Кыз бала сөяргә дә хыяллана ул. Йөкле чагында төш күрә. Чишмәгә су коенырга барган, имеш. Чишмә суының сафлыгына хәйран кала, төбендәге һәр нәни йомры таш күренсен дә исең китмәслекмени? Караса өч саплы көрәк ята. Ялтырап торалар, өр-яңалар. Уянгач та аңлый, ничә бала тудырса да гел ир баладан сөенәчәк.
– Шул төшемә ышанып, башта үзем бала тапмадым, аннары олыгайдым. Элек җитәр җитмәс тормышта яшәсәк тә күңеллерәк иде, хәзер бар нәрсә җитеш, тик яме юк, – ди әңгәмәдәшем. – Әнүр абыегыз белән 52 ел бергә гомер кичердек. Икебез дә кара эштә эшләп, тормышларны да күтәрдек, балаларны да үстердек, оныклар да сөйдек, ике улыбызны да җирләргә җитештек... 2003 елны Әмир улым хәсрәткә салды. Авылда калган иде. Соңлап кына өйләнде. Безнекеләрнең берсе дә гаилә корырга ашыгып китмәде. Без аларны башка чыгардык. Балалары Фәнил төскә-биткә нәкъ әтисе! Шул баласын кулына алган саен: “И, улым, мин синең үсеп җитүеңне күрмәм инде”, – дип әйтә иде. Ник алай дигәндер, сизенгәндерме... Мәктәпне бетерүләренә 25 ел иде, сыйныфташлар очрашуына китте. Аңа кадәр күрештек әле. “Мин бәйрәмгә барам, Гөлшатның фермадан эштән кайтканын гына көтәм дә”, – диде миңа. Фаҗига киләсен сизендем, сеңлем, үз-үземә урын таба алмадым. Янымда калган Әнәс улымның эштә көне, паркта төнге каравылда иде. Оныкларны тынычсызлап, Әнәскә чәй ясап илттем. Фәнүс әтисе янында калды, мин кайтып яттым. Әй, әйләнеп-тулганып ятуларым... Суласам сулыш, сузылсам урын җитми дигәндәй, бер мәлне җаным өйгә сыймый башлады. Утырып та карыйм, ишегалдыннан да әйләнеп керәм. Шул чакны телефон шалтырады. Рәфига апа, Әмир җирдә ятып тора, кил әле, – диләр. Җирдә яткач үлгән инде, дидем, күрмәс борын. Йөгереп бардым. Улымны сырып алганнар, якын да җибәрмәделәр. Җирдәге канны күрсәң, диңгез кебек җәелгән иде. Ышанасыңмы, сеңлем. Капмаган да бит, дөм аек ир. Урам буйлап кайтып барганда артыннан килүче УАЗ машинасы бәрдергән. Төнге сәгать беренче яртыда. Бик кызу килгән диләр аны, күрүчеләр дә булган. Кызу килмәсә, Әмирне шул кадәр изеп ташламас иде. Баш сөяге сытылган, сынмаган җире юк. Үзләренә күрше тиешле кеше җитмәсә. Авылга яңа гына килеп урнашканнар иде, әти-әнисенә бердәнбер бала. Аек та булмаган әле ул. Әйтергә теләсәң сүзләр күп инде сеңлем, күңелдәгеләрнең барысын да селкеп кенә булмый. Әмир улыма өенә кайтып җитәргә нибары бер багана арасы калган. Улы Фәнил яшь ярымлык кына иде әтисен җирләгәндә, шуңа хәтерләми дә.
Ничек кенә кыен булмасын, тормыш дәвам итә. Килененең кабаттан бәхетен сынап карыйсы килеп, кияүгә чыгарга теләвенә дә каршы килми ул. – “Кызым, Әмир үлде дип, гомер буе кара кайгыларга чумып яшәмәссең. Балаларны какмаслык, тормыш итәрлек ир очратасың икән тәвәкәллә”, – дип үзем әйттем. Әмирем 42 яшендә кара җир астына кереп ятты, ышанырлык та түгел. Ул Гөлшатны баласы белән алган иде. “Каршы йортка гына килен булып төшәргә исәп. Ринат та ялгыз, мин дә ике баламны ялгыз үстерәм – терәк кирәк”, – диде. “Бәхетле булыгыз!” – дидем, ә үземнең йөрәк әрни. Фәнил оныгымны какмасалар ярар иде дип курыктым. Ринат тәртипле егет, өйләнгән иде, бик әз яшәп калдылар, хатыны китеп барды. Аллаһыга мең шөкер, туганлыкны саклап калдык, аралашып гомер итәбез. Гөлшатның Ринаттан туган Энҗе исемле кызы да мине дәү әни ди! – дип куана Рәфига апа.
Комментарийлар
0
0
Бик матур һөйкөмле тормош юлы Инәйгә О он үмер
0
0
0
0
Рәфига апага бәхетле сәламәт озын гөмерләр насыйп булсын амиин зур бер әсәр язылган диярсең-кеше гөмере бит, авторга рәхмәт, бик әйбәт язылган
0
0