16+

Озын гомернең мәңгелек сере нидә?

80 яшь... Күп яки азмы бу? Шушы яшькә җиткән кешеләрнең күбесе үзләрен бәхетле кешеләр дип исәплиләрдер.

Озын гомернең мәңгелек сере нидә?

80 яшь... Күп яки азмы бу? Шушы яшькә җиткән кешеләрнең күбесе үзләрен бәхетле кешеләр дип исәплиләрдер.

Аларга тормыш юлында күпне кичерергә, күпне күрергә туры килә. Озын дүрт елга сузылган Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы авыр еллар, ачлык, ялангачлык, катлаулы 90нчы еллар – оныклары һәм оныкчыкларына сөйләр сүзләре күп аларның. Шунысы сокландыра, мондый кешеләр күңелсезләнә белмиләр, күзләрендә беркайчан да очкын сүнми. Алар тормышка сөенәләр!

Әлеге язмамда нәкъ шундый тормышны һәм кешеләрне, илен һәм халкын, туган ягын яратучы шәхес турында сөйләү бик тә урынлы булыр.
Хәннан Мөхәммәтшин 1944 елда Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында дөньяга килә. Әти-әнисе Минниша һәм Миңсылу колхозда эшлиләр. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Бу сугыш ил, дөнья һәм һәр гаилә тарихында кара хәрефләр белән уелып калган. Нәкъ менә шул елны тегермәнче Минниша абый тегермән ташына кулын өздерә, сыңар кул белән дә яраткан һөнәренә гомере буена тугрылыклы булып кала. Юбилярыбыз тормышында да вакыт үтү белән җуелмый торган эз калдыра ул. Сугыш барганда Хәннан әле яшь бала була. Тормыш алып бару бик авыр була – әтиләренә колхозның тегермәнен туктаусыз эшләтү бурычын ышанып тапшыралар. Күмәк хуҗалыкка да, авыл халкына да менә шул сыңар куллы Минниша көн-төн хезмәт күрсәтә. 
 Аларга 6 баланы аякка бастырырга туры килә. Ниләр генә күрелмәгән, сүзләр белән генә әйтеп бетерерлек тә түгел. Ул вакытларда яшәмиләр, ә ничек бар шулай җан асрыйлар. Һәм түзәләр, сугышны һәм сугыштан соңгы авыр елларны үтәләр...

Хәннан абый 14 яшеннән туган колхозында эшли башлый, башта ике ел ат җигә, машина йөртү һөнәрен дә үзләштерә. 40 ел буена тәгәрмәчле тракторны иярли. 

1959 елда Ямаш авылының авылының чибәр, күз явын алырдай буй-сынлы Талия исемле кызына гашыйк булып, гомерлек яр булалар. Әтиләренең төп йортыннан аерылып чыгып, үз куышларын булдыралар. Сөенеч өстенә куаныч: бер бер артлы бер кыз, ике ир бала дөньяга килә. Кызы Гүзәлия, уллары Илһамны мәңгегә югалту кайгысы Хәннан абый, 50 елдан артык гомер иткән Талия апа өчен дә бетмәс-төкәнмәс олы хәсрәт булды. Талия апаның бакыйлыкка күчүенә дә елдан артты инде...

Ирле-хатынлы Мөхәммәтшиннар озак еллар Габдулла Тукай исемендәге колхозда эшлиләр, лаеклы хезмәтләре өчен күп тапкырлар төрле грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр. Хәннан Минниша улының хезмәт стажы 47 ел тәшкил итә.

Колхоз рәиселәре булып эшләгән РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре А.В.Степанов, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре И.Г.Вәлиев данлыклы механизатор Хәннан абыйның хезмәтләренә һәрдаим югары бәя бирделәр. Ил, халык алдындагы нәтиҗәле хезмәте әле тагын Татарстан Республикасы Югары Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән дә бәяләнде. Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт ветеранына ихлас күңелдән тәбрик сүзләрен ирештереп, үз куллары белән зал тулы халык алдында тапшырды.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Хәннан абый әле дә бик актив, тормышны ярата, авылның мәдәни тормышында, өмәләрдә бик теләп катнаша. Зиратны төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәтте. Моның өчен авылдашларыбыз аңа бик рәхмәтле. “Ягымлы кеше, чын авыл хезмәтчәне, кешеләргә күңеле һәрвакыт ачык, ярдәмчел. Изге күңеллелек һәм кеше хәленә керә белү – аның төп сыйфатлары”, - диләр аның турында авылдашлары.

“Кайсы көнне үзегезнең иң бәхетле көнегез дип исәплисез?” дигән соравыма Хәннан абый елмаеп болай дип җавап бирде:

- Мин бәхетле. Гомерем буена һәр көнем, хәтта ул шатлыклы булмаса да, мин кемгәдер кирәк, дигәнне аңлатты. Авылдашларыма ярдәмем тиде, һәм мин кемгәдер ярдәм итә алуым белән бик бәхетле. Мин балаларыма, оныкларыма кирәк. Өемдә якыннарым, туганнарым, дусларым зур табын артына җыелганда, мин – дөньяда иң бәхетле кеше. Шушы бәхет түгелмени? Миңа артыгы кирәк тә түгел.

Тормыш акылы туплаган Хәннан абыйның бу сүзләрендә бәлки бәхетле озын гомернең мәңгелек сере дә бардыр?

Сиксән яшь – нинди матур сан! Сиксән ел лаеклы тормыш... сез никадәр игелек кылдыгыз! Хәзер сез туганнарыгыз һәм авылдашларыгыз өчен лаеклы үрнәк булып торасыз. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге телибез. Балаларыгыз һәм оныкларыгызның яхшы мөнәсәбәте йөрәгегезне җылытсын. 

Рамазан Кәбиров
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading