16+

“Ничек алай булсын инде, әле аның хатының да үзеңнеке түгел ич”

Үзебезнең авыл, аның табигате, кешеләре, хәтта бик күпләренең кушаматларына чаклы бәйнә-бәйнә итеп хикәяләр яздым.

“Ничек алай булсын инде, әле аның хатының да үзеңнеке түгел ич”

Үзебезнең авыл, аның табигате, кешеләре, хәтта бик күпләренең кушаматларына чаклы бәйнә-бәйнә итеп хикәяләр яздым.

Бу юлы яраткан хатынымның туган авылы – Түбән Шытсу якларына рәхмәт тулы күз карашымны төбим.

Менә шушы Түбән Шытсу – бабамның туган авылы. Ул Харис исемле авыл кешесенең малае. Бабасы – Хәбибулла. Алар җирдә икмәк үстереп, мал-туар асрап көн күргән. Бабай – минем сөекле хатынымның атасы, тәбәнәк, әмма таза бәдәнле ир. Төз, грек-италия кешеләренеке сыман, үзенә килешеп торган борынлы, ак тешле, авыл эшенә яман да чыдам ир булды. Ул ни генә эшләмәсен: бәрәңге утыртамы, казыймы, печән чабамы, сабан туемы... бертуктаусыз җырлый иде. Хәтере искиткеч, ишеткән бер җырны, көйне күңеленә сеңдереп яшәде.

Көннәрнең берсендә, боларның авылына концерт белән Габдулла Рәхимкулов килеп төшә. Җырчыны Мишә буена сахрага алып чыгалар. Мул гына табын корыла. Эскәтер өстенә авыл каймагы, катык, тутырган тавык, какланган каз итләре тезеп куела. Эчемлекнең әчесе вә төчесе дә куела. Бер заман, инде телләре шактый ачылган, авызлар ябылуның ни икәнен онытып барган мизгелдә, кешеләргә шауламаска кушып, Габдулла торып баса. Шактый еракта, билгә тиң шәрә калган ирнең печән чапканы күренә. Шул яктан моңлы җыр авазы ишетелә:

Сиңа гына бүләк итәр идем
Тәүге чәчәкләрнең барысын да.
Тәүге чәчәкләрдән дә назлырак
Керсез мәхәббәтем бар сиңа...

Җырчы шул якка ашкына. Минем бабай белән алар әнә шулай таныша. Рәхимкулов үз репертуарындагы җырдан беренче куплетын, бабай икенчесен җырлый. Алар шулай, ярыша-ярыша, берсе-берсен уздырырга тырышып җырлыйлар да җырлыйлар. Күпмедер вакыттан соң Габдулла, йөзенә бәреп чыккан борчактай тир тамчыларын кулы белән сыпырып: “Җитте, энем. Егылам хәзер. Син мине җиңдең. Сине узып булмый икән”, – дип үзенең җиңелгәнлеген белдерә. Әйтә: “Печән чабу синең эш түгел. Үлән чабарга филармония җырчыларын җибәрергә кирәк. Ә син Казанга кил. Мин сиңа ничек тә ярдәм итү юлын табармын”, – ди. Әмма кул хезмәте белән тамагын туендырырга өйрәнгән һәрбер хезмәт кешесе сыман ук, бабай авыз күтәреп җырлап йөрүне эшкә санамады. Бары тик, күңел халәтенә туры китереп, күңел ачу чарасы буларак кына кабул итте.

Авыл халкы әнә шундый, тырыш, уңган, булган. Алар гайрәтле һәм шунлыктан гаиләләрендәге балалар саны да, шәһәрнекеләр белән чагыштырганда, бермә-бер күп. Авылныкылар шат күңелле. Һәр нәрсәдән кызык, ямь-тәм табып яшәүче Җир балалары. 

Ходаның бирмеш бер көнендә авылның Хәтирә исемле хатыны ире Миңнеәхмәт белән Туерага җир җиләгенә төшә. Миңнеәхмәт абзый җыйган җиләген агач төбенә куеп, күзе төшкән мәтрүшкәләрне җыя башлый. Шактый гына йөри торгач, олы бер букет мәтрүшкәләрне җыйнап ала. Әмма ашыгычлык белән җиләкле савытын куйган урынны югалта. Андый чакларда: “Пәри җене тап-тап”, – дип такмаклый башлыйлар. Миңнеәхмәт абый ике кулын авызына куеп: “Пәри җене тап-тап, Хәтирәү”, – дип кычкырып йөри башлый. Туера зур түгел, күп булса 25-30 кешенең бәрәңге бакчасы чамасындагы җир кисәгедер. Авылдашлары аның кычкырып йөрүен бик яхшы ишетә. Аларга көлү өчен сәбәп! Шул вакыйгадан соң, бу авылның берәр кешесе нәрсәсен булса да югалткан очракта: “Пәри җене тап-тап, Хәтирәү”, – дип кычкыра, көлә башлый.

Хәтирә апа искә төшкәч, авыл халкының аларның гаиләсен хөрмәт иткәнен әйтергә тиешмен. Алар авыл халкы өчен үрнәк гаилә булып, бик тату тордылар. Бу апа ире аңа нәрсә генә әйтсә дә: “Синеке дөрес, Миңнеәхмәт”, – сүзеннән башканы әйтми. Шушылай итеп яшәү рәвеше ике арада чыгуы мөмкин булган низагны әле тавышы килә башлаганчы ук, яралгыда вакытта ук сүндерергә мөмкинлек бирә.

Түбән Шытсуның тагы да бер акыл иясенә тиң кешесе белән таныштырырга телим. Бабайларның йорты авылның иң кырыенда булганлыктан, аларның бер генә күршеләре булды. Ул Сәүбән исемле, тыныч холыклы, йорт янлыклы, сүзен үлчәп сөйләшә торган, түгәрәк йөзле кеше иде. Әмма бәхетсезлек килеп, тормыш иткән хәләл җефете бакыйлыкка китеп барды. Күпмедер вакытлар узгач, Яшел Үзән якларыннан бер хатын алып кайтты. Тату тора башладылар. Сания ханым яшелчә үстерү серләрен белә, күпләп помидор, кыярлар үстерүдә осталыгын күрсәтте.

Минем әби, кадерле хатынымның әнисе, Җөри авылының Галиәскәр кызы иде. Бабасы – Маннан. Җир эшкәртеп, мал-туар асрап, Мишә елгасында балык тотып күңелен күреп-күтәреп яшәгән. Менә беркөнне, әби белән Сәүбән абый урамда күзгә-күз очраша. Сәүбән абыйның борчылуы йөзенә бәреп чыккан, борыны салынган. Әби: “Нәрсә булды, йөзеңдә кан әсәре калмаган, авырыйсыңмы әллә?” – дип сорый. Сәүбән абый: “Юк, Корбанбикә апа, авырмыйм. Читтәге Кәшиф абыйдан хат алдым.

Җәйне сезгә кайтып торасым килә, дип яза. “Ничек алай булсын инде, әле аның хатының да үзеңнеке түгел ич”, – дип әйтеп сала. Әби шул сүзләрдән өнсез кала. Аны “Хатының да үзеңнеке түгел” дигән сүзләр әздән генә егып салмый. Инде бергә тора, сиңа аш-су пешерә, мунчага кергәч аркаңны уа, рәтләре булса, бәлкем ятып та йоклаганнардыр. Әмма Сәүбән абый аны барыбер чын хатын буларак кабул итмәгән. Ул бары тик беренче хатынын гына үзенең пары итеп санаган. Әби белән бабай, Сәүбән абый һәм аның беренче хатыны Вәсимә ханым, икенче хатыны Сания апа да җир куенында. Мин аларга оҗмахның түрендә иң чәчәкле урынын, ятакларның иң-иң йомшагын, ризыкларның иң татлыларын теләп калам.

Җай чыгу белән Сәүбән абыйның сүзләре кылт итеп исемә килеп төшә. Бары бер җөмлә: “Хатының да үзеңнеке түгел!” Шул җөмләгә олы бер китап язарлык фикер сыйган. Ирсез, йә булмаса хатынсыз калган кешеләргә уйланырлык уйлар монда бар. Әйтик, син ялгыз хатын ди. Сәүбән абый сымак, гомерлек ярын югалткан иргә димләсәләр, нишләргә? Кияүгә чыгып, икенче сортлы хатын, әллә асрау, әллә хезмәтчеме икәнлегеңне белмичә яшәү  ул –бәхетме? Ә болай, син үз өеңдә. Үзеңә-үзең хуҗа! Чит кешегә хезмәтче булмыйча, ничек телисең, шулай, беренче сортлы ханым булу күпкә яхшырак түгелме?

Менә, укучым, миңа хатын булырлык кыз үстереп биргән Түбән Шытсу авылы һәм андагы хәлләр нәкъ шушы төсләрдә, мин тасвирлаганча. Хәзерге көннәрдә авыл урамнарын берсеннән-берсе матур йортлар бизи. Капка төбе саен җиңел машина. Бары тик, капка төпләрендәге эскәмияләрдә утыручы Гали бабай, Сәүбән, Хатыйп, Нәкыйп, Вәли, Исмәгыйль абыйлар; Корбанбикә әби, Гайшә, Фәния, Мөкәррәмә, Сылубикә апалар... ак шәлләрен җилләрдә җилфердәтеп утырмый.

Габдулла Исмәгыйлев
Казан

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading