16+

«Үлем сатам! Кем ала?»

Берничә көн элек Уфада бер кыз тугызынчы каттан сикергән... Моңа Россиядә кабат тамыр җәя башлаган наркотик сәбәпче, ди. Аның атамасы да модалы, колакка да ятышлы, нәкъ яшьләр эчәргә ярата торган газлы су кебек - спайс. Җисеме генә түгел, исеме дә «модный» булып чыкты: әлеге наркотикны тартып, Россиядә күпме кеше агуланып хастаханәдә ята, ә күпмесе инде башка беркайчан да берни дә татый алмаячак... Фани дөньядан китеп барды андыйлар.

Берничә көн элек Уфада бер кыз тугызынчы каттан сикергән... Моңа Россиядә кабат тамыр җәя башлаган наркотик сәбәпче, ди. Аның атамасы да модалы, колакка да ятышлы, нәкъ яшьләр эчәргә ярата торган газлы су кебек - спайс. Җисеме генә түгел, исеме дә «модный» булып чыкты: әлеге наркотикны тартып, Россиядә күпме кеше агуланып хастаханәдә ята, ә күпмесе инде башка беркайчан да берни дә татый алмаячак... Фани дөньядан китеп барды андыйлар.

«Тыелган алма» көзен өлгерә
Спайсны икенче төрле синтетик наркотик, тарта торган катнашма дип атыйлар. Аны үлән белән химик матдәләрне кушып ясыйлар. Тәэсир көче марихуананыкы белән бер. Спайсны тәүге тапкыр Европа илләрендә, ислемай дигән булып, 2004 елдан интернет-кибет аша сата башлаганнар.

Спайс Европадан Россиягә дә җәһәт кенә күпер салды. Роспотребнадзор кушуы буенча Россия медицина фәннәре академиясенең туклану институты спайска экспертиза ясап, психоактив матдәләр барлыгын ачыклады. Нәтиҗә буларак, 2009 елның 31 декабрендә составына «шалфей предсказатель», «гавайская роза» һәм «голубой лотос» үсемлекләре кергән тарта торган катнашмаларны тыелган наркотик матдәләргә тиңләгәннәр.

Спайсны Россиядә, Америкада һәм күп кенә Европа берлеге илләрендә тыйдылар. Әмма котылу сөенече озакка сузылмады. Тыелган «алма» быел көз башында кабат тамыр җибәрде Россия җиренә. Тыелган әйберне сатучы һәрвакыт табыла инде ул. Әйтик, шушы көннәрдә генә безнең белән чиктәш төбәкләр - Чувашия белән Башкортстанда яшәүче берничә кешедә бик күп тарта торган катнашма тапканнар. Тәмле конфетлары белән дан тоткан Чабаксарда да 80 кеше спайс тартып агуланган, берсе хәтта җан тәслим кылган. Бу язмада «хәтта» дигән кисәкчәне еш очратырсыз әле.

Башкортстанның дәүләт наркоконтроле матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республикада 29 сентябрьдән 7 октябрьгә 47 кеше спайс тартып агуланган. Җитмәсә, шуларның икесе - балигълык яшенә дә җитмәгән балалар!

Себердә дә халык кырылып спайс тарта. Сургутта наркоманнарны хастаханәгә хәтта урамнан ук алып керәләр, кайберләре клиник үлем хәлендә, ди.
Владимирда спайс - бер кешене, күршеләребез Кировта биш кешене теге дөньяга алып киткән. Ханты-Манси автоном округында аның тозагына 200ләп кеше эләккән.

Биш бала анасы наркотик саткан!
Атна башында Наркотикларга каршы дәүләт комитеты утырышында Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт директоры Виктор Иванов хәбәр иткәнчә, Россиядә 25 кеше спайс тартып «мәрхүмнәр» сафына күчкән, 700 кеше агуланган. Тарта торган катнашмалар Россиягә Көньяк-Көнчыгыш Азиядән кертелгән дигән фараз бар. Әмма шунысы хикмәт - үлем‑китем очракларына китергән наркотик тыелганнар исемлегендә юк, ягъни аны теләсә кем - син дә, мин дә сатып алырга мөмкин. Дәүләт Думасы да бу уңайдан бик тиз сискәнеп, Россиядә тарта торган синтетик катнашмалар әйләнешен тыя торган закон проектын әзерләү белән мәшгуль. Баксаң, спайсның формуласын гел үзгәртеп торалар, шуңа да һәр яңа формуланы тыелганнар исемлегенә кертү өчен шактый вакыт кирәк икән.

Виктор Иванов утырышта әйткәнчә, тиз арада спайс сатучыларның эзенә төшеп, сату юлларын ачыклап, «спайс-эпидемия» туктатылган. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте белгече Евгения Дубровная хәбәр итүенчә, республикада дүрт ел эчендә 80нән артык синтетик наркотик ачыкланып, барысы да тыелган. Быел гына да синтетик наркотик таратучыларга карата 400 җинаять эше кузгатылган.

2014 ел башыннан бүгенгәчә Татарстанда спайс тартып үлгән кеше юк диләр. Аның каравы сатучыларны эләктереп кенә торалар. Әйтик, 25 яшьлек ир 27 яшьлек хатын белән бергә Түбән Камада спайсны күпләп сатарга җыенып йөргәннәр. Криминаль бизнес корырга җыенучыларга, наркотик матдәләр саклаган өчен, моңарчы да җинаять эше кузгатылган булган. Шунысы игътибарга лаек: спайс сатсалар да, нинди коточкыч зыян китергәнен белеп, үзләре кулланмаган. Кешеләрне гүргә кертергә җыенулары өчен яшьләр 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.

Яшел Үзәндә 37 яшьлек биш балалы ана (олысына 17 яшь, кечкенәсенә биш яшь тә тулмаган) киоскта идән астыннан гына тыелган матдәләр сатып яткан. Баксаң, балаларын да юньләп карамаган, шуңа да өч баласына карата ана булу хокукларыннан мәхрүм ителгән. Пырдымсыз хатынның ниләр эшләп ятуын наркоконтрольнең Татарстандагы «ышаныч телефоны»на шалтыратып хәбәр иткәннәр. Сатучының фатирында электрон үлчәү белән тыелган матдәләрне тутыру өчен махсус пакетиклар да табылган.

Чаллыда 22 яшьлек автомәктәп инструкторы барысын да уздырган: арендага алынган фатирда наркотик лабораториясе булдырып, төрле матдәләрне әвеш‑тәвеш китереп, тарта торган катнашмалар ясап яткан. Аннары шуларны күпләп саткан. Лабораториядә 130 грамм наркотик табылган, аңардан 14 мең (!) доза тарта торган катнашма ясап булыр иде.

Аяк-куллары канга батса да
Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт директоры киңәшчесе Михаил Габрильянц әйтүенчә, Россиягә кертелгән спайслар шулкадәр көчле, бер тартуда ук ул кешене аяктан ега. Исән калучылар нәрсә булганын сөйли дә алмый, хәтерләре җуела.

Интернетта спайс тарткан кешеләрнең видеолары да бар. Әйтик, бер егет үзен асфальтта йөзгән кебек хис итә. Аяк-куллары канга батса да, ул моңа игътибар да итми. Ә бер кыз шултиклем эсселәгән, хәтта мәктәп ишегалдында йөзләгән кеше күз алдында, җитмәсә, салкын көнне, чишенә башлый.
Россиядә спайсларны героинга караганда 1,5 тапкыр күбрәк сатып алалар. Интернет аша яки кайбер шәһәрләрдә «порох» яки «дым» дигән язу астында телефон номеры сырланган була. Еш кына андый игъланнар уку йортлары янында очрый. Владимир шәһәрендә «Трезвый город» хәрәкәте активистлары андый шикле игъланнарны бетереп йөри икән.

- Социаль челтәрләрдә безнең төркемдә кеше кайда нинди язу күргәне турында хәбәр язып калдыра. Без бөтен мәгълүматны барлыйбыз да кич буе буяп йөрибез, - диде волонтер Сергей Елфимов.

Волонтерларның күбесе - элекке наркоманнар. Алар ярдәме белән хокук сакчылары наркотик сатучылар эзенә төшкән.


Татарстанның наркология диспансеры баш табибы урынбасары Степан Криницкий әйтүенчә, аларга мөрәҗәгать итүче наркоманнарның яртысы диярлек - спайска бәйлелеге булганнар. Андый кешенең беренчел симптомы - үз‑үзен адекват тотмау. Баксаң, спайска булган бәйлелекне бетереп булмый, туктатып кына була икән. Чөнки спайс - наркотикның бер төре генә.
- Дәваланучылар арасында ирләр күбрәк, әти‑әнисе кулыннан җитәкләп алып килгән мәктәп укучылары да бар. Әгәр кеше үз акылында түгел икән, аны үз акылына килгәнче, гадәттә, бер ай диспансерда дәвалыйбыз. Аннары ул кеше реабилитацияне табиблар янына килеп йөреп кенә үтә, - диде ул.

Баш мие белән түлисе
Спайс тарту, беренче чиратта, психикага зыянлы. Аны еш кулланганда, галлюцинацияләр барлыкка килә, ягъни күз алдында хәшәрәтләр йөгерешә, кешенең тәгәрмәч астына яки тәрәзәдән ташланасы килә. Шулай ук укшыта, коточкыч курку барлыкка килә. Психика гына түгел, үпкә, бавыр кебек органнар да әкренләп сафтан чыга. Ә менә иң зур һөҗүмне спайс баш миенә ясый. Баш миендәге капиллярлар, агуны «үзәк»кә үткәрмәс өчен, кинәт йомарлана. Нәтиҗәдә, баш миенә кислород үтеп керми. Шушы күренеш аркасында кеше үзен гамьcез итеп хис итә башлый. Әмма берничә мизгеллек рәхәтлек өчен баш миең белән түлисе була бит...

Спайс тарткан хатын-кызлар бала таба алмаска мөмкин, ирләрнең потенциясе кими... Кыскасы, кеше «яшелчә»гә әйләнә. Әмма иң куркынычы - спайс тартып караган кешенең тагы да җитдирәк наркотикларга аппетиты ачыла.


Әгәр сез спайс, наркотикларның кайда сатылганын белсәгез, кичекмәстән Казандагы «ышаныч телефоны»на шалтыратыгыз: (843) 273-43-45. Шулай ук Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенә интернет аша мөрәҗәгать итәргә була: http://ufskn.tatarstan.ru.

Наркоконтрольнең Татарстан районнарындагы «ышаныч телефоннары»:
Әлмәт - (8553) 45-26-94
Бөгелмә - (85594) 4-22-50
Алабуга - (85557) 3-97-70, 3-28-52
Яшел Үзән - (84371) 5-55-00
Чаллы - (8552) 56-29-50, 54-06-89
Түбән Кама - (8555) 39-18-90
Шалтыратулар аноним рәвештә кабул ителә, ягъни сезнең кем икәнлекне берәү дә, хәтта шалтыратуны кабул итүче кеше дә белмәячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading