Мин аларны күптән беләм, гел күзәтәм, хәлләрен белештерәм. Еш димим, сирәк... Икесенә ике кул белән төзегән бәхетләренә сөенәм!
Рәмзия апа бер кулы белән ипи сала, токмач баса, умач уа! Рәфыйк абый сыңар кулы белән тактадан улак ясаган, шуңа көздән үк кара туфрак тутыра да, кыш буе яшел суган белән кайнаша.
Хәер, урам яктан караганда йорт-җирләре кешенекеннән азрак кына калыша, аның каравы бит өй эченә бәхет, ярату кереп тулган!
“Хәле киткәнче кыйнады...”
Саулыгының кимчелеген “йотып”, гөрләтеп яшәүләре бәлки, җиңел дә түгелдер. Рәмзия апа Закирова белән Рафыйк абый Сәләхетдиновның, чынлап әйтәм, сабырлыклары тау тиклем, түземлекләре дә төпсез. Буа районы Югары Лащы авылы халкы да аларның үз көчләрендә тормыш итүләренә гаҗәпләнә.
“Бакчаларында бер бөртек чүп үләне күрмәссең!” – диләр. Яшәүләре дә элеккегечә – мичләренә утын ягалар. Кайтарткан агачларны туганнары яисә күршеләре кисеп кенә бирә, ә менә пүләннәрне Рафыйк абый сыңар кулы белән берүзе яра икән. Икәү әрдәнәгә ташып өяләр.
– Туганнар, күршеләр ташламый, рәхмәт. Күмәкле эшкә сызгырабыз инде, килеп җитәләр! Күп вакыт кыенсынабыз да. Авыл җирендә эш бетәме? Күтәрәсе, төшерәсе, турыйсы, ваклыйсы, сиплисе, саный китсәң... Гел кешене көтәсең мени. Яз көне, үзебез селкеник дип, Рәмзия белән бакчага көрәк күтәреп чыгабыз, күрүгә күршеләрнең йөгерешеп керәселәрен дә беләбез. Бер карыш җир китмибез, күрше егетләре, бураннар туздырып, казып та бирәләр. Эш ул чыгымсыз ат кебек сеңлем, сыңар кул белән бик йөгәнләп булмый. Сукмакларны да кышы буе икәү көрибез, икебезгә ике кул, ике көрәк! Җәйләрен бакчада үзем кайнашам, Рәмзиягә өйдә дә эш җитәрлек. Бәрәңге алышырга туганнар килә, күршеләр керә. Суганын да күп итеп утыртабыз, кишерен дә. Безнең суганнарны күрсәгез икән – кайсысы минем йодрык кадәр! “Сөеп үстерсәң дә болай уңмас!” – ди күргән кешеләр. Икәү үремнәргә үрәбез. Помидор чәчәр вакыт та җитте менә, балчыкларын әзерләдем инде. Рәмзия апагыз сортларын караштыра әнә. Орлыгын үзе ясый. Иртә чәчкәч, бераз азаплырак. Җәй җиткәнче, тәрәзә буе үсәләр. Кыраулар бетмичә, чыгарып булмый тиз генә. Аның каравы, помидорлары иртә өлгерә. Үсентеләрне без җиргә яртылаш бөкләп утыртабыз. Тамырын көчле итсәң уңышын җыеп бетерә алмыйсың, – ди Рафыйк абый.
Аның белән сөйләшүе дә кызык. Кете-кете үзе дә көлә, сине дә мәзәкләп көлдерә! Рухы белән нык кеше ул. Авырлыкның күзенә карап яшәсә дә, бирешми.
– Кулсыз калгач, сабый бала сыман яңача яшәргә өйрәндем. Бәрәңге әрчи алмыйча азаплануларым... Бер кул белән генә ипи кисүләре дә кыен, башкасын әйтмим дә. Рәмзия апагыз әнә бәрәңгене тезенә куеп әрчи, – ди Рафыйк абый.
Ә Рәмзия апаның бүгенге тормышында үз куанычы!
– Аек ир белән яшәве үзе бәхет, сеңлем. Күпне күрдем. “Тормыш мине хәле киткәнче кыйнады”, – дим. Кимсенеп гомер иттем... – ди Рәмзия апа. – Кыз чакта, сизмәсәләр ярар иде, дип, гарип кулымны кесәмә яшердем. Кич чыгар идек. Ходай чибәрлекне биргән бит! Егетләрнең дә күзе миндә генә. Кыенсынам... Кызлар белән без алда, алар арттан кайта, элек шулай озата иде егетләр. Капка төбендә җен көчләре белән этеп җибәрәм дә кереп качам. “Араларында иң шыпырты кебек, дию кебек кылана!” — диде бер егет. Мин бик сөйләшер идем дә, гариплегем бар...
Газиз әнкәсенең 12нче баласы ул, төпчеге. Сабый чагында бишектән егып төшермәсәләр, кулы гарипләнмәс иде дә. Елап үрсәләнгәндә терсәктән кулы чыкканлыгын, кызганычка каршы, күрмәгәннәр.
– Чыккан кул үсә мени, соңрак сизгәннәр дә. Кайларга гына алып бармадылар – табиблар, им-томчылар. Апас районының Багыш авылындагы бер имче карчык артка таба караган кәкре терсәгемне җайлап кына борды да. Тагын килергә чакырды, җайлап бетерәм, дигән иде. Алып бармадылар. Мин бит сеңлем сукыр әбидә үстем. Үземнекеләргә сыймадым. Фатыйма әбигә дә кирәк түгел, артык кашык идем, – ди Рәмзия апа.
Мәктәптән соң, гарипмен дип тормый, өч ел фермада сыер сава ул. Бер кул белән!.. Әрсез җан – гариплегенә үчләшеп эшли. Кияүгә чыга, бала таба.
– Димләделәр... Фәритне ошатмасам да, ризалаштым. Тормышка берегергә кирәк иде. Берсендә, туган нигеземә сөт сорап килдем, бирмәделәр. Елый-елый кайтып киттем. Үземнекеләргә кирәгем булмагач, читләргә сыенмый, нишлисең? Фәритнең хатыны белән бер кызы, йортларында янгын чыгып, тереләй янып үлгәннәр иде. Бер яшьлек Әлфинуры ничекләр исән калгандыр, минем ише бер бәхетсез, дип, шул сабыйны кызгандым. Ул чакта авылда төрле сүз йөрде, Фәрит хатынын кыйнаган да күршеләренә кереп киткән, йорты янып беткәнче дә чыкмаган дип тә сөйләделәр. Кеше сүзедерме, белмим. Ә ут, имеш, мич алдыннан үрләгән. Фәрит холыксызланып, мине дә күп рәнҗетте, сеңлем. Ул да тумыштан гарип, кулының да, аякларының да бармаклары юк иде. Беренче балабыз сау-сәламәт туды. Яратмады... “Минем балам түгел”, – дип гел читкә какты. Әлфинур кызының да бармаклары юк иде, Рәзидәмне дә бармаксыз туарга тиеш дип уйлагандыр инде. Дүрт саны да сау туганга сөенәсе генә дә! Рәзидәне имезергә дип, уртабызга алып салгач, гел этер, төртер иде. Сабый балага ничекләр кулы күтәрелгәндер. 7 айлык чагында үлде ул... Колаклары үлекләп шеште. Ике яклы өйдә бер мич иде, аңа да утынны санап кына ягасы. Салкын тидергәнбез. Үлеге баш миенә киткән. Икенчегә Чулпан исемле кызымны таптым. Анысы менә Фәрит теләгәнчә, бармаксыз туды. Кул белән аягындагы бармаклары икешәр. Шулай да тормыш итә. Ил башлыгы янында эшли әле, уңышлары сау кешеләрне уздыра! – ди Рәмзия апа.
Сүз дә юк, хәмер белән кайнашкан ир тәхетеңә менәм дигән бәхетне дә читкә куа. 22 ел бергә яшәгәч, котыла алмас гадәтеннән ул бакыйлыкка китеп бара.
– Фәритне җирләгәч, йортыннан куып диярлек чыгардылар. Туганнарым ярдәме белән Буага күчендем, бер бүлмәле фатир сатып алдым. Бурычка батып. Тик безнең ише авыл баласы шәһәр фатирына бикләнә алмый икән, җиләген, кыярын чыгып өзәргә бакчаң булмаса бигерәк кыен, – ди Рәмзия апа.
“Үзем дә тураласы икән...”
Рафыйк абыйның да гомер сукмагы түмгәкле... 13 бала үскәннәр. Бер яшеннән әтисез калган.
– Бик оялчан идем. Ятим балаларга элек мәктәптән киемнәр бирәләр иде. Әтисезләр һәммәбез дә бер төсле, кыенсына идем. Әтисез икәнлегеңне өстеңдәге киемеңә кадәр кычкырып торсын инде. Мәктәптән соң Казанда эретеп-ябыштыручыгы укыдым, Самарада тәҗрибә үтеп, Ульяновск шәһәренә кайтып төпләндем. Өйләндем дә, уңмадым. Балалы хатын алдым. Үзебезнең якныкы булгач, ышандым мин аңа. Әйтерсең лә, Буаныкылар фәрештә канатыннан яралган! Язмыш инде, күрәчәк, – ди Рафыйк абый. – Элеккеге ире белән гел ике арада йөрде. Тагын 4 бала да алып кайттык. Гөлнара, Илмир, Венера, Радик, Алинә – бишесен дә бер төсле якын иттем, бишесе дә үземнеке!.. Икебез дә гаепле без, аерылыштык. Кулым селтәп, әни янына кайтып киттем. Миннән соң өйләрендә янгын чыгып, Радик улым төтенгә буылып үлгән иде. Башкалары чыккан, әҗәленә җиткән булгач ул бала өйдә калган. Җирләргә бардым, андый чакта ачу сакламыйлар. Авылда көтү дә көттем, эретеп-ябыштыручы булып та эшләдем. Уракка төшкәч, комбайн ярдәмчесе идем. Чөгендер алып ятабыз шулай, кайтыр вакыт та җиткән иде, һаман да шул сүз – күрәчәк. Алдан трактор чөгендернең яфрагын ура, безнең комбайн артыннан чөгендерен чүпләп бара. Трактор туктап калды. Без дә төртелдек. Йөртүче комбайннан сикереп төште дә трактор янына китте – сәбәбен беләсе. Миңа ни калган диген, утырып тор тик кенә. Тагылдым моңа. Саксызлык... Чөгендер ала торган ыргаклар киемемне чорнап кына алды. Бер кулымны сөйрәп кереп киткәнен сизмәдем дә, күрмәсәләр, үзем дә үк тураласы икән...
– Авыртуына ничек түздегез?..
– Ә мин ул чакны бер бөртек авырту да сизмәдем. Шок хәлендә. Буа хастаханәсенә барып җиткәнче дә их, дип тә әйтмәгәнмен. Кулым өзелгән бит, югыйсә... Аны ничекләр ялгап теккәннәрдер, менә шул кулым бүген дә исән! Бераз гарибрәк инде, нинди булса да үз кулым, ич. Буадан мине Казанга озаттылар. Анда да бик озак яттым. Биш мәртәбә операция генә ясадылар. Кулны ике тапкыр Илизаров җайланмасына гына җыйдылар. Туганнар чиратлашып карадылар, акчалата да булыштылар. Әни исән чагында рәхәттә яшәлде әле...
– Шөкер, диегез, өйләнгәнсез!..
– Һәр кешенең үз тормышы бит, туганнар ташламады, гел мине генә дә көйләп тора алмадылар. Ашарга пешергәндә газаплануларым. Бер сыйныфташ егет үгетләде. Өйлән дә, өйлән, ди, мине тәрбиядә яшәтәсе килде. Үзе әнә һаман өйләнмичә йөри әле, үгетләп тә карыйм, башлы-күзле итте мине, рәхмәт! Рәмзия белән бер генә күрештек, алып та кайттым. Фатиры буш тора, баргалап кына киләбез. 13 ел без кушылганга. Кызы Чулпан да мине бик хөрмәт итә. Сирәк кайталар кайтуын. Тормышлы, ул да гаиләсеннән бушамый, балалар үстерәләр. Бармаклары юк дисәң дә үзе машина йөртә.
– Үз балаларыгыз белән күрешәсезме соң?..
– Радик улымның фотосын кайчагында көненә икешәр тапкыр алып карыйм. Анысы араларында үземә охшаган иде. Балаларым белән сирәк күрешәм. Уртаклык өзелсә бик кыен, дуслык та, татулык та югала. Чит кешеләр сыман. Йөрәк яна инде. Күрешкәч сөйләшер сүз табып булмый, аннан да кыены юк, – ди Рафыйк абый.
Үз балаңның чит итүе, чит баланың үз күрүе – бер сынаудыр. Язмышың язганның агын да, карасын да кабул итәргә кирәк. Сиңа язган язык... Димәк, әрнүләрне бер йодрыкка кысып түзәсе, сабыр итеп яшисе.
Комментарийлар
0
0
Рафыйк Хэм рэмзия номер буе шулай матур яшэгез туганнардан аерылмагыз .рустям абый.
0
0
1
0
И бу язмыш ☹️Бер-берегезне тапкансыз ниhаят🙏🙏🙏
0
0
0
0
Гөрләп яшәргә,Язсын дөньяда.Гел бергә-бергә —Бөтен гомергә!
0
0
1
0
Җырлап яшәргә,Гөрләп яшәргә.Язсын дөньяда.Гел бергә-бергә —Бөтен гомергә!
0
0
0
0
Катлаулы тормыш юллары уткэнсез, ярый эле бер берегезне тапкансыз, шатлыкларда яшэргэ язсын сезгэ, саулык сэлэмэтлеклэрдэ, вы это заслуживаете.
0
0