16+

Мин – хыянәт корбаны

Хыянәт турында бик күп язалар. Шул каһәр суккан хыянәт аркасында күпме гаиләләр таркала, күпме балалар ятим үсә. Мин дә хыянәт корбаны булган бер ир. Бөтен парлар кебек үк без дә яратышып өйләнештек. Бүләкләр, чәчәкләр, матур сүзләр – барысы да булды.

Мин – хыянәт корбаны

Хыянәт турында бик күп язалар. Шул каһәр суккан хыянәт аркасында күпме гаиләләр таркала, күпме балалар ятим үсә. Мин дә хыянәт корбаны булган бер ир. Бөтен парлар кебек үк без дә яратышып өйләнештек. Бүләкләр, чәчәкләр, матур сүзләр – барысы да булды.

Дөньяда бездән дә бәхетле пар юк иде сыман. Ике еллап йөргәннән соң өйләнештек. Кызыбыз туды.

Хатын декреттан эшкә чыккач әллә ничек кенә үзгәрде. Сәбәбе тиз ачыкланды, эшләренә килеп йөрүче бер Мәскәү кешесе белән чуала башлаган. Мин андый мөнәсәбәткә түзә торган кеше түгел: “Йә мин, йә ул”, – дидем. Ул аны сайлады. Төенчекләрен җыйды да, кызны алып Мәскәүгә китеп барды. Менә шулай мизгел эчендә бер бүлмәле фатирда ялгызым утырып калдым.

Минем алда ике юл бар иде – эчеп юкка чыгу яки үземне кулга алып көне-төне эшләү. Мин икенчесен сайладым. Нинди өлкәдә эшләвемне әйтмим, әмма шактый гына эшләргә туры килде. Нәтиҗәдә шәһәр үзәгендә фатир алдым, машинаны иномаркага алыштырдым. Хәзер җир алып йорт салырга хыялланам. Хатын-кызлар ягына борылып та караганым юк һәм теләмим дә. Әле дә ярый кызым-алтыным бар, аның белән аралашып, әллә нигә бер күрешеп торабыз.

Динар, 
Казан.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Кайбер хатын-кызлар да ирлэрдэн бик бизэлэр шул.Хыянэт тэ тугел,исерк тэ тугел....Беренче ир белэн 10 ел тузеп яшэгэннэн сон,аерылып,кабат 3 елдан сон,кеше таныштыруы белэн,узенен бэхетен сынап карага уйлый. 3 ай никахлашып яшэгэннэн сон,чын йозен ачып, баткаклыкка батырып калдыра. Ирнен дэ торлесе бар,хатын-кызнын да...Мондый хэллэрдэн сон бизми хэлен юк

    Мөһим

    loading