16+

Маратны озатырга кайдан гына килмәгәннәр!

4 август. Дөньяны томан сарган җәйге иртә.

Маратны озатырга кайдан гына килмәгәннәр!

4 август. Дөньяны томан сарган җәйге иртә.

Төнлә йөрәккә бәргән авыр хәбәрдән соң мин үзе өчен дә, Штерә халкы өчен дә үз кеше, якын кешегә әйләнгән, 1977 елның 6 маенда Яңа Кенәр авылында дөньяга килгән Газизов Марат Габделхәй улын соңгы юлга озатырга барам.

Юлда барабыз. Акрынлап томан тарала, көн ачыла, күңел дә могҗиза көтә.

Ничек инде авылның йөзек кашы булган, сабантуйларны оештырып, Яңа ел бәйрәмнәренең җаны булган, изге гамәлләрдә башлап йөргән, кайда гына булса да бер шаян җөмләсе белән күңелне күтәргән, өенә ярдәм сорап килгән һәр кешегә булышырга тырышкан шундый кеше бу дөньядан китә алсын?!

Авылга якынлаштык. Урамнар буш. Авыл буш. Авылның бушлыгыннан йөрәккә салкын бәрелә. Ул юк.  Өйләренә үтәм. Кинәт салкынча буш өйне тутырып, күңелне сискәндереп өске катта бала елый. Күңел җылынып китә. Марат яши бит!

Өй эчендә изге догалар укып, озату гамәлләре башкарылганнан соң урамга чыктык.

Я, Раббым, киң урамда моңарчы күрелмәгән халык ташкыны, тезелеп киткән машиналар... Маратны озатырга кайдан гына килмәгәннәр!

Маратның җәсәде янында имам соңгы юлга озату вәгазе  сөйли.

Кинәт томан таралып, кояшлы күкнең ястык-ястык болытларының берсеннән җанны юатып җиргә яңгыр тамчылары төште. Зират янында җеназа намазын укыганда да сибәләп кенә матур яңгыр яуган.

Я, Раббым, димәк, Марат Аллаһ каршында да изге бәндәләрдән булган. Аллаһ ризалыгы өчен ел саен чалган корбаннары, укыткан Коръәннәре, биргән сәдакалары (Марат балалары махсус хәрби операциядә  хезмәт иткән кешеләргә дә ярдәм оештырды), кешеләрне сөендергән бәйрәм кичәләре – барысы да изге гамәлләрдән булган.

Габделхәй улы Марат җирдә матур яшәп, матур эз калдырып  китте.

Ә бит уйлап карасаң, мәңгелекнең кыска гына булган гомер елларын сокланырлык  гаилә корып, Аллаһ риза булырлык, матур хатирәләр калдырырлык итеп яшәп, кадерле булып китү – үзе зур бәхет.

Маратны яшәтү өчен хәсрәтен учларына кысып, бөтен көчен куйган хатыны Раиләнең, әтиләре өчен ут йоткан улы-килене Расих-Әлинәнең, шатлыкта да, кайгыда да бергә булып, иңне-иңгә куеп күтәрешкән бертуган апалары Наилә, Мөнәвәрәнең, “Алтыным иде“, дип өзгәләнгән әнисе Саниянең, “Иң яратып үстергән энем“, иде дип елаган апасы Миңзиләнең һәм барча туганнары, якыннарының – барыбызның догалары  ахирәт яшәешендә Маратка ирешеп торса иде.

Марат үзе дә хәер-догасын җибәреп, риза булып ятса иде. Иң зур ризалык Аллаһтан. Барыбызга да Аллаһының ризалыгына, рәхмәтенә ирешеп яшәргә насыйп булсын.

Минем бу язмам да Габделхәй улы Маратка дога булып ирешеп, әҗер-савап булып барса иде. Аллаһ аңа югары җәннәтләрдән урын бирсен. Амин.

Мөршидә Җамалиева.

Штерә-Арча

Арча хәбәрләре
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

9

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Амин,Авыр туфрагы жинел булсын Маратның.Безгә дә күрергә насыйп булды,быел яз көне Кукмара районы Янил авылында,туй мәҗелесен бик күңелле алып барды.

    Мөһим

    loading