16+

«Хәрби хезмәткә киткәндә егетләрне чакырып кертәм дә, шыпырт кына кесәсенә хәер салам»

Умартасы юан билле аның. Көчле, нык нәселдән! Шулай булмаса, 65 умарта күче Кама Тамагы районы Кыртапа авылында биек манаралы мәчет җиткерер идеме? 

«Хәрби хезмәткә киткәндә егетләрне чакырып кертәм дә, шыпырт кына кесәсенә хәер салам»

Умартасы юан билле аның. Көчле, нык нәселдән! Шулай булмаса, 65 умарта күче Кама Тамагы районы Кыртапа авылында биек манаралы мәчет җиткерер идеме? 

Чып-чын хәл. Әсфан ага Гыйльфанов үз умарталыгында җитештерелгән бал кереме ярдәмендә авылда мәчет төзегән. Дөрес, үзе генә түгел, ләкин төп авырлыкны барыбер Әсфан абый җилкәсе күтәргән.

– 65 ояга якынча дүрт тонна ярым бал алам. Еллар төрлечә килә, ләкин минем балсыз калганым юк. Балны үзем генә сатып та бетерә алмас идем, балаларым ярдәм итә. Бәхетле умартачы мин! Авыл урамыннан үткән саен куанам. Мәчетебезнең матурлыгы! Мәчет төзелешенә дип мәрхүм абыем исән чагында бер миллион сум акча биргән иде, балаларым да кушылды. Ул акчага гына сыешырлыкмы?!. Калганын менә шушы умарталарым тырышып-тырмашып салып бетерде!.. – ди ул. 

Ишеткәч ышанмыйча торырсың. Бал кортлары, ди! Мин аларны кәрәз кабартып, “улакчык”ларына бал тутырырга гына сәләтле дип уйлый идем.   

– Авыл өчен үзебез тырышмасак кем җан атсын? Кыртапада мәчет манарасын 1930 елларда ук кискәннәр. Мин шул бинада укыдым, мәктәп иде. Зур тәрәзәләре, биек баскычлары бүгенгедәй хәтеремдә. Икенче сыйныфта укыганда аны сүттеләр дә урынына клуб төзеделәр, ә мәктәпне икенче җиргә күчереп салдылар. Шулай яшәлде инде – мәчетсез гомер иттек. Бөтен татар авыллары кузгалып мәчет салып керде, безнекеләр дәшми, бер без ятим. Ачуым килә үземнең, түзмәдем, Коръән ашында сүз кузгаттым. “Авылдашлар!.. Без Кыртапа егетләре! Иске зиратның капкасы юк – ясап куярга кирәк. Авылыбыз мәчетсез... Тәвәкәллик әле! Акча юк, диярсез. Коръән ашларында бирелгән сәдакаларны һәммәбез дә бер урынга җыя барсак?.. Нигезен түшәргә җитәрлек тә җыелмасмы?” – дидем. Ике куллап килештеләр. Сәдака акчасы белән генә ерак китә алмыйсын беләм бит, каян ярдәм сорыйсын да уйлап куйдым. Тамбовта яшәүче Тәлгать абыем акчалы! Зиратта әнинең кабере янында басып торганда: “Авылда  мәчет салыйк!” – дигәч, каршы килгән идем. “Абый, язгы якка авышкач, зират ягын су баса. Берәрсе өзелеп китсә дә кайгы, ничек җирләргә дип баш ватабыз. Таулырак җиргә башта зират ясыйк, бир акча”, – дидем. Тыңлады. Иске Барыш авылында мәчет салырга 2 миллион акча күчергән кеше ул. Ни өчен Иске Барышны мәчетле иттеме? Элек ике авыл бер мәхәллә, бер күмәк хуҗалык булып яшәдек, шуңа! Үзе яшәгән Тамбов җирен дә хур итмәде, ярдәм сорап килгән халыкка ике чиркәү генә төзеде. Беренче елны сорадым – уйга калды. “Миңа бәлки җитәр инде?..” – диде. Икенче елны да сүз кузгаттым, игелекле эшләрен санап күрсәтте. Бихисап! Өченче елны тагын барып тезләндем. “Бездән алда мәчет салырга керешерләр, изге эштән коры калабыз, абый. Туган авылда без салырга тиеш ул мәчетне!” – дидем. “Миннән кала сез  тагын биш бертуган, һәммәгезгә 200әр мең сум акча бүлеп бирәм. Мин дә мәңгелек түгел, гел ярдәм итә алмам”, – диде. Абый һәрчак үзен дөрес саный иде, каршы сүз әйттермәде. Күндерер дә идем, шул кышны көтмәгәндә үлеп китте... Кырыгына улы белән хатыны кайтты. “Марат, мәйтәм, Тамара җиңги, абый белән сөйләшү ярты юлда өзелде... Килешеп кенә бетерә алмадык, авылга мәчет кирәк...” – дидем.  Ярты сүздән аңладылар. Иртәгәсен үк авыл җирлегенә төшеп йөгердем. Мулла эзлим! 2014 ел бу... – ди Әсфан абый.

Башыннан кичкән авырлыкларны тәмләп сөйләвен тын да алмыйча тыңлыйм. Кино төшерерлек бит! Төзелеш фирмасы эзләп интегүләре... 

– Ике егеткә тап булдым, берсе – керәшен, икенчесе татар егете. Икесе икесе дә диндә болар. Иртәгәсен үк эшне башларга әзерләр!.. Әле бит мулла юк. Күрше карчыгын утырттым да киттек Каһир абыйга. Ике сәгать үгетләгәнбездер, үпкәләп ишектән чыгып барганда: “Ярар!..” – диде. Сөенүләребез!.. Муллалы булдык бит! Иртәгәсен авыл белән сайлыйсы. Таң туды, куркуларым. “Килергә онытмаса гына ярар иде”, – мәйтәм. Халыкка ниятләрне үзем аңлаттым. “Мәчет салыр өчен сездән акча сорамыйм, үзем табам. Ләкин савапны бүлешергә кирәк! Халык тели икән, җыешыгыз, берегездә торсын, һәрберегезнең исемен язып барсын! Мәчетнең тирәсен тотарга да акча кирәк булачак”, – дидем. 400 мең тәңкәдән күбрәк акча җыелган иде, ышанасызмы?!. Элек безнең авылда да керәшеннәр яшәгән. “Әй, Кыртапа керәшеннәре, кайчан мәчет саласыз?” – дип көләләр иде. Эчтә янган әрсезлек!.. Башта халык белән өмәгә чыктык. Элеккеге мәчет урыны әрәмәлеккә әйләнгән иде, чистарттык. Көткән төзүчеләребез кайтып төште, Киров ягыннан, урыслар!.. Тагын коелып төштем. Ник бер бөртек сүгенү сүзе чыксын телләреннән. “Бигерәк җиңел бара эш!” – диде үзләре дә. Нигезен түшәгәч, алар ук диварларын да өйделәр. Түбәсен татар егетләре япты. Яшен ташыдай атылды сүгенүләре, атна буе авыл зеңгелдәп торды!.. Бу эшкә җаваплырак кешеләрнең дә, югарыракларның да икешәр атна ишек төпләрен сакладым – кертмәделәр. Әзрәк соранып карарга теләк бар иде, хәерле булсын дип кул селтәдем. “Хәлең нихәл? Җиңеп чыга аласыңмы?” – дип сораучы табылмаса да, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән туктап калмадым бит. Осталарны да үзем ашаттым – ризыгым кимемәде. Ә бит акча җитмисен белеп, кайгырган көнннәрем дә аз булмады. Туктап калсам гарьлеге ни тора?! Керешкәнсең икән эшләп бетерергә кирәк... – ди Әсфан абый. 

Ә мәчеткә мәрхүм абыйсының исемен бирә авыл халкы. Чөнки авыл халкына кылган изгелекләре бер мәчет кенә түгел, заманында күмәк хуҗалыкларга “КамАЗ”, трактор ише техникалар кайтарып та зур ярдәм күрсәтүен халык хәтере онытмый.  

– Гел җайлы гына барган дип уйламагыз. Аяк чалучылар да табылгалады. Берәү 100 мең тәңкә вәгъдә итте дә онытты. Иртәгә мәчет ачабыз дигән көнне кеше аша җибәргән – 4000 сум!  Бәйрәмгә дә килде, матур киенгән, намазда бит үзе!.. “Күпмегә төште?..” – дигән була. “Һәр тиенен Аллаһы бирде, күмегә төшкәнен Ул Үе генә белә!” – дидем. Бик сүгенәсем килсә дә дәшмәдем. Терәк була белгән ирләр сирәк... Рәхмәт, умартамның биле юан минем, күтәрделәр, бөгелмәделәр, – ди Әсфан абый.

Ә бит һәр авылда Әсфан абый кебек изгелеккә янып яшәүче кеше булырга тиеш! Кыртапаны яңа зиратлы иткәч, кирәк-яракларны куеп торырга сарае юклыкка борчыла. Үзе әйтмешли, мәҗлес саен садака “атышып” уйнауларына чик куя. 

– Тагын басып әйттем. “Монысы менә минем төенчек. Коръән укылып бетүгә, урыныбыздан туфан кебек кубарылып, уч төпләренә салган садаканы, күпме алып килгән, шуның кадәр күтәреп кайтып китмәс өчен, зиратка сарай төзергә дип калдырам”, – дидем. Сүземне атлап чыкмадылар. Аш саен җыела баргач, 20 мең сумга җитте! Эш коралларын саклар өчен бер дигән сарай төзеп куйдык. Андагы һәр көрәк менә шушы кулларымнан үтеп сапланган! – ди Әсфан абый. 
Тик, бер генә төер... Мәчеткә барып, башын сәҗдәгә куя алмаслык ир түгел, тик бер генә бөртек иман ныклыгы җитенкерәми. Югыйсә, күптән намазга басасы кеше лә... Ләкин ничек кенә булмасын, хаклык белән яши! Күңеле дә гел изгелектә. Хәйриясе дә ташып тора. Балаларга кечкенә кәрәзле баллар өләшү дә бер

Әсфан абый гадәтендә. Юкка гына бит ул урамнан үткәндә: “Бал бабай, нихәл!” – дип каршысына йөгермиләр! Ничек күңелле! 
– Хәрби хезмәткә киткәндә егетләрне чакырып кертәм дә, шыпырт кына кесәсенә хәер салам. “Әниеңә, йөргән кызыңа ешрак шалтыратырсың, мин биргәнне телефоныңа салырсың, яме!” – дим. Аңа – куаныч, миңа – савап!.. Каршысында кәләпүшен кигән 66 яшьлек зирәк картның күзләренә карап, үгет-нәсыйхәтен тыңлап утырганда ниләр уйлый икән ул?!. Һәр сүземне күңеленә салып бара, белеп торам! Юкса хәрби хезмәттән кайткач: “Бабай, мин исән генә кайтып җиттем!” – дип капкамнан атлап кермәс иде, ике кулын сузып күрешмәс, аркамнан кагып сөймәс иде!.. Йә, әйт сеңлем, минме хаксыз юлда? Мин Хак Тәгалә юлына якын түгелме?.. – диде Әсфан абый.

Әйе, хак мөселман булыр өчен күңелең Әсфан аганыкыдай пакъ булу кирәк. Йөзендә яшәү нуры, йөрәгендә дөньялык куәте ташып торган Әлмәндәр картның үзенә охшаттым мин аны. Яшим дип яши, булдырасын белеп эшли! Хәләле Фирая апа белән бәрәкәтле гомер телим үзләренә.

 

Язмага реакция белдерегез

9

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading