Башта ышанмадым, башка кеше белән бутыйдыр. Тик, кыяфәтләрен, кайда эшләвен әйткәч, шик калмады. Өйләнгән! Әле ярый, кояш күзлеге кигән идем, юл буе елап кайтуымны сизмәделәр.
Авыл башында Азат белән бергә утырган чирәмлеккә җиттем. Карт талга сөялдем дә шашып елыйм: “Син дә күрдең бит талым, ярата кебек иде... Шул дәрәҗәдә уйнап “булмый”. Тел сөяксез, сөйләр. Ә менә күз карашлары...”
Көчкә кайтып җиттем. Өйдәгеләргә сиздермәскә тырышам. Телефонымны сүндердем. “Авырыйм, уятмагыз, яме”, – дип йокларга яттым. Нинди йокы ул?! Мендәремне кочаклап үксим. Әнинең коты алынды, аңа барысын да сөйләп бирдем. Мескенем, инде ул да кайгырырга тотынды. Шулай булуына ышанмый да. Азатны бик ошаткан иде. Гомеремдәге иң озын төн шул булгандыр. Күзгә йокы керми. Капка төбенә ничә тапкыр машина килеп китте – ул йөри, сизеп ятам.
Икенче көнне кич белән күрше кызы кергән. “Безгә кер әле, әни чакыра”, – ди. Чыксам, Азат басып тора. “Ни йөзең белән килдең? Хатының, балаң янына ничек кайтып күренәсең?” – дип кире борылган идем, Азат юлыма каршы төште:
– Гафу ит, зинһар! Мин сөйләргә курыктым, башка очрашырга теләмәссең дип уйладым. Без бергә тормыйбыз. Мин аны яратмадым да, йөкле булганы өчен генә өйләндем.
– Тагын ялган! Узган атнада гына балаң белән бергә урамда йөргәнсең!
– Кызымны гел үзебезгә алып кайтам. Бик якын ул миңа, аның гаебе юк бит...
Шулай диде дә, мине кочаклап елый башлады. Беренче тапкыр ир-егетләрнең елаганын күрдем. Гафу иттем... Тагын берәр ай очрашып йөрдек. Тик тиздән барысы да бетәчәген аңлый идем. “Казанга кил, әйдә”, – дим. Ә ул ялгыз әнисен калдырырга теләми. Өстәвенә кызы янында да еш була. Ә мин көнләшүдән үләм! Соңгы кайтуымда күрешмәдек. Апалары килгән: “Хатының, балаң бар! Нәрсә җитми сиңа?” – дип сүккәннәр. “Бүген килә алмыйм инде, ачуланма. Өйдә тавыш”, – ди.
Тагын бер төн елап чыктым. Һәм башка очрашмаска дип үз-үземә сүз бирдем. Бәлки авылга кайтып яшәргә дә күнәр идем, тик хатыны белән баласы һәрвакыт безнең арада булачак. Аннан, туганнары да мине гаилә бозучы дип кабул итәчәкләр. Әти-әнием, якыннарым да миннән башканы көтә: яхшы егеткә кияүгә чыгып, матур гаилә коруны.
Ахыры үкенечле бетсә дә Азатны очратуыма үкенмим, шулай булып чыкса да. Аллага шөкер, сафлыгымны югалтмадым. Юкса өйләнгән ирләргә бер нәрсә генә кирәк дисәләр дә. Чын хисләр иде безнең арада. “Мәхәббәт өчен көрәшергә кирәк”, – диләр. Мин килешмим һәм көрәшергә теләмим дә. Миңа – 23, аңа 25 яшь. Икебез дә аңлыйбыз: юлларыбыз бер түгел. Узган атнада соңгы тапкыр телефоннан сөйләштек: “Юлыңа яхшы кешеләр очрасын, бәхетле бул. Син аңа лаек”, – ди. Мин дә чын йөрәгемнән аның бәхетле булуын телим. Азат бик матур җырлый, сәгатьләр буе җырлап утыра иде. Соңгы күрешүебездә дә: “Яннарыңа килә алмыйм, Синсез дә яшәп булмый”, – дип җырлап утырды. Яшәргә кирәк, җаным, башка чарабыз юк...
Тагын үксеп елыйм. Әллә ничә тапкыр бүлендем инде. Ходайдан бүтән очрашмасак иде дип сорыйм. Оныта алсам иде сине, Азатым...
“Җимешең”.
Чыганак: "Шәһри Чаллы"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
5
2
Булган хәл микән?Кайчан булган хәл икән?Саф Мәхәббәт беркайчан да онытылмый ул.Мәхәббәтсез тормыш бәхетле була алмый.Мин дә яшьлегемдә ялгыштым.26елдан соң кавыштык,Алланың рәхмәте.Мәхәббәт олыгайгач бигрәк тә кирәк икән ул,13 ел бергәбез.Гомерләр булып,чөкердәшеп яшәргә язсын инде.Гомер күпме озын булса да бик кыска бит.Саф сөюне тату бар кешегә дә тәтеми,сакларга кирәк Мәхәббәтне,искән җил ыңгаена торырга түге.Яшь чакта аңлап бетереп булмый шул.
0
0
8
3
Мәхәббәтне кайчак аңламыйбызЯзгы хисләр бездә шаяраЧын ярату үзен күрсәтәдерАвырлыклар килсә тормышта. Тормыш сынуларын үтәр өчен Сүзләр генә җитми яшәргә Чын ярату кирәк арабызда Җил давылны бергә үтәргә. Тормыш диңгезендә йөзәр өчен Дулкыннарга кирәк түзәргә Тигезлектә бергә булыр өчен Мәхәббәттә кирәк яшәргә. Чын ярату булсын арабызда Балаларны бергә үстерик Оныклар йөгерсен яныбызда Сөю учакларын сүндермик. 15.05.2022. Нурислам Фазуллин.
0
0