Бүген смартфоннарсыз, планшетларсыз һәм компьютерларсыз тормышны күз алдына китерү кыен.
Телефонны биш минутка гына кулга алдың, баксаң, берничә сәгать вакыт узган да киткән. Күбебезгә таныш хәл бу. Әмма бүгенге көндә бу гадәти күренешкә әверелсә дә, моны игътибарсыз калдырырга ярамый. Вакытны контрольдә тота алмау - гаджетларга бәйлелек турында сөйли торган беренче билге. Күңелсез булганда, куллар ирексездән телефонга үрелә икән, монысы инде психологик бәйлелек булуның тагын бер күрсәткече.
Бүген смартфоннарсыз, планшетларсыз һәм компьютерларсыз тормышны күз алдына китерү кыен. Алар ярдәмендә без эшлибез, укыйбыз, аралашабыз һәм ял итәбез. Әмма цифрлы технологияләр белән бергә җәмгыятькә гаджетларга бәйлелек проблемасы да килеп керде. Белгечләр әйтүенчә, бу күренеш балаларның да, олыларның да психик, неврологик һәм физик сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Шуңа да карамастан, белгечләр гаджетлардан тулысынча баш тартуны дөрес юл дип санамый. Иң мөһиме – аларны аңлы һәм җаваплы рәвештә кулланырга өйрәнү.
Гаджет кайчан проблемага әверелә?
Республика клиник наркология диспансерының психологик лабораториясе мөдире Лилия Зайцева сүзләренчә, балада бәйлелек бармы-юкмы икәнен ачыклау өчен аның эмоциональ халәтенә игътибар итәргә кирәк. Әгәр гаджет кулланганнан соң, ул артык ярсый, кәефсезләнә, борчыла яки тиз кызып китә икән, димәк, нерв системасы артык йөкләнеш кичерә.
Лилия Зайцева ата-аналарны телефонны көч белән тартып алу тактикасыннан баш тартырга чакыра.
– Бала виртуаль дөньяга уен өчен генә чуммый. Анда ул үзен куркынычсызрак, мөһимрәк һәм уңышлырак итеп тоя. Шуңа күрә иң нәтиҗәле юл – кызыклы альтернатива тәкъдим итү, – дип аңлата ул.
Ни өчен виртуаль дөнья шулкадәр җәлеп итә?
Казан шәһәренең 8 нче балалар хастаханәсенең өлкән яшьтәге балалар бүлеге мөдире Резеда Шиһабетдинова фикеренчә, виртуаль киңлектә кеше күп көч куймыйча уңай эмоцияләр ала.
– Гаджетлар һәм социаль челтәрләр тиз арада канәгатьлек хисе тудыра. Моның өчен тырышырга да кирәкми. Шуңа күрә балалар реаль тормыштагы эшчәнлеккә караганда виртуаль мохитне ешрак сайлый, – ди табиб.
Белгеч гаджет бәйлелеге булмавын күрсәтүче өч мөһим билгене дә атый: • тере аралашу булу; • физик активлык; • иҗади кызыксынулар булу.
Әгәр бала тормышында бу өч компонент саклана икән, бәйлелек куркынычы күпкә түбәнрәк була.
Йокы, хәтер һәм игътибар зыян күрә
Гаджетларның артык күп кулланылуы нерв системасы эшенә дә тәэсир итә. Резеда Шиһабетдинова сүзләренчә, табибларга мөрәҗәгать итүнең иң еш очрый торган сәбәпләренең берсе – йокы бозылу. Смартфон һәм планшет экраннары организмда йокы өчен җавап бирүче мелатонин гормоны эшләп чыгарылуын киметә. Нәтиҗәдә, бала озак йоклап китә алмый, йокысы сыйфатсызлана.
Моннан тыш, белгечләр түбәндәге проблемаларны күзәтә: • игътибар туплау сәләте кимү; • хәтер начараю; • борчылучанлык арту; • эмоциональ тотрыксызлык; • үз-үзеңне контрольдә тоту авырлашу.
Белгечләр аеруча баш миенең префронталь кабыгына йогынты ясалуын билгеләп үтә. Нәкъ менә әлеге өлеш кешегә карарлар кабул итәргә, үз гамәлләренең нәтиҗәләрен алдан фаразларга ярдәм итә.
Озак вакыт дәвамында гаджетларга артык бәйлелек баш авыртуына, мотивация югалтуга һәм социаль изоляциягә китерергә мөмкин.
Күзләр дә зыян күрә
Балалар республика клиник хастаханәсенең табиб-офтальмологы Гүзәл Закирова бүгенге көндә күз табибларын иң нык борчыган проблемаларның берсе – балалар арасында ерактан күрүе бозылу (миопия) кискен артуы икәнлеген әйтә.
– Бала экранга озак вакыт якыннан караганда күз мускуллары даими киеренкелектә кала. Вакыт узу белән бу миопия үсешенә китерә, – дип аңлата ул. Табиб сүзләренчә, миопия күзлек киеп кенә төзәтелә торган вак проблема түгел. Аның авыр формалары күз төзелешендә җитди үзгәрешләргә китерергә мөмкин. Моннан тыш, соңгы елларда балалар арасында гаджетларны артык куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән кылыйлык очраклары да еш күзәтелә.
Гүзәл Закирова фикеренчә, смартфоннар һәм планшетлар мөмкин кадәр азрак кулланылырга тиеш. Уку һәм мәгълүмат алу өчен зуррак экраннарга өстенлек бирү файдалырак.
Ата-аналар нәрсә эшләргә тиеш?
Белгечләрнең барысы да бер фикердә: профилактика бала белән түгел, ә олылардан башланырга тиеш.
Лилия Зайцева гаиләдә уртак кагыйдәләр булдыруны тәкъдим итә: • аш вакытында телефон кулланмаска; • йокы бүлмәсенә гаджетлар алып кермәскә; • кичке сәгатьләрдә экран вакытын чикләргә; • гаилә белән гаджетсыз аралашу өчен вакыт бүлеп куярга.
Иң мөһиме — бу кагыйдәләрне балалар гына түгел, ата-аналар да үтәргә тиеш.
Балалар олыларның үз-үзен тотышын кабатлый. Әгәр әти-әниләр буш вакытларын телефон каршында үткәрә икән, баладан башкача тәртип көтү кыен.
Комментарийлар