлары белән аралашып, күрешеп торган. Соңрак, яшь белгеч авылга кайтып төпләнгән, күрше авылга кунакка кайткан Ләйсән исемле чибәр кыз белән танышып, матур гаилә корган.
— Илнар белән Ләйсән арасындагы хис мәңге сүнмәслек, бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләре тышка чыккан, — ди балачак дусты Ләйсән күз яшьләре аша. — Аларның күзләренә карасаң да, бар да аңлашыла. Авылда иң үрнәк яшь гаиләләрнең берсе булдылар. Еллар үтсә дә, аларның йөзендә бер-берсенә булган хис сүрелмәде. Илнар хатынына “Ләйсәнем”, дип кенә торды. Бөтен туганнарын, дусларын берләштереп, кеше күңелен күреп йөри торган кеше иде дустым. Аларның өеннән кунак өзелмәде. Һәр ял саен ишегаллары машина белән тулыр иде. Тормыш иптәшең караңгы чырай күрсәтсә, сине якын итәрләр иде микән? Ләйсән дә ирен тулыландырып торды. Алма кебек ике сабыйлары бар. Ул, 2023 елның сентябрендә ялга кайткач, аның белән күрешергә килдем. Капканы зур итеп ачып килеп чыкты. Йөзеннән елмаю китмәде. Беркайчан зарланганы булмады аның, тегендә ниләр күргәнен бер үзе генә белә бит. Кайтам, дип китте. Хәзер үзе төшереп җибәргән видеоларны ачып карыйм да, әле дә исән кебек тоела ул миңа. Күңел кабул итә алмый. Тормыш иптәше Илнарның һәлак булуына әле дә булса ышанмый, мин аны барыбер көтәчәкмен, ди.
Ләйсән көчле рухлы, балалар алдында үзен бик түзем тота. Чөнки психологик яра булмасын дип, алар алдында елап та булмый. Без сине юксыначакбыз, Илнар дустым.
«Бөтенебез белән бәхилләште....» Чаллыда яшәүче Рафаэль Садиков иң якын дустын, туганын югалткан.
— Бик зурлап озаттык энемне, — дип сөйләде ул безгә. — Авылдашларга, туганнарга, күршеләргә рәхмәт. Аны озатырга кем генә килмәде, кешенең исәбе-хисабы, машинаның иге-чиге юк иде. Барчасына Аллаһының рәхмәтләре яусын. Илнар энем белән бер иптәшем бергә хезмәт итте. Ул безгә төгәлрәк мәгьлүмат сөйләде. 13 ноябрьдә, бәрелеш вакытында Илнар каты яраланган. Алай да йөгереп йөргән, авыр яралыларны алып чыккан. Яу кырыннан аны 14 ноябрь көнне исән килеш алып чыкканнар. 15е көнне өзелгән… Чын каһарманнарча иптәшләренә ярдәм иткән. Хәрби бурычын үтәде, кызганыч, авыр яралану алды. Илнар «Батырлык» ордены белән бүләкләүгә каралган.
Илнар белән Рафаэль бик якын булганнар, гел элемтәдә торганнар. – Ватсаптан сөйләшеп тордык, бер дә зарланмады. Гел шундый булды ул. Башкалар өчен борчылып, көенеп торучы. Кама дәүләт автомеханик техникумына укырга кергәч, бездә яшәде. Авыл баласы бит, дуслары белән күрешәсе дә килә. Әтисе кич шалтыратып Илнарның кайдалыгын сорый, ә без исә әнием белән, йоклый инде ул, дип хәйләли идек. Кызык вакытлар иде. Ә авылга кайткач көтү көтүләр, яисә мал-туар каршы алулар. Җәен елгада елгада көймәдә йөзүләр, су коенулар, барысы да якты истәлек булып күңел түрендә сакланыр. Авылга кайткач та, ул үз тырышлыгы, көче белән менә дигән йорт тергезде. Өч ел буе төзеде ул аны. Бөтен туган-тумача белән булыштык аңа. Тату гаилә булып, бердәм яшәдек. Ул үзе дә ярдәм сораучыларның гозерләрен беркайчан кире какмады. Кая гына барса да, бөтен җирдә танышы бар иде энемнең. МХОда да таныш егетләр белән бергә туры килгән, алар да Илнарны хөрмәт белән искә ала. Энем белән бер взводта таныш егетем хезмәт итә, ул да «кайчан ярдәм сорасам да, беркайчан кире бормады», дип сөйләде. Аның үлем хәбәрен ишетеп, барча туганнарыбыз кайгыга батты. Өйдә авыр тынлык. Киленебез Ләйсәнгә бик авыр. Кызлары Диләрәгә 7 яшь, уллары Тимурга 5 яшь. Илнарыбызның гәүдәсен алып кайтуларын да озак көтәргә туры килде шул. Бу да безне шактый йончытты. Аллаһка шөкер, гәүдәсе кайтып җитте, күрдек, саубуллаштык, каберенә барырга була. Бөтенебез белән бәхилләште. Калган егетләребез исән-имин кайта күрсен.
“Крот” булган ул Махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм илтүче Илфат Мингалиев әйтүенчә, Илнар белән алар чираттагы сәфәренең берсендә танышып, дуслашып беткәннәр. — Безнең килүебезне ишеткәч, бик сөенә иде егетләребез, — дип уртаклашты Илфат, — Кочаклашып күрешүләр, озаклап сөйләшеп утырулар, барысы да кадерле истәлек. Алар бер кисәк икмәкне бүлешеп ашаган егетләр. Шул чорда Илнар белән якын дусларга әверелдек, хәл-әхвәлләрне белешеп тора идек. Чын кеше, чын ир-егет иде ул. Тавыш күтәрми, ярдәмчел. Сүз иярә сүз китеп, Илнардан аның позывное турында сорадым. “Крот” булган ул. Илнар көлеп шунда: “Блиндаж казыганда, иң яхшы казучы мин идем. Егетләр шуңа шаярып, син крот сыман диделәр”, дип әйтеп куйды. Рәхәтләнеп көлгәнем исемдә. Үлеме турында хәбәр килгәч, авыр булды. Гаиләсе, туганнары өчен бик авыр. Әле ике баласы бик яшь бит. Алар үсеп, аңлый башлагач, «әтиебез геройларча һәлак булган» дип горурлана алырлар.
Илнар Минхуҗинның туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Алар сөйләгән барлык җылы сүзләр, истәлекләр хәрбинең рухына дога булып барып ирешсен! Тар каберләре киң, караңгы гүрләре якты, урыны оҗмах түрләрендә булсын!Рүзәл Минһаҗев: «Сакламадык, кичер безне, зинһар, Мусабайның горур егете...»
Блогер, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә күп тапкырлар гуманитар ярдәм илткән һәм бу эшен әле дә дәвам иткән Рүзәл Минһаҗев махсус операциядәге дусты, Тукай районы Мусабай-Завод авылы егете Илнар Миннехуҗинга багышлап язган шигырен биредә укырга була: Рүзәл Минһаҗев: «Сакламадык, кичер безне, зинһар, Мусабайның горур егете...»
Комментарийлар
0
0
Ильнур белэн минем улым Рамисым бик дус иде. Алар фотолардада гел бергэ тошкэннэр. Ильнарнын эти-энисенэ, Лэйсэнгэ, балаларына, туганнарына Аллаха тэгалэ сабырлык бирсен. Ильнарнын карангы гурлэре якты, Кин булсын. Минем Рамисым да яраланып госпиталь дэ ята.
0
0