85енче җәен каршылаучы Мәдәния Шәрип кызы Ильясова бакчасында мәш килә.
Гомере буе матурлык яратучы ханым, бакчасын чәчәкләргә күмгән. Шуларга карап, үземә көч алам, ди ул.
Актаныш районының Әнәк авылында дөньяга килгән кызның балачагы җиңелләрдән булмый. Сугыш башланганда аңа 2 яшь була. Ул вакытларны бөтенләй хәтерләми. Ә менә сугыш беткән еллар күңеленә бик нык уелып калган. Авыл халкы ачлыктан, хәерчелектән иза чигә. Әтисе колхоз рәисе, Олы апасы амбар мөдире булса да, аларның да өстәлләрендә ризык өелеп тормый. Булганына шөкер итә торган заманнар. Амбар тирәсендә бер уч бөртек көтеп йөргән вакытларын әле дә күз яшьләре белән искә ала.
Авыл тулы бала. Барысының да тамагы ач. Уйнаган булып амбар тирәсендә кайнашалар, ә күзләре шунда эшләүче апаларда. Амбар янына килгәч, аларның аз булса да тамаклары туя. Яр буенда урнашкан амбардан апалар чыгып, бодай, борчак юарга елгага төшкәнен көтә алар. Бөртекләр мичкә кергәч, тамак төбен кытыклап, бөтен авыл өстенә тәмле ис тарала. Юылып куырылган бодай әзрәк бүрткән дә булганлыктан, тәмлерәк тә, йомшагырак та була. Әзер булгач, апалар, качырып кына балаларга куырылган борчак, бодай өләшә. Чит кешеләр күрмәсен дип, амбар астына кереп яки яр кырыена төшеп ашарга кушалар. Олы апасы белән бергә амбарда эшләүче апалар тикшерүчеләрдән курыксалар да, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, бу балалар ачтан үлмәсен дип балаларны ашатырга тырыша. Алар биргән бер уч ризык шул вакытта күпме авыл баласын ачлыктан саклап кала...
Еллар акрынлап уза. Ике апасы тормышка чыга. Мәдәния бишенче классны тәмамлаган елны әнисе бик каты авырып китә. Өйдәге бар мәшәкать 10 яшьлек кыз белән 12 яшьлек Минтимер абыйсына төшә. Әтиләре белән Хантимер абыйлары көн-төн колхоз эшендә. Кырда эшләүче Хантимер абыйга ашарга пешереп илтергә дә кирәк. Мәдәния пешерә, Минтимер абыйсы илтә. Бер-берсенә терәк булып, тормыш йөген тарта башлый алар. Укырга барыр вакыт җитә. Әниләрен үзен генә калдыра торган түгел. Беренче сентябрьдә укырга бара алмый кыз. Әнисе бераз хәлләнгәч, сентябрьнең икенче яртысында курка-курка гына мәктәпкә китә. Мәктәп коридорында укытучы булып эшләүче Мәрзия апасын очрата. “Нәрсә булды Мәдәния, нишләп йөрисең?”- дип аптырый апасы. “Мәрзия апа, укырга килдем, әнинең сәламәтлеге бераз яхшыра бара. Ашый-эчә, йоклый башлады. Минем укыйсым килә”, - дип зәңгәр күзләрен идәнгә төби.
Аны төштән соң укый торган класска кертеп утырталар. Абыйсы төшкә кадәр укыгач, әниләрен ялгыз калдырмас өчен кызга төштән соң укый торган классны сайларга туры килә.
Югары уку йортына да аны мәҗбүриләп диярлек апасы белән абыйсы кертә. 4-5 билгеләренә генә укыган төпчек кыз, гаиләгә булышу ниятеннән авылда кала. Колхозда фермада, төрле эшләрдә, клуб, китапханәдә эшли. Яхшы укыган кызның бик тә белемле буласы килә. Тик әти-әнисен ташлап китә алмый. Минтимер абыйсы белән Мәрзия апасы аны югары уку йортына керергә күндерәләр. Документларны тапшыруның соңгы көнендә Казанга килеп, очраклы гына ветеринария институтына документын тапшыра, конкурстан уза, зоотехник белгечлеге ала. Колхозга эшкә кайта. Тик бу эштә озак эшләргә туры килми, Пучы урта мәктәбенә укытучы кирәк була.
Менә монда инде кызның чын-чынлап укытучы сәләте ачыла. Олы апасы Доргалиянең, Мәрзия апасының, Хантимер абыйсының балаларын укыта. Бөтенесен үз канаты астына ала. Алар турында аналарча кайгырта башлый. Берничәсенең класс җитәкчесе була.
- Безнең Мәдәния апа мәктәпнең көчле химия укытучыларының берсе иде. Ул биремнәрне бик яхшы эшли һәм ничек эшләргә кирәген укучыларга аңлата белде. Безнең классны химиядән Мәсхүдә апа укытты. Олимпиадага барасы укучыларны үзе әзерләүдән тыш, Мәдәния ападан да дәресләр алдырта иде. Мәдәния апа миңа бик күп өстәмә дәресләр биргән, мәсьәләләр чиштергән кеше. Укучыларны олимпиадаларга гел үзе алып барды. Ул заманда техникалар аз, бар булган транспорт чарасы - трактор арбасы. Чыдап булмаслык салкын көннәрдә толыплар бөркәнеп юлда йөрдек. Шундый шартларда ул безгә үсәргә канат биреп, төрле олимпиадаларда катнаштырды, призлы урыннарга чыгарга ярдәм итте. Язмышымны химия өлкәсенә бәйләвемә Мәдәния апа сәбәпче булды, - ди туганы Альбина Ильясова.
Мәдәния Шәрип кызы мәктәптә озак еллар эшләмәсә дә күп класслар укытып чыгарган кеше. Ул эшләгән чорда Пучы мәктәбен тәмамлаучыларның кайсысын очратма, Мәдәния апа безнең класс җитәкчесе иде, диләр. Баксаң, моның сәбәбе дә бар икән. Мәдәния ханымга Пучының икенче мәктәбеннән сигезенчене тәмамлап килгән укучыларны бирә торган булганнар. Ике ел саен, балаларын очырган кош сыман, класс чыгарган. Чыгарылыш классларым шуңа күп минем, дип көлә ул.
- Мәдәния апа минем класс җитәкчесем иде, – ди энесе Феликс Фәрдиев. – Ул һәрвакыт малайларга аналарча киңәшен бирә белде. Салкын тидермәгез, үзегезне саклагыз, кызлар аш бүлмәсендә кайнаша, сез салкында булачаксыз. Билегезне, бөерегезне саклагыз. Бөерегезгә салкын тисә киләчәгегез булмаячак, дип әйтә иде. Ул безгә химиядән керде, җелеккә үтәрлек итеп төшендерде, мисаллар китереп аңлатты. Мәдәния апа химиядән укыткан елларда Пучы мәктәбеннән химия юнәлеше буенча бик күп укучылар китте. Бик көчле укытучы иде. Ныклы белем, тәрбия бирде. Мин аңа гомерем буена рәхмәтлемен. Классташлар белән күрешсәм, иң беренче Мәдәния апаның хәлен сорашалар, аңа сәлам әйтәләр.
- Ул безнең дә класс җитәкчесе иде, - ди тагын бер энесе Илшат Фәрдиев. – Бик таләпчән булды. Шул ук вакытта барыбызны бер күреп яратты. Чыгарылыш имтиханнары җитсә, барыбыз турында да кайгырта, яхшы билгеләргә мәктәпне тәмамлый алсыннар өчен, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышып, һәр укучысы өчен җан атып, аналарча кайгыртып торды. Менә шуңа күрә аны элеккеге укучылары әле дә булса хөрмәт белән искә ала.
Мәдәния апа Ильясова гаиләсе белән Чаллыга күченергә карар кыла. Анда бөтенләй икенче системага эшкә керә – Мелиорация җәмгыятендә кадрлар бүлеген җитәкли. Монда да кеше язмышы өчен борчылып, кулдан килгәнчә ярдәм итеп торуда була. Үзәктә эшләүчеләрне генә түгел, филиал хезмәткәрләрен дә барсын да диярлек танып белә. Хәтере нык шәп аның, диләр Мәдәния Шәрип кызын якыннан белүчеләр.
Заманалар үзгәргәч, ул бөтенләй башка юнәлешкә – сәүдә өлкәсенә кереп китә. Аның белән бергә эшләгән Равил ага Гыйзатуллин Мәдәния ханымның эшкә булганлыгына, үҗәтләнеп бизнес йөген тартуына исе китә. “Без икебез дә төрле өлкәләрдә эшләгән кешеләр идек. Икебезнең дә бу эштә тәҗрибәсе юк. Ничектер шулай килеп чыкты, беренче көннән бер-беребезне бик тиз аңлап, бер-беребезгә ышанып, бер-беребезгә ярдәм итеп эшләп киттек. Мин техник мәсьәләләр буенча аның урынбасары идем. Әйтәсе фикерләремне башта ныклап уйлыйм, аннан нәтиҗәле итеп әйтә идем. Чөнки беләм, Мәдәния Шәриповнага буш сүз сөйләүдән мәгънә юк, ул сине тыңлап та тормый. Аңа эшнең нәтиҗәсе кирәк. Һәм иң мөһиме, ул минем фикер-тәкъдимнәремне гел хуплады. Сабантуйларга, төрле бәйрәмнәргә алдан әзерләндек. Безнең сәүдә ноктасы иң матуры булсын дип тырыштык. Һөнәрем буенча архитектор булгач, эскизларын ясап, аңа ничек буласын күрсәтә, бергәләп киңәшләшә идек. Бар яктан да зирәк кеше буларак, ул булсынга йөрүемне белде, күрде, миңа карата ышанычы көчле булды. Тормыш арбасын җигелеп тартып, нинди зур коллективны эшләтә алды. Карап торышка кырыс кебек күренсә дә, эче тулы сабырлык иде. Бик күп авырлыклар күрде, түзде, сабыр итте”, - ди Равил Зариф улы.
Равил ага юкка әйтми бу сүзләрне. Табибә булып эшләүче кызы Эльвирасы 30 яшен дә тутыра алмый, кинәт вафат була. Инде бу хәсрәтне бераз җиңәм, оныклар белән юаныч табам дип яшәгәндә кызының дәвамчылары - ике оныгы, кияүләре фаҗигале төстә вафат була. Ана йөрәге бу хәсрәтләрне дә эчкә йотып, яшәргә көч таба. Әле ярый янәшәсендә аны аңлаучы туганнары, улы, килене, оныгы, ире була. Хәзер әнә күңел юанычы булып, оныгының улы - оныкчыгы үсеп килә. Алар өчен шатланып гомер итә ул.
- Мәдәния апа бүгенге көндә безнең нәселнең иң олы апасы, - ди Илшат Фәрдиев. – Дүрт туганының балаларын үз балалары кебек якын итә. Һәрберебезнең хәлләрен белеп, аналарча кайгыртып яши. Ул элек-электән туганнары балаларын шулай үз канаты астына алырга яратты һәм аның бу матур гадәте гомере буена бара. Без аның көчле рухлы булуына исебез китә. Ул безне дә көчле булырга, авырлыкларны җиңеп яшәргә кече яшьтән өйрәтеп килә.
Көчле рухлы булуы балачагыннан канына сеңгән. Әтисе өйрәткән. Әнисе урын өстендә калгач, кечкенә Мәдәния йортның хуҗабикәсе булып кала. Ул чорда хәзерге кебек алмашка әллә ничә кием юк. Селте суы ясап, әтисенең гимнастеркасын юарга сала. Тик юа алмый, көче җитми. Көчсезлегенә гарьләнеп, үксеп елый кыз. Төшке ашка әтисе кайта. “Кызым, нигә еладың?”, - ди. Мәдәния түзми, тагын елап җибәрә. Синең киемнәреңне юа алмыйм, көчем җитми, ди. Сугыштан яраланып, бер кулы гарип булып кайткан әтисе, аяк белән таптап, кер юып буласын өйрәтә. Шул көнне башкара алмас эшнең муенына дилбегә чорнап та, аның белән идарә итеп буласын аңлый кыз. Бары тырышлык белән авырлыкларны җиңеп буласын төшенә. Бу хәл аның тормышында гомерлек сабак була һәм юлында очраган авырлыкларны хезмәт, тырышлык, үҗәтлек, максат, сабырлык белән җиңеп яшәргә өйрәнә.
Лилия Нурмөхәммәтова
Комментарийлар