Җир йөзендә әти-әнисенең, әби-бабасының озак яшәвен, онык-оныкчаларын сөеп-яратып, иркәләп-назлауларын күрергә теләмәгән бер генә кеше дә юктыр, дисәм... Ялгышам икән... Бар андый кешеләр. Шул ук вакытта, шөкер, миһербанлы бәндәләр дә юк түгел. Сарман районы Җәлил бистәсенең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты нәкъ язмамның башында әйтелгән теләкләрне бүлешеп, караучысыз, яклаучысыз калганнарга игътибар һәм...
Аларның кайберләре биредә озак еллар бергә, инде ияләшеп беткәннәр. Интернатта яшәүчеләрнең яллары бертөсле генә узмый, төрле бәйрәмнәр дә оештыралар, бик еш кына табигатькә чыгалар, экскурсияләргә йөриләр - барына да җитешеп кенә өлгер. Картлар һәм инвалидларга балалары, якыннары бирә алмаган игътибарны һәм җан җылысын интернат хезмәтчәннәре бирә, аларның болай да кителгән-телгәләнгән күңеленә шәфкать нуры өсти.
Биредә озак еллар яшәүче Ида Филатова:
- Үзегез күрәсез - бүлмәләр якты, бик яхшы ашханә, китапханә. Кайберәүләр биредән китә, ләкин озак та үтми, алар яңадан әйләнеп кайталар. Безнең монда картлык көннәребезне кайгы-хәсрәтсез, тыныч кына үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Әлбәттә, безнең беребез дә үз өендә мондый игътибарны күрә алмас иде...
Елена Грачева:
- Без бәйрәмнәрне, туган көннәрне бик күңелле итеп уздырабыз. Интернат хезмәткәрләре һәрчак яңа, кызыклы программалар әзерлиләр. Безнең үзебезнең кечкенә генә хуҗалыгыбыз да, бакчабыз да бар. Бергәләп эшлибез, күмәкләп ял итәбез. Бер сүз белән әйткәндә, зур, тату гаилә булып яшибез...
Равил Болтачев:
- Мин бирегә Казаннан килдем. Беренче тапкыр күргәч, шифаханә дип торам - матур, җыйнак. Барлык яшәүчеләр - картлар, мохтаҗлар, өлешсез калганнар, алданганнар исеменнән интернат хезмәткәрләренә, җитәкчеләргә зур рәхмәт әйтәсе килә. Алар безгә бәхет, өмет бирделәр...
Равил абый шигырьләр дә яза икән. Мине үз бүлмәсенә алып кереп, укып күрсәтте. Калын гына бер дәфтәргә тупланган әлеге шигырьләрен ул матбугатта чыгарырга хыяллана. Бераз гына тайпылыш ясап үтим, ритм-рифмалаштыруның җаена төшенгән кайбер шагыйрьләребез һаман бер балык башын чәйнәп, бер үк теманы мең тапкыр «көчләп» азаплана, башкасына әллә хыял фантазиясе, әллә тормыш тәҗрибәсе җитеп бетми. Ә Равил абый кебекләргә фантазияне эшкә җигәсе дә юк, алар башыннан үткәннәрне, үзләре кичергәнне яза. Йөрәккә үтәрлек итеп... Ә күптән түгел генә Равил абый өйләнеп тә җибәргән әле! Хәзер алар хатыны белән икәү бер бүлмәдә чөкердәшеп яшәп яталар.
Интернатта тормыш гөрли. Әмма... Дәүләт тарафыннан караучысыз калганнарга нинди генә яхшы шартлар тудырылмасын, миңа калса, хастаханә белән төрмәләрдән кала, иң күңелсез учреждениеләр - балалар йортлары белән картлар һәм инвалидлар өчен интернатлардыр. Мондый йортларның булуы үзе үк ата-аналар белән балалар, якыннар арасындагы элемтәләр өзелгән җәмгыятьнең гариплеге турында сөйли, мөгаен. Биредә өй җылысын сагыну, юксыну хакимлек итә. Бүлмә саен бер язмыш. Берәүләр итәк тутырып бала үстергән, аларны кеше иткән, ә картлык көнендә интернат тәрәзеннән карап, «балам килмиме икән», дип, көтеп-саргаерга калган. Икенчеләрен җиңел акча эшләүчеләр торыр җирсез калдырган, ә өченчеләре...
Биредә яшәүчеләр бернигә дә мохтаҗ түгел. Әмма аларның һәркайсының картлыгын кайгыртучы, ихтирамлы балалары, оныклары янында каршылыйсы килә. Һәркем бакый дөньясына җыйнак кына, кечкенә генә булса да, ләкин үз өеннән китәргә, соңгы сулышын алганда янәшәсендә дога кылучы баласы булыр дип өметләнә...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар