12 тапкыр иреннән качып кайткан Роза ханым изге бурычын үтәгән – балалары хакына әтиләрен соңгы юлга хәсиятләп озаткан
“Әни, агамны (атамны) күреп кайтыйкчы. Әгәр дә: “Кайтам”, – дисә үзебездән калдырмыйм. Кызганам мин аны. Картайган көнендә михнәт күреп яшәмәсен инде, күпме гомере калгандыр...”
Улының сүзләреннән ана йөрәге тетрәп китә. Үзенең дә уйлары шул тирәдә – аерылсалар да ире белән бәхилләшергә кирәк. Дөньялыкныкы ахирәткә иярмәсен, юкса анда икесенә дә кыенга туры килер.
Буа районының Кыр Тәүгелдесе авылында яшәүче Роза ханым Бикчәнтәева изге бурычы хакына улы Уралбай белән ерак сәфәргә – Үзбәкстанга кузгала.
– Яшьлек! Алламорат абыегыз солдат чагында безнең авылга эшкә җибәрелгән иде. Көзге уракка. Танышып киттек. Мәктәп бетереп, коммутаторда эшләп йөрим. Алып китәм, ди, мине. 19 яшьлек чагым! Акыл да кереп бетмәгән, бала-чага дисәм, буем, гәүдәм бар, дигәндәй. Бик чибәр иде ул. Дус кызым Мөсфирәдән киңәш сорыйм, нишлим икән, мин әйтәм. “Соң җимешләр ашарга китмиләрме? Ризалаш!” – ди бу. Алламорат көзге эшләр беткәч, яңадан Ставрополь өлкәсенә китте, – дип сөйли Роза апа.
Ә егет кызның вәгъдәсенә ышана. Хезмәтен төгәлли дә, туп-туры кәләше янына юл тота. Кыз йортында гает көненең яме китә. Килештермиләр. Үзбәк егете, өстәвенә еракка...
– Корбан бәйрәмен бәйрәм итмәдең, син бала... Мин ишектән кайтып кергәч тә әнинең әйткән беренче сүзе. Әти бөтенләй килештермәгән. Хәмер белән кайнаша торган гадәтен белгәнгә, Алламорат араларын җайларга дип, кибеттән аракы да алып кереп караган, әти эчмәгән. “Бер елдан шушы вакытта кайт, әлегә кызым яшьрәк, бирә алмыйм” – дигән әти. Алламорат: “Сез дә ярты елны киметегез, мин дә ярты гына көтәм, килешик”, – дип тә ялынган. Әгәр дә шул чакны әти кул бирсә, бәлки ул кабат кайтып та тормас иде. Язмыштыр. Мин дә уйга калдым, Алламоратның да буш кул белән китәсе килми. Кич шулай кече якта сөйләшеп утырабыз – качарга уйлаштык. Әни белән Нәзимә кечкенә апа ишек тәрәзәсеннән безне күзәтәләр икән. “Апа, бигрәк ярата бит Роза үзен. Күзен дә алмый әнә. Ахырдан үзегезгә үпкәләсә? Аягы да гарип, кияүгә китмәсә? Ялгыз картаермы? Әллә ризалашасызмы...” – дигән. Шушы сүз уйга салган әнине. Алламорат авылдан иртәрәк китеп, мине тимер юл тукталышында каршы аласы иде. Әтигә белгертмәдем, әни белән дә качып кына саубуллаштым. Ул да елады, мин дә. Иптәш кызым Мөсфирә озата барасы иде, соңгы минутта тәртәгә типте. “Ярар...” – дидем дә Алламорат артыннан йөгердем. Әти хәлне икенче көнне генә ишеткән. Бик ачуы килгән, урам буйлап кайтканда, каршысына кем очрый шуны тозлап-әче борычлап сүккән... – ди әңгәмәдәшем.
Алты баланың берсе күз күрмәс, җилләр дә барып ирешмәс якка –Каркалпак җирлегенә очкач, өйдә купкан давыл озакка сузыла. Алты айдан кодаларның кунак сәфәренә кузгалу хәбәре килеп ирешмәсә, белмим, кояш чыгар идеме тиз генә?
– 17 ел гомер итеп тә, бер генә мәртәбә дә гариплегемне йөземә бәреп әйтмәделәр, бик яраттылар үземне. Әйтерсең лә мин сау кыз! Каенатам шул елны лаеклы ялга чыкты. Каенанамның: “Тизрәк эшләт язуларыңны. Баланы ышандырдың, әниләренә алып кайтам, дидең. Ул бит сагынып, көтеп тора”, – дип үгетләүләре! Алламорат кайтырга курыкты. Мине каенатам алып кайтты. Көн дә кунак сые, мунчасы. Әти белән әнинең кунакчыллыгына каенатамның да күңел булды, – ди Роза.
Аралар җылынуы ике якка да канатлар куя! Ләкин, яшьләрнең барыбер мантымый тормышлары, бәхетләренә нидер аяк чала...
– Баргач, анда да коммутаторда эшләдем. Төнгедә вакытта Алламорат та минем янга кунарга килә иде. Берсендә урамда сугышалар. Алламорат араларына кергән. Маңгаена балта белән чапканнар. Күргәч, котым очты. Әллә шуның зыяны тиде. Беренче балам җитлекмичә туды. Аны җәннәт кошы дип атыйм, догамнан калдырмыйм. Алламорат абыегыз яши-яши бозылды. Юк-барга көнләшеп үзәгемә үтте. Авыру кеше белән бер иде. Булмаган нәрсәләрне бар ди, юкны күрдем, ди. Үзебезгә йорт салып чыктык. Үзбәкстанда сары авыруы көчле, Алламорат тә йоктырды. Дәваланырга җибәргәч, төн уртасында качып кайта иде. Имеш, мине өстемнән тота. Өй тулы бала-чага, сеңлесе бездә җитмәсә. Ике арада 25 чакрым юл бит әле, аны җәяү үтәргә дә кирәк! Әллә нинди нахаклар яга, кирәкмәгән сүзләрне күп ишеттем ирле гомеремдә. Язып куйган дәфтәрем бар, кыйнауларына, кыерсытуларына түзә алмыйча 12 тапкыр кайтып, 12 мәртәбә кире киткәнмен. Әле бер баламны калдырып кайтам, әле икесен, йә әти илтеп бирә, йә үзе кайтып ала иде. “Бүтән тырнагым белән дә чиертмим”, – дип әниләргә язулар язып калдыра, поездда барганда ук йөземә текәлеп: “Дүрт бала әнисе дип кем әйтә сине, йөзеңдә бер җыерчыгың юк. Балаларны уйлап яшәмисең син? Кемнәрне уйлыйсың?” – дип бәйләнүләре... – дип сөйли Роза апа.
1987 елның 30 мартында ул дүрт баласын җитәкләп кайтып керә. Ике араны өздем дип уйлый. Гомерлеккә. Ләкин 11 ай вакыт үтүгә...
– Канлы киемнәрен капчыкка тутырган да, кайтып егылды. “Хатыным белән йөрдең”, — дип кемгәдер ябышкан, тегесе дә җавапсыз калмаган — тәннәренә отверка белән төрткәләгән. Күмәк хуҗалык рәисеннән эш сорадым, тагын бергә яши башладык. Минем якта яшибез димәде, энемнәрдән дә шүрләмәде, шулай ук кыйнады, рәнҗетте. Соңгысында бөтен җиремне каралтып кыйнады. Хастаханәгә үк кереп яттым. Сабырлыгым да сынгандыр. Авылда да ниләр генә булып бетмәде бит. Авыл халкы моңа бер тәүлек вакыт биргән. “Йә бетереп чыгып китәсең дә бүтән кайтып күренмисең, йә утыртабыз”, – дигәннәр. Киткәч тә гадәте үзе белән – төрмәләрдә туберкулез эләктергән. Әлфия кызым белән Уралбай улым әтиләренең хәлен белергә бер барып, кайткач, бик ачынып сөйләгәннәр иде, – ди Роза апа.
Тормыш көткән ханымның иңнәренә яңа авырлык өелә. Гарип баласын тәрбияләүче әнисенең Назимә исемле бертуган сеңлесе авырып китә. Үч иткәндәй, әнисе дә шул елларда әкеренләп бирешә.
– Кечкенә апаның олы улы Хәтәм 34 яшендә юл һаләкәтендә харап булды. Теш табибы иде, шушы йортны җиткереп, үзе өч көн кундымы икән? Кечкенә апа улыннан соң 18 ел яшәде әле. Икенче улы тумыштан гарип бит. Җизни туберкулез белән авырды, бик олы яшьтә шушы бала яралды. Апаның да картаеп кына тапкан баласы. Гарип орлык бәласедер, дибез. 61 яшь инде Рөстәмгә менә. Әле дә балалар акылы үзендә. Дөм акылсыз дип тә булмый. Кечкенәдән сүземне тыңлый. Кечкенә апа да: “Синнән генә шүрли, бу баланы синнән кала башка кеше карый да алмый”, – дия иде. Үзе исән чагында Рөстәм өчен борчылулары. Апа бит аны башта авыру дип белмәде дә. Кечкенәдән аяклары кәкре иде, үтәр дип уйладык. Менә ничек килеп чыкты. Үзе эш пәрие инде, кушсаң баш күтәрми эшли. Элек урамга чыкса малайлар тәмәке тартырга, хәмер эчәргә өйрәтәләр иде. Ул бит белештерми, әйткән сүзләрен тыңлый. Кечкенә ападан соң сулып калды. Сагынды да. Кечкенә апа кулга калып сигез ай ятты. Баласыман тәрбияләдем. Аны озаткач, Рөстәмне үзебезгә алып төштем. Әни дә авырып китте. Әнидән соң энемне дә җирләргә туры килде. Аннары шушы йортка мендек, әни йорты иске иде, – ди Роза апа.
Дөньялыкның ахирәткә бирәсе бурычы да шул – соңгы юлга кузгалганнарны хәсиятләп озату. Изге бурычын үтәгәч, Роза ханым алдына тагын бер сынау килеп баса. Улы, әтисе янына барырга рөхсәт сорый.
– Машига алган иде. Сүз кузгаткач, каршы килмәдем, бәхилләшергә кирәк бит. Уралбай әтисен алып кайту уе барын әйткәч, имәнепләр киттем. “Болай да бер гарипне карыйм, башларыма тагын бер авыр тарак кадыйммени?” — дидем. Улымның җавабы: “Ә нишләп була, әни?” – ди. Ничекләр интегеп яшәгәнне дә белә, ә бала йөрәге кичерә икән... Юлны уйда үттем. Ни көткәнен белмибез бит. Барып җиттек, урамда утыра бу. Улымны күргәч, әй сөенде. Коча, маңгайларыннан үбә. Караңгылык аша мин килеп чыктым: “Айналасыңмы (яратасыңмы) улыңны? Сагындыңмы?” – дим моңа. Мине күргәч, йөзенә кояш кунды мени! “Карчыгым, синнән дә айналам бит!” — дип әй үбә, әй коча мине. Шунда аңладым, юлбарыстан песигә әйләнгән, җаны да, куәте дә. Явызлыгы беткән, саулыгы юк, күңеле генә исән... Уралбай ниятендә торды, үзебездән калдырмадык. Үзе дә ике куллап ябышты, җире-күге белән куанды. Авырый иде. Аның өчен кәҗә алып асрадым, кәҗә сөтенең шифасы белән дүрт ел яшәде. Сигез көн кулга калып ятканда, яныннан җибәрмәде. “Бик кыерсытсаң да мин сине кичерәм, бәхиллим”, – дидем. “Гафу ит”, – димәде. Соңгы сулышы алдыннан: “Роза, битеңнән бер генә үбимче”, – дип сорады. “Балалар бар бит...” – дидем дә, өзелде дә... Әллә яратуы чамадан тыш иде, әллә холкын кулда тота белмәде. Тормышта төрлесен кичсәк тә, авыр көннәрендә мин аны ташламадым. Авыл зиратына җирләдек, ике кешелек чардуганын куйдык, янында миңа урын алып куйдык. Язмышыңа язылгач анда да бергә ятасы, – ди Роза ханым.
Бәхет төшенчәсен кем ничек аңлый бит. Алтын-көмешләрдә коену гына бәхет түгел әле, сынаулар аша җирдәге бурычларыңны үтәү бәлки бәхет тәхетенә юл түшидер?.. Роза ханымның гарип туганы Рөстәмне тәрбияләве дә саваплы гамәлләрдән. Рөстәмнең дә үз холкы. Вакытында ашап, тиешле сәгатьләрдә йокыга талмаса кәҗәләнеп кенә тора. Ә бер киреләнсә... Хәер, боларына Роза ханым күптән күнгән, көйләп яшәргә өйрәнгән. Ипле тормышта яшәүче дүрт баласы, оныклары арыган йөрәгенә көч бирә, шул бәхетенә сөенә. Аллаһы Тәгалә озын гомерләрдән сөендерсен, кылган саваплы гамәлләренең әҗере бәхет муллыгы булып яусын!
Комментарийлар
15
0
Бик ачык,ягымлы апа,Аллахы Тэгалэ сабырлык туземлектэн,сэлэмэтлегеннэн аермасын.
0
0
5
0
Сөбханаллаһ, гыйбрәтле язмыш. Аллаһы тәгалә ярдәменнән ташламасын.
0
0
5
0
Гөле дә матур, үзе дә матур апа
0
0
0
0
Тузем, сабыр апа
0
0
0
0
Тзем, сабвр апа
0
0