Кем дә кем, әмма ул белеп сөйли! Рушания апаның бәхетле мәленә туры килдем – Чаллы татар дәүләт драма театрында җигелеп уйнаучы, Татарстанның атказанган исеменә лаек улы Илфаты кайтып кергән. Әй, гөрләшәләр! Рушания апаның сораулары бетми, ә Илфатта яңалык!
Скопировать ссылку
Кем дә кем, әмма ул белеп сөйли! Рушания апаның бәхетле мәленә туры килдем – Чаллы татар дәүләт драма театрында җигелеп уйнаучы, Татарстанның атказанган исеменә лаек улы Илфаты кайтып кергән. Әй, гөрләшәләр! Рушания апаның сораулары бетми, ә Илфатта яңалык!
– Ана кешене җирдәге байлыклар гына тәхетле итми. Баласының бәхете алтын-көмешләрдән дә кыйммәт! - ди Саба районының Олы Кибәче авылында гомер итүче Рушания апа Әскәрова.
Кем дә кем, әмма ул белеп сөйли! Рушания апаның бәхетле мәленә туры килдем – Чаллы татар дәүләт драма театрында җигелеп уйнаучы, Татарстанның атказанган исеменә лаек улы Илфаты кайтып кергән. Әй, гөрләшәләр! Рушания апаның сораулары бетми, ә Илфатта яңалык!
– Чаллы янындагы авылда йорт салып ятыш. 3 июльдә үк ялга чыккан идек инде, һич кайтып җитә алмыйбыз, төзелештән бушар хәл юк. Чулпан: “Кыярларыма су сибәсем бар!” - дип калды. Кыстап та караган идем. Йорт янындагы кишәрлеккә алты гына төп кыяр төрткән иде, ун суган, кем әйтмешли. Ике кыяр өзеп ашадык инде. “Үз бакчабызныкы бит!” - дип сөенә Чулпан. Күрсәгез икән, бакчага чыга да биленә таянып сокланып карап тора шуларга, мыгыр-мыгыр сөйләшеп, чүпләрен утый, җырлый-җрлый сулар сибә, - дип соңгы яңылаклары белән бүлеште Илфат.
Илфатның хәләле – Чулпан Садыйкова-Әскәрова да Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли. Икесе дә артистлар. Аяз исемле уллары бар. Быел җиденче сыйнфны тәмамлаган.
– “Пешекче булам”, ди. Чулпан белән театрдан кайткан җиребезгә ашарга пешереп куя. Өч яшендә гармун шыңгырдатырга керешкән бала, “Артист булам!” – дигән сүзе чыкмый әле, – ди Илфат. – Төп булышчым, янымда гел ул кайнаша. 2014 елны ук йорт кишәрлеге алып куйган идек. Өченче ел үләннәрен чабырга дип килгәч, таба алмыйча интектем. Куралар басып бетергән. “Җаның юкмы әллә синең, нишләп ятасың? Менә синең өй урыны” дип, күрше чыгып күрсәтте. “Ник вакыт үткәрәм соң? 50 яшемә йорт та салып кермәгәч”, дидем дә, җиң сызганып керештем. Бер ел эчендә йортны җиткерегә иде исәбем, эш акчага терәлә дә тоткарлана. Диварларын гына үзбәкләрдән өйдердем, эчке эшләрен гел үзем эшлим. Бүлмәләргә бүлдем, тәрәзәләрне куйдырдым, инде түбә астында, шөкер. Кичә менә ут керттем. Минеке ише йортларның әзерен сатып алсаң – 10 миллион сум! Мин 5 миллион сумга сыешырга ниятлим.
Сүзебезгә Рушания апа кушылды:
– Балаларымның кайсысы да, шөкер, йөз аклыгым! Илфатым бигрәк тә. Ел саен алып китәләр иде дә, бер ара чирләп алдым әле. Аякларым бетте. Басып та тора алмый башладым. Башта бер, аннары икенче теземә операция ясаттым. Авырдан тернәкләндем. Яшем дә бар, җитмеш алтыга җиттем бит. Хәзер Аллаһыга мең шөкер. Үз аякларына басып йөрүдән дә рәхәте юк. Аяз оныгым кайтып керүгә: “Кунакка алып китәбез!” – дип аптырата башлый. Баруын да барам, сеңлем, авылдан чыгып йөрергә өйрәнгән мени!.. Бер кич йоклауга, үз нигеземне сагына башлыйм. “Кайтарыгыз”, дисәм – үпкәлиләр. Күңел авыл ягына җилкенә, нишләтим. Авыл кешесе бигрәк җиргә береккән инде. Балаларда бик рәхәт тә соң. Чулпан белән кибетләргә чыгып китсәк, яртышар көн йөреп кайтабыз. Барган саен яңа күлмәк киертә. Аны мәш килеп сайлыйбыз. Өс-башымны алар карап тора, рәхмәт. Аяз оныгым бигрәк тәмле телле: “Әби, синең белән күңелле”, ди. Күңелне үсендереп сөйләшә белә бит. “Балагызның тел байлыгы нәкъ үзегез” – дим Илфат белән Чулпанга да.
– Рушания апа, Илфат та кечкенәдән җор телле идеме?..
– Олысы кыз – Гүзәлия исемле. Илфатым икенчесе. Гөлназ, Илшат, Миләүшә – соңгылары. Илфат кечкенәдән басынкы, бик акыллы, әтисен күбрәк ярата иде. Мансур гомере буе тракторда эшләде. Таң белән кабызып чыгып китә, төн җиткәч кенә кайтып туктый! Илфатның: “Әти кайтмыйча йокламыйм мин!” – дип, бусагада көтеп утырганнары күз алдымда. Авыл җирендә ял күрмәдек, балаларны ды эш арасында үстердек. Чулпан белән Илфатка кайчагында исләрем китә, Аязны яратып туймыйлар! “Дәү күсәкне һаман иркәлисез”, дип тә шелтәлим. Бик көтеп алган бердән-бер балалары, ничек иркәләмәсеннәр?!
- Тормышлары җитеш, байлыклары да. Илфат белән Чулпан тагын бер бала алып кайтмаганнар.
- Бик матур яшиләр, сөбханалла! Өч бүлмәле фатирлары да бик әйбәт, зиннәтле! Илфатның эшкә кулы алтын, кайтып керүгә, өстендәге киемен алмаштыра да чәй дә эчеп тормастан, ишегалдына чыгып китә. Бакча эшләрен дә карый, йорт-җирне дә, каралты-кураны да тәртипли. Бизәкләп эшләнгән тәрәзә яңакларын күрәсезме? Абзар, мунча тәрәзәләренә кадәр ул бизәкләде. Бакча уртасына хикмәтле мич ясады. Анда ит-балык ыслыйлар, шашлык кыздыралар. Илфат иренми, җәйләрен урманнан кайтып керми. Җиләк, гөмбә җыярга ярата. Тагын бер бала дип... Үзем дә әнигә бер бала үстем. Әтине хәтерләмим дә. Сугышта саулыгын югалтып кайткач, озак яши алмаган, мин тугач та бакыйлыкка күченгән. Әни мине сыңар үстерде. Түбән Саурышныкы мин. Олы Кибәчегә әни белән икебез дә килен булып төшкән кешеләр.
– Әниегез?..
– Мин кияүгә чыккач, әни төп йортта ялгыз калды. Аны кызгануларым! Сагынышабыз. Әнине Олы Кибәчедән хатыны үлгән Хөснулла исемле абый кияүгә сорап килде. Минем хакка гына биленә үги әни алъяпкычын япкандыр дидем, әнинең миңа якынрак буласы килде. Хөснулла абыйның балаларын бергәләп үстерделәр. Авыл халкы белә, какмады әни ул балаларны. Авырлык күреп яшәгәч, кеше хәсрәтен аңлыйсың. 16 яшемдә 18-20 яшьлек кызлар белән тиң эшләвем рәхәттәнме соң? Тормышларны җитеш итәр өчен беләгем ныгымастан Ярославльга торф чыгарырга киттем. Киенәсе дә килә, кыз чак бит. Комбайн ярдәмчесе булып эшләдем бер елны. Акчасына ак штапель ситсыдан күлмәк тектердек. Минем үсенүләр! Мансур абыегыз белән дә торф чыгарган җирдә күрештек. Мин килгәндә Маһирә әнкәй исән иде! Ул да күп кыенлыклык кичкән, өч баласыннан соң Мансурны икенче иреннән тапкан. Тик Мансурның әтисе аларны ташлап киткән. Җиңеллек белән генә күтәрмәдек тормышларны, эшләп көн иттек. Мин фермадан кайтып кермәдем. Сарыклар да, дуңгызлар да карадым, сыер да саудым. Авыр хезмәттә бармакларым кәкерәеп килгәндә, Илфатымның сүзе үтеп, ашханәгә күчтем.
Комментарийлар