16+

Иремне фахишә белән күргәч, өйдән куып чыгардым...

Безнең гаилә – авылдагы үрнәк, дәрәҗәле гаиләләрнең берсе. Әти-әни мине яратып, кадерләп үстерде, олыларга, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләде. Мәктәптә укыганда, күрше авыл егетенә гашыйк булдым. Ул бик гади гаиләдән иде, шуңа күрә аны яратуымны әниләргә сиздермәдем. Кабул итмәсләр дип курыктым.

Иремне фахишә белән күргәч, өйдән куып чыгардым...

Безнең гаилә – авылдагы үрнәк, дәрәҗәле гаиләләрнең берсе. Әти-әни мине яратып, кадерләп үстерде, олыларга, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләде. Мәктәптә укыганда, күрше авыл егетенә гашыйк булдым. Ул бик гади гаиләдән иде, шуңа күрә аны яратуымны әниләргә сиздермәдем. Кабул итмәсләр дип курыктым.

Укытучы буласым килде һәм шушы юнәлеш буенча шәһәрдә укырга кердем. Илдар (исемен шулай дип әйтик) авылда калды, чөнки аның укырга керергә мөмкинлеге булмады. Мин авылга ялга кайтканда, качып кына очраша идек. Әйтәм бит, әниләр белмәсен дип бик курыктым, Илдарның гаиләсе безгә тиң түгел иде. Тик йөрәккә әмер биреп булмый, яраттым мин аны.

Соңгы курста укыганда, әни янына килеп утырдым да, әкрен генә: “Әни, мин кияүгә чыгам...”, - дидем. Өебезнең бусагасында кыз сорарга килгән Илдарны күргәч, әти белән әни сүзсез калды. Тавыш чыгармасалар гына ярар иде дип борчылдым. Әмма бездә шундый тәрбия: килгән кешене кире бору юк, бигрәк тә кунакны кунак итү шарт. Аннан соң алар бердәнбер кызларының бәхетенә каршы төшәргә теләмәгәндер дип уйлыйм. Табын артында утырган Илдарның тупас шаяруларына да алар күз йомды...

Туебыз гөрләп узды. Без шәһәргә күчендек, анда әтием алып биргән фатирда яшәдек. Нәкъ тугыз айдан кызыбыз дөньяга аваз салды. Бала мәшәкатьләренә чумып, иремнең үзгәргәнен тоймадым. Ул юньләп бер җирдә эшләмәде, булган акчасын эчүгә тотты. Бер җиргә урнашып, бер атна эшләгәч эшеннән куылды. Һәм шулай күп тапкырлар дәвам итте. 

Болай булмый дип, баланы шәхси балалар бакчасына урнаштырдым да, эшкә чыктым. Бик дәрәҗәле мәктәптә эшлим, хезмәт хакым да әйбәт. Аның каравы, эше дә күп, өйгә ияреп кайта. Ә өйдә, үзегез беләсез, бала көен көйлисе, ашарга пешерәсе, өйләр җыештырасы – эш җитәрлек. Исерек ир белән тору кыен булса да, баламның әтисе дип түздем. Балам да үземә охшаган шул, бик сабыр. “Әнием, әти исереп кайтса, тавышланма. Алайса тагын өйдән чыгып китә”, - дия иде сабыем.

Сабырлыкның да чиге була. Иремне бер фахишә белән күргәч, чыдарлыгым калмады. Киемнәрен җыйдым да, өйдән куып чыгардым. Теге кызый исерекнең нәрсәсенә кызыккандыр инде, белмим. Йөзенә карарлыгы калмады, кесәсендә акчасы да юк. Ә мин бит яшь, чибәр Илдарга гашыйк булдым. Ә ул Илдардан хәзер берни дә калмады... 

Ләйсән Д.

Язмага реакция белдерегез

18

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading