16+

Оятсыз хыянәтчене ыштансыз калдырып, урамга куып чыгарыргамы? (Тормыш язган хикәя)

Соңгы арада Самирәнең сизгер күңелен ниндидер сәер тынгысызлык били башлады...

Оятсыз хыянәтчене ыштансыз калдырып, урамга куып чыгарыргамы? (Тормыш язган хикәя)

Соңгы арада Самирәнең сизгер күңелен ниндидер сәер тынгысызлык били башлады...

Тыштан караганда бер сәбәбе дә юк сыман. Рәмис белән чирек гасыр элек бергәләп кабызган учаклары, элеккегечә кайнар хисләр ялкыныннан дөрләмәсә дә, сүнәрлек түгел кебек иде. Моңарчы үзара аңлашып, киңәшләшеп, бер көйгә гомер иттеләр. Арадан кара мәче узарлык сәбәп табылмады. Хәләл хезмәт белән иркен фатирга тиенделәр, затлы машина алдылар, ике катлы бакча йортын гөл кебек итеп эшләтеп керделәр. Кишәрлекләрендә казынып, мул уңыш җыйдылар.

Табигать кочагында гөмбә, җиләк җыеп, су кереп, балык тотып, икәүләп рәхәт чиктеләр. Култыклашып кунакка, концертларга, театрларга йөрделәр. Рухи азыктан баш тартмадылар. Олыгайган әти-әниләре исән чакта, икесенең дә туган авылларына кайтып, җиң сызганып, ут өертеп эшләп килделәр. Туган-тумача дус-тату парның артларыннан сөенеп карап, изге теләкләр теләп калды. 

Һәр эштә чая-җитез хуҗабикә башлап йөрсә, ир заты киң җилкәсен янәшә куйды. Берәүләр бу дус-тату парга сокланып карады, икенчеләре кара көнчелек белән көнләште, өченчеләре мезальянслы гаилә корабының төбе кайчан комга терәлеп, имин тормышлары челпәрәмә килер икән, дип астыртын гына күзәтте.
Олы тормыш юлына бергәләп баскан мәлләрендә, үзеннән яшьрәк Рәмиснең кесәсендә җилләр уйнавын, башка ир затлары сыман тоткан җиреннән өзәргә, батырып эшләргә, умыртып ашарга сәләтсезлеген, кирәгеннән артык кыюсызлыгын исәпкә алмаганда, уңай яклары шактый күп сыман булып тоелды.

Шәмдәй зифа буй-сынлы, белемле, сабыр холыклы, ягымлы буйдак ир-егетнең җылы хис, хөрмәт тулы күзләрен тутырып, үзенә сөеп-сокланып карап торулары, назлы сүзләре, йомшак мөгамәләсе, кайгыртучан мөнәсәбәте, моңарчы зур югалтулар кичергән, язмышның ачы җилләрендә күп мәртәбәләр сыналган, әмма сынмаган көчле рухлы, нык холыклы тол хатынның яралы җанына татлы бәлзәм булып тамды. Бер-берсенә тиң яр булудан ерак торган, гадәти булмаган парның язмышларын бер җепкә бәйләргә җыенуы турында белгәч, Самирәнең ахирәт дусты Рәсимә ханым:

– Сиңа ниемә хаҗәт ул булдыксыз хәерче кисәге? Чигәсенә чал керә башлаган, әмма торырга фатиры, утыртып йөрергә машинасы юк. Эш хакы- мәче төкреге тиклем генә. Артыгына тырышмый бит ул. Эштән соң үзе ише гидайлар белән салгаларга да каршы түгел. Шушы чибәрлегең, чаялыгың, тырышлыгың, уңганлыгың, киң эрудицияң белән теләсә кайсы зыялы, хәлле, бер дигән абруйлы ирне үзеңә каратырлыгың бар. Көчле холыклы, кайгыртучан, малтабар ир аркасына ышыкланып, иркен тормышта, кадерле бичә булып назланып ятарга лаеклы бит син! Язмышыңны бу “картүсмергә” бәйләвеңә үкенмәссеңме соң, – дип өзгәләнде. 

Самирәнең:
– Их, дускаем! Байлык бәхет дигән сүз түгел әле ул. Байлар да елый. Рәмиснең кесәсе буш булса да, күңеле бай. Тырышканда, бергәләп әллә ниләр майтарып була. Иң мөһиме – җаннарыбыз бер дулкында тирбәлә. Икебез дә иҗат кешеләре. Җылы мәхәббәтле күз карашлары белән үзара аңлашып яшәүгә ни җитә! – дигән җавабын ишеткәч, күпне күргән-кичергән ханым авыр көрсенеп куйды.

– Мәйлең, җаны теләгән – елан ите ашаган, диләр. Соңыннан үкенерлек булмасын дип, кисәтүем генә... 
Өстенә кияргә җиңе сүсәрмәгән кәчтүме, якасы кырылмаган, төсе уңмаган күлмәге, үкчәсе тапталмаган туфлие булмаган “яшь кияүне” мондый өтек хәлендә үз туганнарына алып кайтып күрсәтергә оялган, үзе модалы итеп киенгән Самирә ханым, Рәмисне затлы бутикка мәҗбүриләп алып кереп, энәдән-җептән баштанаяк киендереп чыкты.

Үзенең җәйгә чыккач ял итәргә барырга дип җыйган маясы тулысынча кереп бетсә дә, үкенмәде. Аның каравы, туган авылына, шәм шикелле төз буй-сынлы, сөйкемле сөякле иренә сыенып, башын югары тотып, елмаеп кайтып керде. Сабантуйга чыккач, бу парны энә күзеннән үткәрделәр. Назлы мәхәббәт диңгезенә башы-аягы белән чумган хатынны танырлык түгел иде. Яшәргән, чибәрләнгән, йөзенә кот иңгән, серле күзләренә якты нур тулган. Элеккеге моңсулыгының, кырыслыгының эзе дә калмаган. Һәрхәлдә, таныш-белешләр шундый нәтиҗә ясады. Кемнәрдер ихластан куанды, кайберәүләр көнчелеген эченә яшерергә маташса да, булдыра алмады.

“Җете кызыл тиз уңа. Ире үзеннән шактый яшьрәк күренә. Нинди чая, бай, данлыклы Пугачева белән үзеннән унсигез яшькә яшьрәк Киркоров та бергә озак яши алмады. Күрерсез дә торырсыз, уңган-эшлекле хатыны аркасында ныклап аякка басып, беркадәр дәрәҗәгә ирешкәч, байлыкка тиенгәч, кеше арасында сүзе үтә башлагач, ташлап качачак ул Самирәне”, – дип әйтүче әрем телләр дә табылды. 
Чәчләрен-чәчкә бәйләр алдыннан, таләпчән Самирә ханым Рәмискә ике генә шарт куйды.

– Элеккеге исерек әшнәләрең белән араңны өзмәсәң, минем янымда эзең дә булмаячак. Әгәр башка хатын-кыз янында чуалганыңны ишетсәм йә күрсәм, шунда ук артыңа тибеп, урамга куып чыгарам! Мәсхәрәле “өченче артык” роле минем өчен түгел. Изге урын буш тормый, диләр. Ялгызым салкын мендәр кочаклап, елап ятар дип уйласаң, ялгышасың...
– Юкка нервларыңны бетермә, матурым! Беркайчан да сине борчуга салмаска ант итәм! Без бик әйбәт яшәрбез, – дип кысып кочаклап, хатынының алсу иреннәреннән үбеп алды Рәмисе.

...Чирек гасыр вакыт эчендә төрле авырлыклар, якыннарын югалту ачыларын кичерсәләр дә, бер-берсеннән читләшмәделәр, кулга-кул тотышып, уртак максатлар куеп, дус-тату яшәде Галиуллиннар. Арага салкын җил кертмәделәр, хөсетле бәндәләр аша читтән килеп ирешкән гайбәт сүзләргә карап, үзара тәмсезләшмәделәр, юкка-барга исләре китмәде.

“Бер болганмай су да тынмай, болганмай булмай-булмай”, – дип җырлый иде күршедәге башкорт бичәсе Нәзибә түти. Соңгы елларда иренең ял көннәрендә дә эшкә йөрүе, башкалар “дистанционкада” хезмәт куйганда, очынып өйдән чыгып китүләре, офистан соңга калып кайтулары ошамаса, телефонын машинасында калдырып керүләре сәер булып тоелса, хатынның вак-төяк бизәнү әйберләре өйдән юкка чыккалавы аптырашта калдырса, иренең бакчадан, яшелчә саклагычтан ”хезмәттәшләренә” күчтәнәчкә җиләк- җимешләр алып киткәләвен сизгәләсә дә, Самирә мондый вак-төяк өчен өйдә тавыш чыгармады.

Иренең түшәктә суына төшүен аның эштән арып кайтуына сылтады. Хатыны икенче каттагы йокы бүлмәсенә кереп яткач, кайгыртучан ире бичәсенең өстенә җылы юрганын ябып, татлы йокы, тәмле төшләр теләп, битеннән үбеп: “Матурым, мин соңрак ятармын инде. Язып бетереп, иртәгә тапшырасы ашыгыч эшләрем бар”, – дип, астагы каттагы эш бүлмәсенә кереп китә иде. “Шөкер, аек акыллы, сабыр холыклы, кайгыртучан ирем тормыш җаена төшенде. Акчага, әйбергә аптырамыйбыз. Хезмәт хакы мактанырлык булмаса да, бар тапканын өйгә алып кайтып куя. Кирәк җиремә алып бара. Кибетләргә, базарга кирәк-ярак алырга ул йөри. Түләүләрне ул түли. Туганнарымны якын итә. Олыгаеп килгән мәлемдә, минем дә артыгын кайгыртмыйча, үз җаема тыныч кына яшәр көнем булган икән”, – дип сөенә иде Самирә. 

Иде генә шул. Иделлияне бер очрак җимермәсә. Зал ягындагы йомшак диванында йоклап киткән Самирәне йокы бүлмәсендәге сәер “чең-чең”нәр сискәндереп уятты. Беркадәр шыпырт кына тыңлап яткач, иренең төн уртасында кем беләндер бирелеп СМС язышып утыруын чамалады. Рәмиснең: “Пока, матурым! Тыныч йокы! Сөйләшә алмыйм!” – дигәнен дә ишетеп калды. Ишекне сак кына ачып керсә дә, ире сизеп алды. 

Ул төндә Самирәнең күзенә йокы кермәде. Үзенең тормыш юлын күздән кичереп, кайда ялгыш җибәрүен анализлап, башы тубал булды. Телефоннан язышучы хатын уртак танышлары булып чыкты. Бер ел элек ире авырып үлгән. Парлы чакта да, зарлы иде ул. Ире эчте, яман көнләште. Җил исмәсә, яфрак селкенми, диләр. Димәк, нидер сизенгән... Шактый сөйкемле, Самирәдән яшьрәк хатын ул. Язышуларыннан күренгәнчә, күптәннән аралашалар. Самирәнең ире юл уңаеннан аны бакчадан эшенә алып барып куя икән. Иртәгә иртән, үз хатынын Казанда калдырып, сөяркәсен бакчага алып барырга сүз куешкан мәлләренә тап булган хәләл бичәсе. 

Инде нишләргә? Башны юләргә салып, бер юлга дәшмичә калыргамы? Өйләнешкәндә куйган катгый таләбенә таянып, оятсыз хыянәтчене ыштансыз калдырып, урамга куып чыгарыргамы? Галиуллинннар ЗАГСта язылышмаган, мәчеттә укылган никах белән гаилә корганнар. Фатирлары, бакчалары асылда хатыны казганып эшләп тапкан акчага, электән ул туплаган маяга сатып алынганга күрә, Самирә исемендә. Хыянәтче ирен өйдән очыртып чыгарса... Моннан кем отачак? Бомж хәленә калган Рәмисне теге ут күзле хатынның буй җиткезгән уллары кочак җәеп кабул итәрме соң? Болай да ипотекасы түләнеп бетмәгән бер бүлмәле фатирга биш кеше көчкә сыеша бит алар. Сөмсез сыер кебек өйләренә барып керсә, мәрхүм аталары кебек кырыс холыклы, каты куллы ир-егетләр, сыек буынлы, йоннан төрелгән Рәмисне тукмап, он-талкан итәчәкләре көн кебек ачык. Дуамал кыланып, башына җитүләре дә ихтимал... 

Самирә ханымның сөйләвенчә, хыянәте фаш ителгән ире, аңа ярарга тырышып, ничаклы янәшәсендә бөтерелсә, бер алдына, биш артына төшеп, гомер иткән бичәсен матур сүзләр белән коендырса да, аңа карата ышаныч югалгач, бергә яшәүләренең яме калмаган. Ир бирмәк-җан бирмәк, дип юкка әйтмәгәннәр. Гомер көзенә аяк баскан мәлдә, ялгыз калу да сөенечле хәл түгелдер. Самирә ирен гафу итә алырмы? Сизгер күңеленә кереп урнашкан рәнҗү хисләре киләчәктә аңа карата салкын битарафлыкка, йә нәфрәткә әверелерме? Үкенечле-әрнешле хисләре үзен эчтән ашап, хатынны авыруга сабыштырып, вакытсыз кара гүргә кертерме? Тәмам аптырашка калган ханым, эч серләрен ачып, миннән акыллы киңәш сораган иде. Үземне аның урынына куеп каргач, тәннәрем чемердәде. Мондый хәлгә калудан Аллам үзе сакласын! Алай итсәң дә – “вай!”, болай итсәң дә – “вай!”. Танышымны юатырдай саллы сүзләр таба алмадым. 

Хәмидә Гарипова.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

3

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading