16+

Әни: “Ирсез бала табасыңмы? Нәселебезне хурлыкка калдыручы”, дип өйдән куып чыгарды

Безне әни бик кырыс шартларда үстерде. Миңа да, сеңлемә дә тырнак, чәч буярга, бизәнергә, кыска итәк кияргә ярамады. Әни безне: “Кеше ни әйтер?” - дигән ярлык белән үстерде. 

Әни: “Ирсез бала табасыңмы? Нәселебезне хурлыкка калдыручы”, дип өйдән куып чыгарды

Безне әни бик кырыс шартларда үстерде. Миңа да, сеңлемә дә тырнак, чәч буярга, бизәнергә, кыска итәк кияргә ярамады. Әни безне: “Кеше ни әйтер?” - дигән ярлык белән үстерде. 

Сеңлем әнинең сүзеннән чыкмады, ә мине әнинең мондый тәрбиясе тәмам туйдырды. Шуңа күрә тугызынчы сыйныфтан соң училищега укырга керергә булдым. Әни бу адымымнан котырды, ярсуы шундый дәрәҗәгә җитте ки, хәтта битемә китереп сукты. Бу миңа җитә калды, киемнәремне җыйдым да өйдән чыгып киттем. Башта дус кызымда яшәп алдым, аннары училищеның тулай торагына урнаштым.

Укыганда бер егет белән танышып очраша башладык. Ул соңгы курста укый иде. Карап торышка бик сәер тоелса да, чынлыкта, ул бик әйбәт, романтик иде. Сәер дим, чөнки ул рәссам иде. Иҗат кешеләре башка төрле була бит инде алар. Озак та үтмәде, без аның фатирында яши башладык. Ә берничә айдан без аерылыштык, холыклар туры килмәде. Ул укуын тәмамлап башка шәһәргә күченеп китте, ә мин кире тулай торакка кайттым.

Бер айдан соң үземнең авырлы икәнемне белдем. Баланың әтисенә әйтмәдем, ул хәзер башка җирдә яңа тормыш башларга җыена, без аңа кирәк түгел. Ә баланы ничек тә үстерермен, әнием ярдәм итәр дип уйладым. Бу шатлыгымны тизрәк әнигә җиткерәсем килде, оныгы туачагына куаныр дип өметләндем. Ә ул бу яңалыкны белгәч: “Ирсез бала табасыңмы? Нәселебезне хурлыкка калдыручы, ычкын, күземә дә күренмә”, - дип мине куып чыгарды. Елый-елый тулай торакка кайтып аудым.

Улымны тапкач, аны фотога төшереп әниемә һәм сеңлемә җибәрдем. Алардан җавап булмады. Башта куркып та куйдым, исән-саулар микән дип уйладым, чөнки ничә ай аралашканыбыз булмады. Бала тудыру йортыннан чыгуга әнинең өенә бардым. Икесе дә исән-сау, өйдә иделәр. Алар мине ачулы йөз белән каршы алды, килүемне яратмадылар. Хәтта кулымдагы улым да әнинең йөрәген йомшарта алмады. Ул кабат миңа кычкырды, фахишә дип тә әйтте.

Подъезд төбенә чыгып, баламны кочаклап үксеп еладым. Шулчак яныбызга күрше подъездда яшәүче әби килде, мине тынычландырырга тырышты. Мин аның күз алдында үстем, һәрчак миңа тәмле кәнфитләр бирә иде. Ул инде күп еллар үзе генә яши, ара-тирә янына улы килеп йөри иде. Күрше әби кызганды безне, өенә алып керде. Һәм менә без әлегә кадәр бергә яшәп ятабыз. “Сез булгач, миңа да рәхәт, күңелле”, - ди әбием. Ул баламны карап торганда, мин өйләрен җыештырам, ашарга пешерәм.

Бала белән урамга чыкканда, кайвакыт әнине очратам. Ул мине күрмәмешкә салыша. Минем дә аңа карата бәгырем катты бугай инде...

Айсинә Х. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

22

0

8

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Уш китерлек уз.анан синнен баш тартканына аны таш йореклелер гене могут

    • аватар Без имени

      6

      1

      Хәзерге заманда ирсез бала табу шулкадәр хурлык димәс идем.Бу.нинди ана.була.инде,үз газиз балаңнан баш тартыргамы?яМиңа 70яшь ,мин очратсам мин дә,мин дә үземә чакырыр идем.Кызым балаңны исән -ясау үстер,сәламәт булыгыз.Үз бәхетеңне очратырга язсын.

      • аватар Без имени

        4

        0

        Андый хэллэр була, уземнен апа да кызына " минем кызым юк " диде.

        • аватар Без имени

          4

          0

          Эби нинди ЗУР ярдэмлек эшлэгэн?! Хатын кыз молодец баланы табып алып кайткан Энисе бессердечная, ничек инде оныгын кызы белэн Каулый

          Мөһим

          loading