Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Эч серемне сезгә ачарга булдым. Бәлки укучылар киңәше миңа алга таба яшәргә ярдәм итәр. Акылдан язам бугай. Ирем белән биш ел бергә яшибез. Балабыз бар. Ирем начар кеше түгел, эчми, тартмый, эш урыны әйбәт, акчаны да яхшы эшли. Былтыр чит илгә ял итәргә дә алып барды. Нәрсә җитми инде тагын сиңа, нәрсәгә зарланасың дисезме? Ул артык таләпчән. Менә берничә генә мисал китерәм.
Аның эштән кайтуына ашарга пешереп торам, югыйсә үзем дә эштән арып кайткан булам. Ә ул нигә бу кәстрүлдә пешердең инде, кечкенәсе дә бар иде бит, хәзер менә суыткычка сыймый, нигә ике көн рәттән кәбестәле аш пешерәсең, ди. Аш кайнаррак булса, «Юри, мин ашамасын дип кайнарлаткансыңдыр», дип чыгып китә. Савыт-саба торганны күрсә, шунда ук, «ник ул юылмаган, ник вакытында эшләмисең», дип зарлана. Идәндә чүп бөртеге тапса, нидер мыгырдана-мыгырдана аны алып ташлый да тагын менә чүп, күзәтеп, әйтеп тормасаң, чүп оясында калабыз, дип сөйләнә. Еш кына кигән киемемне, прическамны яратмый. Берсендә туйга барыр алдыннан нык кына кәефемне кырды. Бергәләп сатып алган күлмәкне туй көне килеп җиткәч кенә, «Килешми дә бит бу сиңа. Ни дип алдың, фигураң кеше төсле булмагач, нигә кирәк булды мондый тар күлмәк», дип бәйләнде. Елап, шешенеп беттем. Гомумән, юктан сәбәп таба ул, бала авырса, мин гаепле, төнлә уянып еласа, тагын минем аркада, аның чалбары сүтелсә, мин вакытында күрмәгәнмен икән, моның өчен шундый каты тавыш куба инде, әйтерсең лә кияргә башка чалбары юк. Элек мин аның бу гадәтенә ничектер бик игътибар бирми идем, ә бәлки ул андый булмагандыр да, тик соңгы вакытта бик кызып китүчән, бәйләнчек иргә әйләнде. Минем әти-әниләрне яратмый, туганнарым белән артык аралашмый, кунакка килсәләр дә, авызына су капкандай, сүз дәшми, елмаймый утыра. Әйтә, бәхәсләшә башласаң, үзең барысына да гаепле, син мине шул дәрәҗәгә җиткерәсең, дип битәрли. Ә мин нишлим инде, ашарына әзер, кере юылган, бала белән шөгыльләнәм, азмы күпме акча эшлим, анысын да уртак кассага салып барам әле. Үземә эчке кием аласы булса да, аннан рөхсәт сорыйм. Кыскасы, мине мондый тормыш туйдырды. Бүген тагын нәрсә әйтер икән инде дип куркып арыдым. Нишлим, аерылыйммы икән әллә? Минем дә кеше кебек яшисем килә бит, мин дә эш аты гына түгел. Чын хатын-кыз итеп тоясым килә үземне, соңгы тапкыр бергәләп балага өч яшьтә циркка барган идек, инде баланың мәктәпкә барыр чагы җитә. Кибеткә дә бергә чыккан юк. Берәр киңәш бирсәгез иде.
Сабадан Лилия Г.
Исламия Мәхмүтова, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
- Түзеп карасын. Аерылышу ул - соңгы чик. Бәлки ире яратмый башлагандыр, ә бәлки читтә берәүне тапкандыр. Аерылышу бала өчен бик авыр булачак. Дөрес, бала дип кенә дә түзеп яшәп булмый. Көн саен кимсетеп торган ир белән яшәү зур газапка әйләнергә мөмкин. «Нәрсә ошамый, нишлим, нәрсәне үзгәртим?» кебек сораулар белән ирнең күңелендәгесен ачып карарга була. Мин яшь чагымда бер егет белән танышкан идем. Ул мине театрга алып барды. Юлда барганда гына 45 тиенлек билетны берничә кат чыгарып күрсәтте. Шунда ук сөйләшү манерасыннан да бу егетнең саран, вакчыл икәнлеген аңлап алдым. Башка аның белән очрашмадым. Моңа кадәр бу парлар матур торганнар бит, хәзер генә нигә аралары бозылды икән? Гаилә мөнәсәбәтләрендә киңәш бирү бик четерекле, үзләре барысын да уртага салып ачыкласыннар иде.
Гөлнара Ибраһимова, «Сердәш» республика психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә психолог:
- Минемчә, монда хатын-кыздан бигрәк ир-атта гаеп. Һәр кеше күңелендә нәрсә тулган, шуның белән уртаклаша. Бу вакытлыча күңел халәте булырга мөмкин. Бәлки ир-ат барысын да сөйләп бетермидер. Икенче яктан, бу хәлләрне хатын-кызның ничек кабул итүе. Бәлки ир-атка игътибар, мәхәббәт җитеп бетми торгандыр. Үзенә игътибар җәлеп итәр өчен ул шулай юк-барга бәйләнә. Үз- үзенә ышанмаган кешеләр, гадәттә шулай кылана. Төптәнрәк уйлап карасак, бу кешеләр кайчандыр яратышып өйләнешкәннәр бит инде. Бер-берсен тулындырып яшәгәннәр.Бәлки ир-ат хатынын кимсетеп күңел халәтен тигезли, үзенә җитмәгән балансны аладыр. Барысын да ачыклау өчен иң яхшысы - психологка мөрәҗәгать итү. Сөйләшү барышында үзләре белмәгән нәрсәләр дә ачыла бит ул.
Мансур Мифтяхов, «Зәңгәр» мәчетнең имам хатибы:
- Аерылышу мәсьәләсенә килгәндә, хатын-кыз ислам динендә үз теләге белән аерылып китә алмый. Моның өчен бик кискен сәбәпләр булса гына, әйтик, ирең бертуктамый хәмер куллана, кул күтәрә яки ирлек көче юк, хатынын канәгатьләндерми, менә бу очракларда аерылырга мөмкин. Әмма, гомумән, бары ир кеше өч тапкыр «талак» әйткәннән соң гына хатын-кыз ирекле санала. Сабырлык кирәк. Тормышта төрле хәлләр була. Бу хатын түземле булсын иде. Никахка тугры булыйк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Минем исемем Илусе. Татар хатыннары артык тыйнаклыгы белән аерылып тора. Гел ойде чиста булсын,аш пешсен,бала караган булсын. Бик дорес! Ләкин матур кулмеклеренне киеп,жаным кайтынмы,дип кочаклап аласынмы иренне? Курчак кебек чагыгыз! иренне яратырга ойренсен-барда эйбет булыр
0
0