16+

«Ирем белән яшь аермасы 10 ел. Ул мине карап үстерде»

Моннан 50 ел элек Караборнаш авылында да яшь гаилә төзелә. Авылның комбайнчы егете тәмле куллы, зифа буйлы кызын яр итеп сайлый.

«Ирем белән яшь аермасы 10 ел. Ул мине карап үстерде»

Моннан 50 ел элек Караборнаш авылында да яшь гаилә төзелә. Авылның комбайнчы егете тәмле куллы, зифа буйлы кызын яр итеп сайлый.

Шул көннән бирле Хөҗәт абый һәм Лилия апа Гыйсмәтовлар бер максатта, бер уйда гомер итә. 
Бер урамда гына, 3-4 йорт аркылы яшәгән, күз алдында үскән кызның насыйп яры булуын Хөҗәт абый күңеле белән үк сизә. 

– Хөҗәт белән безнең яшь аермасы 10 ел. Ул мине карап үстерде, бер кая да җибәрмәде. Абыйның дусты буларак, гел өебезгә килеп йөрде. Бәйрәмнәр дә бергә узды. Каршы алды, озатып куйды. Әнә шулай якыннан дуслашып киттек, – ди Лилия апа. 

Киләчәген кала белән бәйләргә теләп авылдан киткән кыз, кабат туган якларга әйләнеп кайта. Казанда кондитер цехында эшләгән кыска гына вакыт та аңа тәҗрибә өсти, тормышның хатын-кыз өчен кирәк булган осталыкларына өйрәтә. 

– Гомер дәвамында янәшәмдә тәмле куллы, олы йөрәкле, ярдәмчеллеге белән аерылып торган Лилиям булды. Бүгенге зур, бердәм гаиләбезнең ныклы үзәгендә ул тора, – диде Хөҗәт абый. 

Лилия апа озак еллар Кильдураз тимер юл кассасында эшли. Хөҗәт абый исә хәзерләүләр конторасында склад мөдире вазифасын башкара. Шул елларда гаилә хәләл көче, тырышлыгы белән йорт төзеп, Каратунга күчеп килә. Биредә дә якын дуслар, җанын бүлеп бирергә әзер күршеләр табалар алар. Туган-тумача өчен дә ишекләре һәрчак ачык. Яннарыннан балалары өзелми. Бу йортның бусагасын үзләренә охшаган килен-кияүләр атлап кергән. 4 оныклары өчен алар иң әйбәт дәү әти һәм дәү әни. 

– Тормыштагы иң зур байлыгыбыз – балаларыбыз. Аларның тормышлары өчен сөенеп, кирәк вакытта булышып яшибез, – диләр Гыймәтовлар. 

Олы кызлары Динә шәхси эшләре белән мәшгуль булса, икенче кызлары Ландышның ярдәмен тоймаган кеше сирәктер. Ул район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Уллары Данис исә башкалада юрист. Үз һөнәрләрен яратып башкаралар, халык рәхмәтен ишетәләр. 

Гыйсмәтовлар актив тормыш рәвеше алып бара. Хөҗәт абый чаңгыда йөри, бассейнда йөзә. Шашка-шахмат ярышларында да еш очратабыз аны. ГТО нормативлары тапшырып, Алтын билгегә дә лаек булды ул. Лилия апа шулай ук хәрәкәттә булырга, саф һавада йөрергә тырыша. Һәр көн саен күршеләре белән скандинавия йөрешенә чыгалар. 

Хөҗәт абый белән Лилия апа бакча серләрен дә яхшы беләләр. Җиләк-җимешләр кар яуганчы уңыш бирә, алар белән бар таныш-белеш сыйлана. Чәчәк-гөлләр иртә яздан матурлык өләшә. Хуҗаларның эчке халәте әнә шулай үсемлекләр аша матурлык булып күңелләргә күчә. 

Тату гаилә серләрен бер-береңне хөрмәт итүдә, кичерә белүдә күрә алар. 

– Һәр мизгелне тыныч кабул итеп, бер-береңә юл куеп яшәсәң, киләчәгең матур була. Бәхет савытының капкачлары һәр кешенең үз кулында, – диләр Хөҗәт абый белән Лилия апа. 

Күршеләре Нурия апа Ибраһимова да алтын күршеләр насыйп булуына шатланып туя алмый. 

– Күршең үзеңнән яхшы булсын дигән әйтем бар. Безнең күршеләребез һәрчак ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмгә әзер торалар. Кулларыннан килмәгән эшләре юк, бик юмартлар. Тормышны яратып яшәүләре дә үрнәк булырлык. Без алар белән инде 30 ел каршы күрше булып яшибез, – ди Нурия апа. 

Ләйлә Шиһабиева, Апас районы
 

Язмага реакция белдерегез

3

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading