Арча районы Пешәнгер авылында яшәүче Лүсә апа Фазуллинаның уф дисә йөрәгеннән ут бөркелер иде дә, ләкин ул сабыр итә. Шатлык-куанычларыннан көчлерәк көенечләре – тәкъдире сынавы, димәк, ничек кенә кыен булмасын, аңа түзәргә кирәк.
“Авыраям...” – димәде...
Лүсә апа үз нигезе белән кызы йортын арасын көненә ничә әйләнә икән? Бәрәкәткә тиендергән гади хәрәкәт кенә дә түгел кебек бу. Арыган йөрәгенә шифа эзләп, шул исәптән кызы хәлен дә җиңеләйтергә теләп йөреше. Миләүшә кызы да үзе кебек хәсрәтле тормышында яктылык эзли. Шөкер, тормышлары зарланырлык түгел лә, барлыклы, яшәешләре җитеш. Тик бер йөрәккә өелгән хәсрәтләрне онытуы мөмкин түгел.
...Әүвәл исеменә гаҗәпләндем. Нигә Лүсә икән?. Йә Гөлүсә, йә Илүсә түгел. Яртысы кисеп ташланган сыман – Лүсә... Сере гади икән – сугыш елларында чыгарылган машина хөрмәтенә “кәттә” исемнән аңа өлеш тигән.
– Әнием чып-чын ут эчендә йөргән хатын. Элек сайланып та, үзеңнән сорап та тормаганнар, хатын-кызларны да сугышка алганнар. Әнием Мәмдүдә исемле иде мәрхүмә. Бәхетсезлегенә ул сугыш елларында сельпода хисапчы булып эшләгән. Өч кызны бер көн эчендә сугышка алып чыгып киткәннәр. Әнием – разведчик. Сугышта минем әтине очраткан... Авырга калган. Йөкле хатын сугыш кырында йөри алмый дип әнине авылына кайтарганнар. Ул сугышта йөргәндә әнисе дә үлеп киткән бит әле, буш өйгә кайтып кергән мескенем. Хәерчелегенә тагын да бер авыр йөк булып мин туганмын. Әтием ут эчендә үлгән бичара.
Әни белән башта Каратай авылында яшәдек. Мине бик яратып үстерде ул. Бүтән якын кешесе юк иде бит, карап торганы бер мин идем, – дип сөйли Лүсә апа.
Язмышыңа язылган сынаулардан кем дә качып кала алмый. Мәмдүдә апаны да теге елларда күкләрдә укылган никахы яңа тормышлы итә. Әхәт исемле ике сугыш кичкән егеткә димлиләр. Кызына 7 яшь тулып килгән ханым чарасыздан ризалаша. Тормыш итәсе бар. Төптән күтәрелергә кирәк. Аның әле хатын-кыз бәхетенә дә тулы хакы бар.
– Әни белән бик әйбәт гаиләгә килеп кердек без. Мин беренче сыйныфка Апаз авылы мәктәбенә укырга бардым. Әби мине бервакытта да кире какмады, рәхмәтемне әйтеп бетерегесез. Әни белән Әхәт абый тагын 4 бала алып кайттылар. Ике энем белән ике сеңлемне мин карап үстерештем. Әби алар арасында гел мине: “Апагыз!” – дип өстен куеп сөйләшер иде. Әбинең зирәклегенә исләрем китә. Мәктәптән кайтуга мине ашарга утыртыр иде. Үги бала димәделәр, ачыгып йөргәнемне дә хәтерләмим. Өстәл янында олылар ашаса, мине почмакта булса да сыйлады. Әхәт абый үзе мине бик якын итте, ләкин аңа никтер әти дия алмадым, гел Әхәт абый дип кенә эндәштем, – дип сөйли Лүсә апа.
Барлыклы гаиләдә үсеп, 14 яшеннән фермага сыер саварга менә ул. Башкаларга иярептерме, ләкин үзе теләп! Менә шул көннән башлап гомере буе сыер сава Лүсә апа.
– 1963 елны Фердинандка кияүгә чыктым. Ике каенана янына килдем – Габделхак каенатамның кияүгә чыкмаган Гыйлембану исемле апасы да бар иде. Рәхмәт кенә – балаларны өйдәгеләр үстерде, безнең кулдан хөкүмәт эше төшмәде. Бала тапкач, күпме ял иттем икән? Бригадир капканы каккан көнне үк эшкә чыгып йөгердем! Бүгегеләр кебек бала көйләп мәш килергә вакыт та тимәде безгә. Оркыя каенанам бик акыллы карчык иде мәрхүмә, – ди Лүсә апа.
Төп йортта 12 ел бергә гомер кичергәч, алар башка чыга.
– Фердинанд минем белән бергә фермада эшләде, ат та җикте. Биш балабыз туды – дүрт малай, бер кыз. Иске генә йорт сатып алган идек, үзебез тырышып, итәк тулы бала-чага үстергән көйгә яңа йорт җиткердек, – ди Лүсә апа. – Зарланырлык түгел түгелен, 50 ел гомер иттек, бүгенгәчә тигез яшәсәк тә иде дә... Фердинанд абыең 2014 елны үлеп китте. Авырды бахыр. Нәселләреннән килә торган чир – астма. Каенанатам да шуның белән тилмерде, Фердинанад та. Аның интегүләре бүген дә күз алдымда. Бер буып алса кеше сулый алмыйча озак интегә. Дару белән генә яшәде.
Андый ирне ни дисәң дә саклап яшәргә тырыша хатын-кыз. Авыр эшне дә үз кулына ала, йөкне дә җилкәсе белән бүлешә.
– Дүрт ир балабызны да хәрби хезмәткә озаттык, каршы алдык. “Авыраям”, – димәде, Феринанд бөтен эшне батырып эшләде. Мин барып ябышсам: “Карчык, ашыкма! Миннән соң тартырсың тормышны, әле үзем исән!” – ди торган иде. Үләсе көнне генә урынга егылды. Соңгы сулышынача сөйләшеп ятты. Авылдагы улым хатыны белән эштән кайтуынча хәл белергә кергәннәр иде. “Ашың бар бит карчык, балаларны ашат!” – диде дә... – дип сөйли Лүсә апа.
Җирдәге тормышлар чикле. Ләкин Фердинанд ага ахыйрәткә кузгалганчы тиң хәләле белән алтын туйларын үткәрергә дә өлгерә.
“Баланыкы бик авыр”
– Олы улым Ринат исемле, 1964 елгы иде. Авыл кызына өйләнгәч, гаиләсе белән Балтачка китеп төпләнделәр. Өч балалары туды. Аерылыштылар. Ялгыз ир ат кая барсын, минем янга кайтып егылды. Ул да әтисе кебек астма чиреннән интекте. Балалары белән аралашып яшәде. Ришат исемле баласы 6 яшендә суга батып үлде. Киленнең әнисендә иде, атау ягы урамында. Уйнарга чыккан җирдән, буып куелган суга төшеп киткән. Әҗәле көткән... Болай батып үләрлек су да түгел. Сабый чагы, йөзә белми. Җан чыгасына бер сәбәп инде. Кемдер үтеп барган җирдә күреп, суга сикергән. Коткарырга җитешкән дә, барыбер соңга калган... Ринат төрле эштә эшләде. Балта остасы да иде, фермада да эшләде. Минем җилкәгә салынып яткан бала түгел. Әтисе кебек ул да кинәт кенә китеп барды. Пристубын җиңә алмады. Үләсе көнне бик җилкенеп йөрде. Минем туган көн иде – 11 ноябрь. “Әни сиңа йомыркалар да җыеп кердем. Бәйрәм хөрмәтенә гөбәдия пешерерсең инде”, – диде. Үлемнең чалымы да юк иде бит йөзендә. Вафатына бер ел менә... – дип сөйли Лүсә апа.
Ринатны Пешәнгер авылы зиратына Ришат улының кабере янәшәсенә җирлиләр.
– Икенче улым Рафаэль дә мәрхүм. Яман шеш белән чирләде. Ул да минем янда яшәде. Яшь чагында бик матур егет иде. Артыннан кызлар көтүләре белән йөрде. “Берсен култыклап кер! Йөгерә-йөгерә килергә әзерләре бар, миңа да ишеттерәләр!” – дип үгетләп тә карадым. Үз хәлен үзе белгәндер, дим хәзер. Диңгезче булып хезмәт итте. Аның буй-сыны, чибәрлеге! Үлгәнче тракторда эшләде, беркайчан да зарланмады. “Әни авыртам әле бүген”, – дип бер генә мәртәбә дә әйтмәде бит. Гел тозлы ашый иде мәрхүм. Мин орыша идем. “Тоз өстенә ник тоз саласың. Берәр җиреңә зыян килер”, – дип гел бер сүзне әйттем. Сизенгән кебек. Эче янганга шулай ашагандырмы инде, белмәссең... Хәле авырайгач Миләүшә кызым аны Казан табибларына алып китте. Табиб карауга: “Булырлык түгел – унике илле эчәгендә яман шеш. Инде дүртенче стадиясенә җиткән”, – дигән. Әтисен җирләп ярты ел вакыт үткәч, Рафаэль дә китеп барды, – ди Лүсә апа.
Фәнил улының тормышы җитеш. Авылда йорт корган, гаиләсе бөтен. Хатыны Алсу сыер сава, үзе дә фермада эшли. Өч бала үстерәләр.
– Миләүшәм инде онык сөя! Ул да тормышның ачысын-төчесен күп күрде. Ире Ислам исемле иде, кан басымы уйнап, көтмәгәндә үлеп китте. Миләүшә төпчеген табып, 40 көнлек сабый белән калды. Итәгендә өч бала, аларны аякка бастырасы бар. Йорт салып чыкканнар иде. Авырткач кияүне хастаханәгә илтеп җиткерсәләр дә булмады бит, табиблар кулында өзелгән. Мәрхүмнең башы тагарак кадәр диделәр. Салып та йөргәләде, яшермим. Эчмәгән ир бармыни? Аның ише генә капкалауны салу дип тә әйтеп булмый да... Ә бит Миләүшә бәби тапкач та ап-аек йөргән иде югыйсә. Миләүшәм күргән кайгылар... Исламны җирләгәч, өч-дүрт ел үттеме икән, Миләүшәнең уртанчы улы Билал исемле иде, алтынчы сыйныфта укыганда үз-үзенә кул салды... Күрмәгәннәр калмады безнең...
– Әллә соң берәрсе кыерсытканмы?..
– Белмибез бит. Язу да язып калдырмаган иде. Юрган, мендәр эчләренә кадәр кискәләп тикшерделәр, бөтен киемнәрен актарып эзләделәр. Компьютерда утыра иде инде. Компьютерын да карадылар. Юк, сәбәбе табылмады. Шул кадәр тәртипле кыюсызрак бала иде мескенем. Билал инде киңәшкә ярый иде, әнисенә булышып, гел акыллы сөйләште. Күңеленә кергән уй җилкеткән. Мин шул гомердән бирде ике йорт арасында йөгерәм инде. Терлекләре дә күп иде, 40 көнлек баланы да карарга кирәк. Миләүшәне бик иртә эшкә чыгардым, тормышны алып барасы бит. Әтисенән 40 көнлек булып калган Исламия кызы 21 яшен тутырды менә! Үтә гомер.
– Миләүшә тормышын кабат түгәрәклисе итмәде?
– Юк. Ир күзенә күренерлек идеме хәле? Абыйлары барып, мунчасын җиткереп бирделәр, кайда кадак кагасы бар, гел абыйларына эндәште... Баласының хәсрәтен бик авыр кичерде. Хәзергәчә өзгәләнә. Баланыкы онытылмый ул сеңлем, – ди Лүсә апа.
Зарлы көннәре берүк артта калсын. Ялгызлыгы арытса да балаларының, оныкларының шатлыгы куандырып яшәсен. Авылда үз гаиләсен корып яшәүче төпчек улы Ленар белән Эльвира килене әйткәнчә, ул әле исән балаларына кирәк!..
Комментарийлар