16+

Йокысыз төннәр кичеп үстергән улы гына әни дип исәпләми...

Сәхия карчык урам йөзенә чыгып күз салды да, капкасын бикләп үк керде. Кояш баеп, офыктагы кызыллыгы беткәнен генә көтә иде, намазын укыр да ятар.

Йокысыз төннәр кичеп үстергән улы гына әни дип исәпләми...

Сәхия карчык урам йөзенә чыгып күз салды да, капкасын бикләп үк керде. Кояш баеп, офыктагы кызыллыгы беткәнен генә көтә иде, намазын укыр да ятар.

Әллә нәрсә бүген, хәле юк. Капка төбендә утырган ике күршесенә дә исе китмәде. Ике намаз арасындагы вакытны үткәрер өчен, ул да кичләрен яннарына бара иде дә, бүген никтер, күңеле кәҗәләнде. Эшләре беткән дип, эскәмия сандугачларына яулык очы гына сәлам җилпеде. Бер телем ипине кирәккәндә өчкә бүлеп яшәделәр, соңгысын бирешеп, дигәндәй, борчуларын уртага салып киңәштеләр. Картаймыш көннәрендә намазны кирәксенмиләр бит, күпме әйтеп карады, үгетләде. Кирелекләре... Йөрәгендә үзгә хәсрәт көяләнә әле, бүген сыкравы да икенчее, үзәге белән сызлый. Улы кайтмый...

Бердәнбер йөрәк җимеше. Ерак та түгел, Яшел Үзән шәһәрендә генә яши, чакрымнары Себердән дә болайрак диярсең. Бер дә юктан сүзгә килделәр дә, 25 еллап вакыт үтте, һаман да килешмиләр. Әллә нинди бу тормыш, зирәклеге дә бөтен, авылның ак әбисе җитмәсә: мәет юып, Коръән укып йөри әнә. Сәдака китерүчеләр ишегеннән өзелми. Ярый син бар, кемгә килеп егылыр идек, диләр. Бер улына кирәкми. Әнисе ничек яши дип уйлыймы икән? Юктыр... Уйласа кайтыр иде, туган нигезенең әтисез калуын да ишетеп белә бит инде. 

Уйларына ияреп өйгә керде. Намазга төзәтенергә иртәрәк әле дип, өстәленә өелгән дога китаплары арасыннан бер дәфтәр тартып чыгарды да, артын әйләндереп, язарга ниятләде. Шакмаклы дәфтәрнең алдагы битләрендә авылның үлгән кешеләр исемлеге, Сәхия карчык, авыл архивына теркәргә йөкләнгәндәй, елныкын елга язып бара иде. Берсе артыннан берсе китә, җитәр бер көн Сәхия карчык та улын күрмичә ахыйрәткә күченер, ә җирләргә кайткан улы әнисен исемлеккә үз куллары белән өстәр, әй үкенер менә шул чакны дип уйлый иде...

25 ел көтеп яши инде ул бу көнне. Исән чагында күрешә алмасалар, әллә күңелендәгесен улына хат итеп язарга микән? Кәфенлек эченә төреп куяр да, улы эзләп тә йөрмәс, авылдашлары кулына ук бирерләр. Тик каләме генә нинди хәреф язарга да белмәде. Көтү сагышыннан арыган йөрәгендә әйтер сүзләр дә күп, кайсыннан гына башласа да үтемле булмас кебек иде. Алай да бер җөмләгә көче җитте. Ак биткә “Улым кайтмадың бит...” – диде дә, елап җибәрде.

... Әнисенең чүлмәк белән туган икенче баласы иде Сәхия. Ни сәбәпледер әнисе балага уза алмыйча тилмергән. Әтисен дә мут иде дип сөйлиләр. Сугышка чаклы бер ханымга ияреп, читкә китәргә дә йөргән. Өйдә кысыр хатын, имеш, тормышларының яме юк. Сукыр кайнанасы улын тиз суыта: ишеккә аркылы басып, китсәң үле гәүдәмне дә кайтып күрмисең, ди дә, киленен күршеләрендәге Гайшә карчык янына кертеп җибәрә. Бер чүлмәккә ике бала туасын, беренчесеннән соң ук икенчесенә узасын, авыл очындагы Хәлимәгә барып, бала төшертергә орчык куйдырса, бүтән балага узмыйсын кисәткән эшнең уртак шатлыгы булып Вафирә белән Сәхия туа.

Ике бертуганның арасы да 10 гына ай. Апасы читкә китеп төпләнде, ә Сәхия менә әнисе хакына авылда калды. Әнисе белән икесе азапланып йорт җиткерделәр. Апасының үз тормышы, әллә ни булыша алмады инде. Әтисе сугышта үлгән, терәк юк, интегүләре... Сыер сауды ул. Җәйләрен 20 чакрым ераклыктагы җәйләүгә йөрде, бар хезмәт кулдан. Чытлыклы түгел иде, шуңа да соңарып кына, утызы тулып килгәндә кияүгә чыкты. Вәсиме көтү көтте. Кайнанасы усал, авылда бер атаклы хатын, башта киленен, гәүдәгә түгәрәк булганга көмәнле килде дип сөйләде. 10 ай торып та бала тумагач, телен тешләде, алай да бәйләнер сәбәпләрне табып кына торды.

Вәсим түзмәде, тормышларына гел кысылганы өчен әнисе белән ут ягып әрләште дә, Сәхияне ияртеп чыгып китте, Сәхия үскән йортка төпләнделәр. Әнисе ялгыз иде, куанды гына. Уллары тугач, оныгын кулыннан төшерми үстерде. Рөстәм аңа – әни, ә Сәхия әнисенә әнкәй дип эндәшә иде. Кечерәк чакта үчтекиләсәләр, үсә төшкәч тә артыгы белән яраттылар. Рөстәм үзе дә өйдәгеләрнең йөз аклыгы иде: әйбәт укыды, Германиядә хезмәт итте, бер чемодан күчтәнәчләр төяп кайткан иде! Авылның иң чибәр кызына өйләнде. Дөрес, авыр гаиләдән иде киленнәре. 12 бала үскәннәр. Туйга җыенгач, кызга бирнәсен дә, туй күлмәкләрен дә Рөстәм үзе алып бирде. Сәхия моны соңрак белде әлбәттә, әй тузынган иде. 

–  Йорт саен бурычка акча җыеп, мин өч көн туй ясадым, ә син... – диде дә бәхетенә тыелып калды. 
Әгәр дә соңгысын әйтсә, кем белә, бәлки шул чакта ук аралары өзелер иде. Яшьләр шәһәргә китеп төпләнделәр. Ялга кайткач та, төп йортта булышу җаен карамадылар, аю мае сөрткәндәй гел хатыны ягына йөгерделәр. 

– Бу малайның башы бармы икән? Кешедән оят, кайталар да, мунча кереп, рәхмәтен дә әйтмичә теге якка сызалар. Кыз үстердекме әллә без? Ник эш кушмыйсың шуларга? Олавы белән утын ята, икенче атнага печәнгә төшәбез. Әйт Рөстәмгә, ял алып кайтсын, – диде Вәсим. 

Сәхия үзе дә өзгәләнә инде. Улы янәшәсенә басып сүз әйтерлек тә итми, килене гел Рөстәмгә тагылып йөри. Улы танымаслык булып үзгәрде. Алай да китәр алдыннан, сумкаларын күчтәнәчләр белән тутыргач, икесенә дә печән өстен исенә төшерде, ире сүзен дә үтенеч итеп җиткерде. 

–  Әни, без икенче атнага Зөһрәнең апасына кунакка барабыз ич, Мәскәүгә! Бик матур шәһәр инде ул, бер барып, күреп кайтуы ни тора! – диде Рөстәм. 
Аңа исә, ниятләре бозылудан куркып, күгәренгән килене дә кушылды:

– Юк, юк! Әйтмәгез дә, нитмәгез дә. Киләсе атнага без буш түгел. Нинди бетмәгән печән? Асрамагыз ул кадәр. Сатып та алып була итне, бәрәңгене дә. Иртәдән торып, кәтмән белән җир кыйнап, ике кулсыз калдым инде, бүтән ул бакчага чыгасым юк. Гектарлаган бит! 

–  Туктагыз әле, балалар, сезнең өчен дип тырышуларыбыз. Сыерын асрагач, каймагын да биреп җибәрәбез, ите дә ботлап китә, бәрәңгесен әтиегез капчыклап илтеп бирә. Сатып алган сарымсак ул, чамалап ашасаң да бетә. Авылдан килгәнен тибеп йөрсәң дә иркен тотасың, – дип Сәхия үгет бирәсе иде, килене карчыгадай каршысына ук очып кунды.

– Ә... Әле синең минекеләрне хәерче, бернәрсә дә бирә алмыйлар, дип әйтүеңме? Шулаймыни әле син? Минекеләрне кимсетәсеңме? Алар сиңа бер дигән кыз үстерде! Ә сиңа кадерен белеп кенә яшисе! – дип бер бармагын Сәхиянең борын төбенә үк терәп, Зөһрә утлы сүзләрен тезде. 

Көтелмәгән сүзләрдән Рөстәм дә, Сәхия дә аптырап калды. Чаршау артында яткан авыру әнисен дә яшь килен кыланмышлары өнсез итте. Ярый, Вәсиме көтүдә, юкса куып ук чыгарыр иде. 

– Әни, син безне ник үзеңнән биздерәсең, – диде Рөстәм.
Монысы ни тагын? Улының үз сүзе түгеллеген, килененең җайлап кына астыртын эш йөртүен дә аңлады Сәхия. Түзмәде, улына 3 тәүлек авырып бала тапканда үлемнән калуын, бүгенгәчә ул дип яшәүләрен, хәзер ничек кадерсезләнүләрен тезде. Оят булыр, акылына килер, дип уйлады. Ә Рөстәм, хатынын җитәкләде дә, күчтәнәч тулы сумканы эләктереп ишеккә борылды. “Калдыр, монысына безнең тир тамган, ә сез сатып алырсыз”, – дип тә әйтәсе килгән иде, түзде, дәшмәде. 
Шул китүдән Рөстәм алар йортына кайтып басмады. Вәсим хатынын хуплады.

–    Чүпрәк булмасын иде, үзе гаепле. Үстергән әти-әнисенә төкерде, Мәскәүгә соңрак та барып була, качмый ул, тора урынында. Ә печән өстендә күмәкле көчнең бер көне дә кадердә, – диде. 

Авыл өстенә сүз таралды анысы. Рөстәм, авылга кайтса да әнисе йортына килми иде. Гел хатыны йортында әвәләнде. Сәхия белән Вәсимнең гарьләнүләре! Түзделәр. Авылда хәбәр тиз йөри бит, Рөстәмнең урам башына килеп, йортларына ерактан озак итеп карап торуын да ишеттерделәр. Кермәвенә дә үпкәләделәр. Тик үзләре, кодагыйлары йортына да, Рөстәм фатирына да баш иеп килмәделәр. Иренә сүз кушып карады Сәхия, әйдә барыйк, көйлик, диде.

–   Без үстергән, кеше иткән. Инде үз башы белән яши. Ул да бала үстерә диләр, кызлары тугач та хәбәр бирмәде. Әти-әни итсә безгә сугар иде телеграммын да, тегеләргә җибәргән бит. Кода килгән, ак башлы шешәсен күтәреп. Хурлыгы... Син дәшмә, дисәң дә, ярый куып чыгарганмын, йөрмәсен кеше көлдереп. Баласы үсәр, үзе дә күрер әле, – диде Вәсиме. 

Шул сүз белән гомер итеп, башта әнисен, аннары ирен җирләде Сәхия. Ишетер, әйтеп торучылары бар, дип улына хәбәр дә бирмәде, Рөстәме дә җирләргә кайтмады. Әтисе исән чагында аннан курыккан дияр идең, хәзер менә үзе генә. Саусыз, хәлсез... Һәр елны улының туган көнендә йөрәген икегә бүлә дә, яртысын җиргә күмә. Икенче елында яртылаш калган йөрәгенең тагын яртысында гомер сүнә. Инде китәр вакыты да җитә, сызлар җире дә калмады, йөрәге тоташ ут. Кайтуын да көтми кебек, гомере баласыз үтте. Ярый әле, күршеләре әйбәт, хезмәтенә дисеңме, берәр җиргә барасымы бер сүзе җитте. Атна саен мунчасыннан калдырмыйлар, үзе ягып азапланмый да. Яхшылыгың өчен, диләр. Нинди яхшылыгы, тигәндер, вак-төягенә булышу, кирәккәндә акчасын биреп тору – зур яхшылыкмыни? Йокысыз төннәр кичеп үстергән улы гына әни дип исәпләми...

Шул уйлары белән намазына кузгалганда Сәхия карчыкка әллә ни булды, сөртенеп китте дә, ниндидер көч гәүдәсен кочаклагандай, йомшак кына намазлы
гына бөгелеп төште. Соңгы сулышы иде карчыкның.

...Ә Рөстәме кулына әнисе язган хатны фатирына ук китереп бирделәр. Күршеләре җыелышып күмгәч, авыл җирлеге башлыгы түзмәде. Танышлары аша Рөстәмнең адресын эзләп тапты да, әнисенең Коръәнен, тәсбихен сумкага салып, юлга кузгалды. Юри ишек кыңгыравына бармагын алмыйча басып торды, ачуы киләсен белде. Яшен суккандай сытык чырай белән ишек ачкан Рөстәмне тезләндерерлек бер генә сүз әйтте:

–  Әниеңнең бар мирасы шушы – язылып бетмәгән хаты. Менә Коръәне, син мөртәт тоткач ул да елар, Сәхияттәй мине гафу итсен, атнасына бер булса да шундагы сүрәләрне укып, дога кыл, явыз. Монысы – тәсбихе. Гөнаһларың 25 еллык, намазга бас, – диде дә  баскычтан җайлап кына төшеп тә китте.   
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

25

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading