16+

Каенана үз өемдә мине хуҗабикәгә санамый

Каенанам белән каенатам безне шулкадәр “яраталар”, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кунакка киләләр. Кичке сәгать 9да килеп керергә мөмкиннәр. Ә бит ул вакытта балаларны йоклатырга кирәк, иртән бакчага барасы бар.

Берәр яңа савыт-саба яки кием күрсә, каенана “акча туздырасыз” дип шелтәли башлый. Бервакыт чүплектәге чекны актарып чыгарып, күзлекләрен киеп нәрсә алганны тикшереп утырды. “Ник шундый кыйбатлы әйберләр алдың?”, “Бу нәрсә бар иде бит инде сездә” һ.б. 

Әле моңа өстәп, каенана без яши торган фатирны сатып, ике гаиләгә бер йорт алырга өнди. Иремне дә әкренләп күндерә башлады. Ә минем алар белән бер түбә астында яшисем килми. Үз өемдә дә мине хуҗабикәгә санамый, ә бергә яши башласам, бөтенләй көн бетәчәк. 

Рәзилә З.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading