16+

Ир бер якта, хатын икенче якта йөрде

Оятның әсәре дә юк инде кайберәүләрдә, дип уйлады Тәнзилә.

Ир бер якта, хатын икенче якта йөрде

Оятның әсәре дә юк инде кайберәүләрдә, дип уйлады Тәнзилә.

Урамның алар турыннан үткәндә, машина йөртүчесе үтенеп сорагач, операциядән яңа кайткан иренә авырлык китермәс өчен, булышырга – машинаны этеп чыгарышырга дип үзе чыккан иде шул. Машинаның алгы утыргычында Сабитның хатыны урынында бүтән хатын икәнен күргәч, башта аптырап китте Тәнзилә. Яңадан гына башына барып җитте – шоферның сөяркәсе ич бу! Шырпы шикелле нечкә, зифа буйлы Тәнзилә Сабитның машинасын эткәндә амбар биясе сыман сөяркә урыныннан да кузгалмады – машинада утыруын белде...

Аһ! Сөлек кебек чибәр, акыллы, тыйнак егет иде бит Сабит! Болай ямьсезләнеп, бата-чума сөяркә белән йөрерлек иде мени соң ул! Ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын, диләр бит – бу очракта нәкъ менә хатыны чир итте дә инде Сабитны. Йөрәгенә тиеп, үзәгенә үтеп, нервысын ашап шушы юлга кертеп җибәрде ирен...

Башын югалтып Хәлимәгә гашыйк булды Сабит. Беркем сүзенә карамады, әйткәннәргә колак салмады, артыннан калмый йөрде, ата-анасын күндерде – барыбер өйләнде Хәлимәгә. Чибәр иде шул Хәлимә. Диңгез тирәнлеген яшергән төсле зәңгәрсу күзләр, дулкынланып торган алтынсу чәчләр, җиләктәй сусыл-алсу кабарынкы иреннәр, талчыбыктай зифа буй-сын бер Сабитның гына йокысын качырмады, аны күргән бик күп ир-ат халкының башын әйләндерде. 

Шул гаҗәеп сылулыгы харап итте дә. Мәктәпне тәмамлагач укуны дәвам итәм – югары белем алам дип калага талпынмады кыз, район үзәгендәге училищега аш-су остасы хәзерли торган бүлеккә укырга керде. Шунда укыганда аларны практикага җибәрделәр, Хәлимә үз авылларындагы колхоз ашханәсенә повар ярдәмчесе булып урнашты. Һәм шушы эш урынында ук колхоз рәисе аны “күреп” алды. 

Җәй вакыты, урак өсте. Повар кызлар урып-җыю эшендә армый-талмый хезмәт куйган эшчеләрне ашаталар. Кырдан ашханәгә кайтып йөреп вакыт уздырмый эш кешесе – кырда ашау бик җайлы көйләнгән. Менә шул эшчеләргә ризыкны хәзерләргә Хәлимә йөри. Аш-су остасын басуларга йөртү эшен берәүгә дә ышанып тапшырмады, “пред”, мондый “җаваплы” эшне үз өстенә алды.

Җитәкче кеше гаять оста телле, матур сөйләшә, теләсә-кемне сүз белән алдап җибәрә белә торган бәндә. Шул теле аркасында районда дәрәҗәле түрәнең кече кызына өйләнеп шушы колхоз рәисе “тәхете”нә утырган зат иде. Тирә-яктагы бөтен чибәркәйләр, хисле-мисле хатын-кыз аның кулыннан үткән, дип сөйлиләр. Хәлимәне дә кулга ияләштерде “пред”, кыр эшчеләренә ризык китергәндә янәшәдәге урманга еш кереп-чыгып йөрер булдылар. “Хатыннан аерылам да сиңа өйләнәм” дип алдап йөртте ул Хәлимәне...

Сабит Хәлимәгә өйләнәм дип йөргәндә яманаты чыга башлаган иде инде. “Пред”тан соң аның эреле-ваклы дуслары да тәмен татыды “пешкән җиләк”нең. Бер уҗымга кергән бозау гел шул якны каера, диләр бит, гаиләле булдым дип кенә элеккеге гадәтләрен ташламады Хәлимә. Сабит тегеләй дә тырышып карады, болай да юлына аркылы төшеп карады – хатынының хәйләкәрлегенә, юмакайлыгына теше үтмәде. Шулай итеп кул селтәде дә, үзе дә “гүләйт итә” башлады.

Ир бер якта, хатын икенче якта йөрде, аерылышыйк дип берәү дә авыз ачмады. Үткән эшкә салават, диләрме әле. Атта да, тәртәдә дә булгач, яшәве җиңелрәк, күрәмсең. Шул арада гаиләдә ике кыз, ике малай үсеп буй җитте. Инде бүген Сабит-Хәлимә гаиләсе үрнәк гаиләләрдән санала. Икесе дә мәчеткә йөри башладылар икән, әнә. Гомер йомгагын ары таба сүткән саен асылга кайтучылар күбрәк булсын иде лә ул!

...Ел саен кар көрәргә чыккач, Сабитның машинасын этеп чыгарганы исенә төшә Тәнзиләнең. Уйларының башы шуңа барып тоташа. Һәр гамәлнең нинди дә булса этәргече була. Кемдер шул этәргечкә каршы тора, үз принципларына тугры кала. Кемдер җил уңаена таба авыша. Тормыш шул бу, тормыш…

Мәүлия Хәсәнова

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading