Үги аналар турында начар фикер әйтүчеләр шактый. Ә мин бу язмамда моның киресен бәян итәргә телим. Хезмәттәшем Алия – кеше балаларын үзенеке итеп үстергән, дөньядагы иң яхшы ана.
Алия – безнең мәктәптә укытучы булып эшли. Үзе бик чибәр, акыллы, уңган хатын булса да, бала таба алмаган ул. Әллә шуңамы, ире читкә йөри башлаган. Яраткан кешенесең хыянәте турында белгәч, Алия әти-әнисе янына авылга кайтып китә. Ире теге хатын белән яши башлый, игезәк кызлары туа.
Көннәрдән бер көнне Алиянең телефоны шалтырый. Бер ханым аның кичекмәстән бер адрес буенча килүен сорый. Моның ире белән бәйле булуын да әйтә. Баксаң, шалтыраткан ханым – теге сөяркәнең апасы икән. Алиянең көндәше юл һәлакәтендә үлгән, ике айлык игезәк балалар әнисез калган. Мәрхүмәнең апасы: “Балаларны үзеңә ал, зинһар”, - дип Алиягә ялвара, ярдәм итәргә вәгъдә бирә. Алия кызларны бер күрүдән ярата.
Шулай итеп, ана булу бәхетенә тилмергән Алия бер дә уйламаган җирдән ике бала әнисе була. Кызлар үсеп югары уку йортын тәмамлагач, Алия аларга барысын да елый-елый сөйләп бирә. Шул мәлдә кызлар: “Син - дөньядагы иң яхшы әни!” - дип Алияне кочаклыйлар.
Резидә У.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар