Ильвир Гарфутдиновның социаль челтәрдәге аккаунтына очраклы рәвештә тап булдым. Фотоларыннан аңлашылганча, егет – “кайнар нокта”да. Ашыга-ашыга постларын карыйм, ә анда – туган телендә язылган, йөрәгеннән чыккан моңсу шигырьләре. Кичекмәстән, үзенә яздым.
Ильвир бик ачык, аралашучан егет булып чыкты. Хәрби зонадагы кушаматы – “Гроза”. “Синең турында газетага язарга телим”, – дигәнемә дә каршы килмәде.
– Тумышым белән мин Тукай районы Иске Абдул авылыннан. Әти дә, әни дә – авыл кешеләре. Әти гомере буе авылда агроном, әни хисапчы булып эшләде. Үземә – 26 яшь, өйләнмәгән. Югары белем алдым, белгечлегем буенча – инженер-автомеханик.
– Ильвир, мобилизацияләнгән егетләр исемлегенә ничек эләктең?
– Аның тарихы бик кызык. Өлешчә мобилизация башлангач, авыл советына шалтыратып: “Кая минем повестка?” – дидем. Үзем барып алдым инде мин аны... 30 сентябрьдә Казаннан киттек. Гыйнвардан бирле мин Донецк өлкәсендә. Яңа елны поездда каршы алдык.
– Ашаулар ничек анда?
– Тамак тук, өс бөтен.
– Ни өчен сине хәрби зонада “Гроза” дип йөртәләр?
– Ашыгыч хезмәт үткәндә, мишеньнәргә төз эләгә идем. “Гроза мишеней” диләр иде миңа. Аннары “Гроза” гына булып калдым. Минем исем дә бит төрек теленнән “сугышчы” дип тәрҗемә ителә.
– Контузия булып, хастаханәдә ятып чыккансың. Хәзер хәлең ничек?
– Соңгы тапкыр беренче линиягә кергәндә, кырыема снаряд төште. Контузия алдым, җир белән күмелдем, аркамны авырттырдым. Анысына да түзәрлек, без бит егет булып туган!
– Ә нәрсәгә түзү авыр?..
– Иң кыены – егетләрне югалту. Иң авырткан ярам ул минем. Төшемә елмаеп керәләр. “Давай, Гроза, что-нибудь покушаем, приготовим что ли?” – диләр...
– Бер балага ярдәм йөзеннән акча җибәргәнеңне ишеттем...
– Акча җибәрү – ярдәм күрсәтү түгел ул, ә хәер иде. Беренче линиягә керер алдыннан әллә ничек күңел сизде. “Изгелегең сиңа кайтыр”, – дигән кебек булды...
– Ни өчен нәкъ менә ул балага хәер бирергә булдың?
– Ул минем кебек булып үсәр дип уйлыйм.
– Туган якларыңнан гуманитар ярдәм киләме?
– Аллаһка шөкер, килеп тора. Туган авылым Иске Абдулымнан исемем язылган чәкчәкләрне күргәч, күңелгә аеруча рәхәт.
– Ялга кайттыңмы әле?
– Кайтып килдем. Әти-әнине, туганнарны, дусларны күреп, аралаштым.
– Шигырьләр кайчан яза башладың? Анда кайсы вакытта язасың?
– Шигырьләрне беренче тапкыр гашыйк булганнан соң яза башладым. Соңгы шигырьләремне беренче линиядә төнлә егетләр белән сменаны алышкач, йоклый алмаганда яздым. Дөресен әйтәм, шигырь юлларымда күпләр аңлый алмаслык, үзем генә белгән яшерен серләр ята.
– Бу хәлләр кайчан тәмамланыр икән?
– “Кайчан бетә?” – дигән сорауга минем бер генә җавап: “Без булганда, сез тыныч тормышта яшәргә тиеш!” Теге якта безгә каршы күтәрелгән пропаганда, идеология сеңгән. Без менә шул беткән кешелеклелек өчен көрәшәбез.
– Мондагы кешеләргә нәрсә дип әйтер идең?
– Туган якны яратыгыз! Ул берәү генә!
– Нинди теләгең бар, Ильвир?
– Кайтып, элеккечә, башны югалтып гашыйк булып яратасы килә. Бөтен проблеманы читкә куеп, шаярасы, җүләрләнәсе, күргәнне күрмәдем дип яшисе килә.
* * *
Төшкә керде бүген егетләр...
Гел шундый ук, яшь бөркетләр!
Елмаю аларның йөзләрендә,
Ут балкый түгәрәк күзләрендә.
“Сәлам, энекәш”, – диделәр алар.
“Өстә инде, безнең хәзер юллар...”
Күрдем мин аларны шулай ачык...
Дөреслектән булмый шул качып...
Алар белән бер телем ипи бүлештек,
Елмайдык, сөендек һәм көлештек...
Күпме серләп сөйләдек таңнарга,
Өйрәндек бер сүздән аңларга...
Бергә гиздек урман кырларны,
Атлап үттек нинди генә юлларны!
Дуслык безнең китте бик тирәнгә,
Янымда сезне күрергә мин өйрәнгән...
Урамнарда калды, сезнең яшьлек шавы
Җирнең бер кояш төшмәгән ягы!
Тарихка, заманга булды зур сабак...
Кала алмадым, егетләр, сезне саклап...
13.05.2023, Ильвир Гарфутдинов
Комментарийлар
2
0
Исэн сау кайт Ильвир 🙏🏻 Кузлэргэ яшь тулды шигырьне укыганда!
0
0
0
0
Аллахка Тэгалэ ташламасын сине, Ильвир!
0
0