Балаңның гомере үзеңнән алда өзелү язмыш сынавының иң ачысыдыр. Тормыш кайчакта бик мәрхәмәтсез тә булып куя шул.
Мондый мизгелдә кайдан көч алырга, ничек яшәргә, ничекләр сынмаска?
2 сентябрьдә Лениногорск – Чирмешән юлында Иске Иштирәк авылы кызы, 18 яшьлек Ләйлә Сираева юл һәлакәтенә очрап һәлак булган.
Нәкъ күбәләк сыман
Бала югалту кебек үзәк өзгеч фаҗигане үз башыннан кичергән Гүзәл апа Сираева телефоннан үтенечемне ишетүгә, тавышы мизгел эчендә үзгәрде. Сизеп торам – кабат барысын да уйдан кичерде ул.
– Ярам бик тирән, Ләйләмне уйламаган минутым да, сәгатем дә, көнем дә юк, – дип башлады сүзен Гүзәл ханым. – Кайдан башларга да белмим. Ерактанрак тотыныйм әле... Мин Яңа Иштирәк авылыннан, 1996 елда Иске Иштирәккә килен булып төштем. Ирем Азат белән урамга кич утырырга чыккач таныштык. Төп йортта яшәдек, каенанам белән каенатам төрле чирдән бер-бер артлы китеп бардылар. Азат белән 25 ел бергә яшәдек. 1997 елның 12 маенда улыбыз Алмаз, 2005тә Ләйләм туды. Иремне ике ел элек югалттым. 10 августта ике еллыгын үткәрдек кенә әле. Балаларыбызны бик яратып үстердек. Аралары 8 яшь булса да, бик дус-тату иделәр. Бер-берсе өчен үлеп тордылар, кечкенә чактан Алмаз сеңлесен карап үстерде. Кич буе нидер сөйләшәләр, мин кергәч туктый үзләре. Ләйләбез нәкъ курчак кебек инде. Кечкенә чагында да ул мине берничек җәфаламады: еламады, көйсезләнмәде. Үсмер чагында да гел янымда булды. Күз карашы белән аңлашып яшәдек. Шулкадәр ипле, җайлы, акыллы иде. Дуслары бик күп булды. Бөтен кешегә яхшылык эшләргә тырышты. Очып йөри иде, нәкъ күбәләк сыман. Танылган фотограф булырга хыялланды. Үзе акрын да сыман, ә шул ук вакытта мизгел эчендә эшләп тә куйган була. Ашарга пешерергә дисеңме, хуҗалыктагы мәшәкатьләр булсынмы... Туй яки никах төшерергә китә, эше өчен түлиләр, кайтышлый тота да, бер букет алып кайта: “Менә, әни, сиңа алдым”, – ди. Күңелем төшкәнен күрсә, тортлар пешереп, шарлар өрдереп куя, үзенчә бәйрәм оештыра. Мәктәптә дә уку алдынгысы булды, әллә кемнәр белән аралаша, таныша. Үз баламны мактап утырудан түгел бу сүзләр. Ничек бар, шулай бәян итүем. Укудан кайткан гына әле, инде ашарга пешерә, өйләрне җыештырып куя. Һәр нәрсәгә үз зәвыгы булды, мәктәптә “Соңгы кыңгырау”га кияр өчен икәү бергә барып костюм алдык. Шул костюмда авариягә очрады.
Үсмер чагында ук фотограф булырга хыяллана Ләйлә. Чын рәссам, башкалар күрми дә, сизми дә кала, ә ул аны фотога төшерә дә, чын сәнгать әсәре килеп чыга. Аралашучан була кыз, шуңа күрә барысы да аны ярата. Һәркемне җәлеп итә белә. Кояш кебек. Ләкин нурлары бик нык иртә сүнә...
“Обгон да булмаган, диләр”
– Ләйлә 2023 елны мәктәпне тәмамлады. Абыйсы белем алган Казан энергетика университетына читтән торып укырга керде. Аңа фатир арендаладык. 27 августта кызымны Казанга илтеп куйдык. 28-29 августта фотографлар өчен үткәрелә торган мастер-класска язылган иде ул. Ике көн укыды шунда. Үзе яшәгән урыныннан ерак түгел фитнес-клубта эш тапкан иде. Җомга көнне эшенә барды, шимбә көнне абыйсы белән авылга кайттылар. Алмаз белән бәрәңге алып калдык. Ә Ләйләнең көндезге 12гә Лениногорскига никах төшерергә заказы бар иде. “Туй төшереп кайткач кына чыгарсың әле”, – дип аны бакчага чыгармадым. Өйдә безгә ашарга пешереп йөрде әле ул. 8 март туган көне аның. Алдан ук, машина йөртү таныклыгын алыр өчен укып куйган иде. 9 март көнне “права”ны барып алдык та. Язга таба машина йөртергә үзлегеннән өйрәнде, мине дә Лениногорскига алып барып кайта иде. Әтисенең пенсиясе җыелып килде, үзе фотоларга төшереп акча эшләде. “Кешегә ялынып торганчы, заказаларга үзем барыр идем”, – дигәч кулдан гына “Лада Гранта” машинасы алдык. Өйгә кайтканда Керкәле дигән авыл янында бәгырем фаҗигагә юлыккан.
Җанөшеткеч хәбәрне Гүзәл апага улы Алмаз җиткерә. Моңарчы аңа бу хакта Ләйләнең йөргән егете Адель шалтыраткан була.
– Өстебездә ни бар шулай чыгып йөгердек, – дип сөйләвен дәвам итте кызын югалткан әни. – Бездән 15 чакрым ераклыкта ул урын, ничек барып җиткәнне дә хәтерләмим. Сөйләп бетергесез... Улыма: “Зинһар, тотып кара әле, бәлкем, исәндер”, – дип кат-кат ялварам. Ләйләм машинасы эчендә, алда утыра иде. Муен сөяге сынган, диделәр. Экспертлар килмәгән иде әле. Авыл фельдшеры килеп дарулар бирде. Җан биргән баламны машинага алып салганнарын күрмәдем. Карый алмадым. Үзебезнең машинага алып барып утырттылар. Кан басымым күтәрелде. Соңыннан бик аптырадык инде, туры юл бит, нишләп кырыйга киткән. Обгон да булмаган, диләр. Үзебез күрмәгәч, чынлыкта ни булганын белеп бетермибез. Ләйлә килеп бәрелгән машина йөртүче безнең белән элемтәгә чыкмады. Кызым гаепле, ди хокук сакчылары. Ничек килеп чыкканын булса да сөйләсен иде “Газель” йөртүчесе. Хастаханәдә бугай ул. Ләйлә аның полосасына барып кергән. Теге шофер туры килгән, әлегә тикшерү бара. Моңарчы ялгыш бер шик, төш тә кермәде бит. Берни сизенмәдек. Берничә ел элек күрше авылда яшәүче гаилә юл һәлакәтенә юлыгып мәктәп яшендәге ике балалары үлгән иде. Әлмәткә балалар өчен мәктәпкә киемнәр алырга барышлары булган. Ике бала бит ул, бәгырь җимешләре. Шул сабыйларның әниләрен күргән саен җаным сыкрый иде. Ничек түзә икән бу хатын дип гел җәлләдем үзен. Аны аңлыйм инде хәзер. Ул кичергән хәсрәт үземә дә килде. Ничек ышанырга кирәк баламның юклыгына?! Каберенә үзем кереп ятарлык булдым инде... Шулкадәр кинәт булды бит. Бер көн эчендә бар нәрсәм җимерелде. Тормышның яме, кызыгы калмады... Шулкадәр сагынам Ләйләне! Мәңгелек ярам... Берничек төзәлә торган яра түгел ул. Вакыт та дәваламый аны, шулай йөрәктә әрнү булып йөреп, үзем белән китәчәк яра...
Киткән артыннан китә алмыйсың...
– Нәрсә белән юанырга, ничек яшәргә? Әйтүе кыен... Хәсрәт килгәч, кеше үз-үзенә йомыла, диләр. Йомылу да түгел ул... Бу хәлгә бик озак ышана алмадым. Йокламыйча гел аны көттем. Теләсә нинди тавышка сикереп тора идем. Кеше кергән саен, Ләйлә кайтты дип уйлыйм. Ишектән башын тыгар да: «Әни!» – дип дәшәр төсле. Әле эшкә чыктым. Онытылып торам. Хәер, онытылу да түгел бу, хәсрәтне аз гына читкә куеп тору гына. Киткән артыннан китә алмыйсың, диләр. Һич кенә дә тынычлана алмыйм бит. Өйгә кайткач, тагын барысы да искә төшә. Сөйләгән сүзләре, шаярулары... Фотолары гел каршымда: ятсам да, торсам да аның белән сөйләшәм. Җанымны суырып алдылар да, шулай йөрим менә хәзер, – ди Гүзәл апа сыкранып.
Алда әйткәнебезчә, Ләйләнең үлеме турында аның сөйгәне Адель хәбәр итә. Егет белән кыз өч ел очрашып йөргән. Сөйгәнен югалткан егеткә шалтыратырга кыюлыгым җитмәде. Гүзәл ханым сүзләренә караганда, Адель кайгысыннан арына алмый. Эшендә дә ял алган. Медицина көллиятен тәмамлагач, егет шифаханәгә массаж ясаучы булып эшкә урнашкан булган. Казанда читтән торып укый икән. Быел диплом алу белән үк Ләйлә янына Казанга күченергә, шунда эшкә урнашырга дип хыялланган...
– “Адель белән чиксез шатмын, аның белән кайда гына булмадык, әни. Ул булмаса, мин ул урыннарны ничек күрер идем”, – дип әйтә торган иде Ләйлә. Быел Сочига барып ял итеп кайттылар. Ләйлә иптәш кызлары белән чыгып китсә, гел борчылып, шалтыратып тордым. Адель белән булганда күңелем тыныч иде. Кызымны җирләгән вакытта да Адель дә, аның әти-әниләре дә безгә бик булышты. Көн дә кызымның каберенә йөри икән. Әле шул көннәрдә генә безгә дә төшкән иде. Ләйлә белән төшкән фотоларыннан фотоальбом ясатканнар. Шуны безгә күрсәтте, – ди Гүзәл ханым. – Белгән догаларыңны укы, җиңелрәк булыр, диделәр. Догалар укыйм да азрак тынычланам... Тагын... Тагын гыйбрәтләр алам. Үзем генә түгел бит, мондый хәсрәтле кешеләр байтак. Һәрберсен күңелемнән уйлап, барлап чыгам. Шулай юанам дип әйтсәм, дөрес булмас. Юк, юану түгел бу, әмма сүзен белмим...
Япь-яшь кызның фаҗигале үлеме Лениногорскида яшәп иҗат итүче шагыйрә Гөлфия Шәйдуллинаны да битараф калдырмаган. Ул Ләйләгә багышлап шигырь язган.
«2 сентябрь... 2023 ел. Аяз көнне яшен суккандай булды. Куркыныч хәбәр бик тиз таралып өлгерде. Күбәләктәй нәфис, җилдәй җитез, уңган-булган, бар яклап та килгән, тырыш, быел гына мәктәпне тәмамлаган, әле дә күз алдында булып, сабырлыгы, тыйнаклыгы, пөхтәлеге белән аерылып торган нәфис кызчыгыбыз, Ләйләбез авариягә эләгеп һәлак булды. Язмыш үзенең канатларын җәеп Ләйләбезне үзенә тартып алды. Бу дөньяга, сабый кунакка бик азга гына килгән булып чыкты. Аллаһы Тәгалә аны кире үз куенына алды. Ләйләнең урыннары җәннәтнең иң биек урыннарында, түрләрендә булсын”, – дип язган ул.
Ләйлә карады Аделенә назлап,
Адель сулый алмый Ләйләсез.
Күзләр тидеме соң әллә сезгә,
Бер-берегезсез хәзер нишләрсез?
Боек төнбоектай күз карашың,
Сабырлыгың бишкә бүлерлек.
Уңганлыгың халык мактап сөйли,
Хыялларың гөлләр үрерлек.
...Назлы язда машиналы булдың,
Шаян җилдәй уйнаклап йөрдең.
Аделеңне чиксез сөя идең,
Бәхетеңне тик анда күрдең.
Керкәленең биек тау битләре,
Киртә куеп сине туктатты.
Кызын көткән ана йөрәгенә,
Шул минутта, дөрләп ут капты.
...Язмыш сынауларын үтә, үтә,
Җәннәтләргә китеп барышың.
Йөрәкләргә әрнү сыкрау биреп,
Өелеп калды сары сагышың.
Оҗмах түрләрендә урының булсын,
Һәрбер дога барып ирешсен.
Әтисе дә каршы алып торсын,
Сөйгән сабые барып күрешсен.
Комментарийлар
0
0
Без слез не почитаешь, жалко детей. Им её жить та жить. Дай бог родителем терпение. За какие грехи
0
0
0
0
Бала хэсерэтен бер кемгэдэ курегэ язмасын бер Аллам. Авыр бик авыр
0
0
0
0
Урыннары жэннэтлэрдэ булсын балакайнын! Бала кайгысыны кичергэн аналарга Аллахтан сабырлыклар телим. Эйтеп, анлатып булмый йорэк эрнулэрен, йа раббым ярдэменнэн ташлама!
0
0