16+

Иремнең дус кызы бездә яшәргә җыена

Ирем ерак бер шәһәрдән Казанга күченеп килгән. Монда укыган да, эшкә урнашып шушында төпләнеп калган. Аның бергә уйнап үскән балачак дусты бар һәм ул – хатын-кыз. Алар бүгенге көнгә кадәр бик тату, язышмаган көннәре юк.

Иремнең дус кызы бездә яшәргә җыена

Ирем ерак бер шәһәрдән Казанга күченеп килгән. Монда укыган да, эшкә урнашып шушында төпләнеп калган. Аның бергә уйнап үскән балачак дусты бар һәм ул – хатын-кыз. Алар бүгенге көнгә кадәр бик тату, язышмаган көннәре юк.

Хәтта балабыз тугач та, ирем бу шатлыклы хәбәрне иң беренче булып дустына хәбәр иткән. Мин моны аннары аның телефоныннан карап белдем. Язышуларында андый-мондый темалар юк, ләкин ирем вак кына проблема буенча да дусты белән киңәшләшә. Баланың фотоларын да аңа җибәрә.

Беркөнне ирем дустының Казанга күченәчәген әйтте. Имеш, баштагы вакытта ул бездә яшәп торачак, чөнки монда башка туганнары, дуслары юк. Аның ни өчен Казанга килүе көн кебек ачык! Ул ирем янына килә, аңа якынрак булырга тели. Аның бездә яшәвенә каршы булуымны иремә әйттем, ул тыныч кына кабул итте кебек. Әмма ул монда килсә, алар барыбер күрешеп торачак.

Ир белән хатын-кыз арасында дуслык була аламы ул? Мин моңа бик шикләнәм. Иремне ул кызга бирергә теләмим. 

Алсу, Казан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

3

4

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    2

    Була нишләп булмасын ди. Балачактан дусты булган бит ник көнләшәсез аннан. Аңа өйләнәсе килгән булса сиңа өйләнмәс иде

    • аватар Без имени

      5

      0

      Минем кызымнын ир-атлар белэн дуслыгы бар,алар анардан кинэш сорый,ул алардын.Алар кызлары турында сойли,ул узенеке турында.Ойлэнгэннэре белэн сирэк,бик кирэк булганда гына кинэш сорый.Нинди генэ якын дус булса да,гаилэле ир белэн ботен вак-тояклэр турында сойлэшу килешми билгеле,бэбще дорес хэл тугел бу.Ничек дус хатынны оенэ кертергэ,ЯШЭРГЭ!Уз акылындамы икэн ул ир , тегесе дэ,ни бите белэн яшэргэ килер икэн???!!! Риза булмагыз,дорес хэл тугел бу,узегезнен законлы ирегезне ,доммэ дом сукыр булып ул хатынга бирэ курмэгез,аралашуларына чик куерга кирэк. Башка сыймый торган хэл бул. Минем яшь вакытта иптэш кызым белэн,торыр урыныбыз юк иде.Егетем эйтте,мина килегез торырга,дип.Мин бармадым,чонки мин анарга кияугэ чыгасы идем,нэрсэ буласын белдем,подругам бик чая иде,мин йомшаграк.

      • аватар Без имени

        14

        0

        Дусты була алмый, ул монда так просто гына килми, каты торыгыз, алар кеннэн кен якыная балалар как мужчина и женщина

        • аватар Без имени

          12

          3

          Дуслык, бер тубэ астында яшэгэч, мэхэббэткэ эйлэнэ инде.

          • аватар Без имени

            9

            0

            Нинди дус лык булсын инде бу. Нэрсэгэ килгэн билгеле бит. Б нэ кызга тимер бастырырга кирэк. Вэт аннары бетэ дуслыклары.

            Мөһим

            loading