16+

«Мин ялгыз яшәп туйдым, үзем генә йокларга да куркам»

Гашыйклар көне узуга, серле тамашаның шаһиты булырга туры килде! Эшем буенча бухгалтериядә отчет биреп утырам.

«Мин ялгыз яшәп туйдым, үзем генә йокларга да куркам»

Гашыйклар көне узуга, серле тамашаның шаһиты булырга туры килде! Эшем буенча бухгалтериядә отчет биреп утырам.

Ашыгып кына механик егетебез килеп керде. Бездә 2 ел чамасы эшләгән яшь хисапчы янына килеп: “Алдан заявка биргән идем, минем документлар әзерме?” – дип, дорфа гына сорады. Хисапчы кыз да усал итеп: “Миңа кычкырмагыз, кайткач хатыныгызны битәрләрсез”, – диде. Бүлмәдәгеләр, барысы да аларның сөйләшүенә колак салып, тын калдылар.

Егет: “Минем хатыным юк, мин – буйдак, ялгыз яшим. Сез яшь әле, алай усал итеп дәшмәгез. Ирегез белән шулай сөйләшерсез яме”, – дип жавап кайтарды. “Мин дә ялгыз яшим, кияүдә түгел”, – дип көлде хисапчы кыз.

Киеренке аралашудан кызарып чыккан егет, аптырап калды, кисәк кенә: “Алайса, син дә ялгыз, мин дә ялгыз, әйдә өйләнешик булмаса, бергә яшәрбез!” – дип әйтеп, барыбызны да гаҗәпкә калдырды. Кыз да, уйлап-нитеп тормыйча, ризалыгын бирде: “Әйдә, яшәп карыйк, алайса. Бүләкләрең кайда соң?”
Кызның бу кыланмышыннан егетебез нык дулкынланды, тотлыкты, нишләргә белмичә бераз басып торды. Аннан бухгалтерия бүлмәсеннән чыгып ук китте. Без, барыбыз да ни әйтергә белми аптырап, карап калдык.

Бүлмәдәгеләр кызга: “Нигә кирәк булды инде сиңа ул егетне оялтырга? Кем шулай кинәт ризалаша, кешене берни белмәгән, аралашмаган килеш?” – дигән сораулар яудырдылар. Кыз: «Мин ялгыз яшәп туйдым, үзем генә йокларга да куркам, гел ут яндырып кунам. Минем югалтасы әйберем юк. Торып карыйк, ошамаса – таралышырбыз» – дип, безне шаккатырды.

10-15 минут вакыт үттеме икән, кулына торт, шампан шәрабе, матур гөлләмә тотып, егетебез яңадан бүлмәдә пәйда булды. Эшебез каршында гына провизия кибете һәм чәчәк салоны бар, шунда йөгереп кенә барып килгән.

Керүгә: «Әйдәгез, хезмәттәшләрем, бу вакыйганы билгеләп үтик. Ә Сез безне фотога төшерегез», – дип миңа мөрәҗәгать итте. Шактый батырайган үзе.
Хисапчы апалар тиз генә фуршет өстәлен хәстәрләде. Тора-бара, уңайсызлану да юкка чыкты: яшьләрне матур итеп котладык, үгет-нәсыйхәт бирдек, теләкләр теләдек, фотога төшердек. «Әйдәгез, туйдагыча үбешеп тә алыгыз инде!» – дигәч, егетебез җәһәт кенә кызның ирененә үрелде. Кыз карышып маташса да, егет аны чуп итеп үбеп тә алды.

«Без инде өйләнешеп, язылыштык. Ике ай бергә яшибез. Сезгә дә белгертәсебез килде. Бу тамашаны алдан хәстәрләдек», – дип елмайды хисапчы кызыбыз, безнең аптырашны күреп.

«Имәндә икән бит чикләвек!» – уйлап куйдым шунда. Бәхетле булсыннар да дус-тату торсыннар инде. Русча әйтмешли: розыгрыш удался!

Фото: freepik.com
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

18

5

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading