16+

"Һәр айны аның каберенә кайтам. Ул һәлак булган урынга барып чәчәк бәйләме куям"

Энҗе Сәгьдиева – “Татмедиа” ашханәсенең йөзек кашы. Ачык йөзе, тәмле теле белән каршы алыр һәм озатыр, һәркем күңеленә ачкыч табар, хәл-әхвәлен белешер. 

"Һәр айны аның каберенә кайтам. Ул һәлак булган урынга барып чәчәк бәйләме куям"

Энҗе Сәгьдиева – “Татмедиа” ашханәсенең йөзек кашы. Ачык йөзе, тәмле теле белән каршы алыр һәм озатыр, һәркем күңеленә ачкыч табар, хәл-әхвәлен белешер. 

Йөзеннән елмаю сирпелеп торган бу сылу заттан бәхетле кеше дөньяда башка юктыр кебек тоела. Әмма аның йөрәгендә ниләр кайнаганын, ни чаклы урау юллар үтәргә туры килүе турында сирәк кеше беләдер. Сабыр булганга шундыйдыр ул. Тешен кысып булса да түзгән, үтәр, дигән, бәхеткә омтылган... Ләкин хыяллары бәллүр ваза сыман челпәрәмә килгән.

Мәктәп елларында ук матур итеп шигырьләр сөйләве, моңлы җырлавы белән сокландырган ул. Киләчәктә артист булырга, матур гаилә корырга, балалар үстерергә хыялланган. 

– Биектау районы Казаклар авылы кызы мин. Гаиләдә өч бала үстек, мин –  уртанчысы, – дип искә ала Энҗе балачак елларын. – Әтием Айдар, әнием Асия безне җил-яңгыр тидермичә үстерде. Алар безнең фикер белән санлашып, каршы килмичә, беренче чиратта дустыбыз булырга тырышалар иде. Артист булу теләге белән җенләнә башлагач та, һич каршы килмичә, аларның хәер-фатихасын алып Казанга чыгып киттем. Туганнарыбызда тукталдым. Казан театр училищесына барып, керү имтиханнары турында белештем. Өйгә чаклы тукталышны санап кайтам, санап барам. Кайчак бутап бетерә идем. Авыл кызы, беркемне белмим. Авыл китапханәсеннән бер сумка китап төяп кайттым да, көне-төне шулар белән утырам. Имтиханнарга чаклы да өч тур үтәргә кирәк иде әле. Карасам, имтиханга барысы да әти-әниләре белән килгән. Ә мин ялгызым. Беркемне белмим, артымда бай туганнарым да юк. Кыюлыгымны эшкә җигеп, үттем бит сынауларны. 

2001 елда Энҗе училищены тәмамлый. Диплом спектакльләреннән соң бик күпләр яшь кызның актерлык осталыгына таң кала. Әмма Казаклар авылы кызының үзгә бер хыялы бар. Шул йөртә һәм бимазалый аны. Ничә еллардан бирле җырчы Айдар Галимов иҗатына гашыйк бит ул. Казанда үткән бер генә концертын да калдырмый. Нәкъ урта рәттәге урынга кереп утыра. 

– Чәчәк бәйләме тотып барам, хатлар язам. Әмма беркайчан да аның янына барырга, күрешергә базмадым. Уфага барып “Нур” театрына урнашу теләгем дә шуның белән бәйле булды. Янәсе, мине анда колач җәеп Айдар Галимов үзе көтеп тора, менә шундый җүләр гашыйклык булгандыр ул.  “Нур” театрына алдылар бит үземне, җыенып киттем. Баштарак театрның үзендә яшәдем. Кайчак акча җитмәгәнлектән, подьездларда төн кунарга туры килде. Ике көнгә бер тапкыр тиз пешерелә торган токмач ашаган көннәр дә аз булмады. Артист тормышы ал да гөл түгел. Хезмәт хакы кечкенә, тиененә чаклы санап тотасың. Алай да җитми. Бераз хәлләнгәч, фатир арендаладым. Театрда өч ел эшләгән идем инде. 2003 елда Эльмир Газизуллин “Алтын Ай” эстрада төркемен оештырды. Шунда үзе янына алып баручы буларак чакырды. Биш ел буе аның белән Башкортстанның кайсы гына почмагында булмадык. Татарстан белән чагыштырганда, күрше республиканы күбрәк тә беләм. Булачак ирем белән әлеге төркемдә таныштык. Ул безне гастрольләргә йөртә иде. Яшем дә бара. 28 яшь иде ул вакытта. “Кайчан кияүгә чыгасың”, – дигән сораулар биреп туйдырып бетерделәр. Илдар эшне тиз тотты. Өйләнешергә тәкьдим ясады. Ике якта икешәр көн туй үткәрдек, – ди Энҗе. 

Әмма беренче ире белән ярты ел гына яшәп кала ул. Илдар тарафыннан кул күтәрүләр ешайганнан-ешая. “Сәхнәгә син ирләр күзләргә чыгасың”, яки “Ник ул кешегә карадың?” – ише тинтерәтүләре аркасында Энҗе үзенең яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр була.

– Сәхнәгә тамашачылар алдына күгәргән күз, кара янган тән белән чыгып булмый бит инде. Аның басым ясавына түзә алмыйча, эшемне калдырырга мәҗбүр булдым. Ул да өйдә утыра башлады. Ике эшсез, аның әти-әнисендә яшибез. “Эшкә урнаш”, – дип тә әйтеп карыйм: “Таба алмыйм”, – ди. Көн дә талаш, хатын-кызларга кирәкле гади көнкүреш әйберләре, кием-салым алырга да акча юк. Әнисеннән акча бирегез әле дип сорый алмыйм ич. Әни безне кечкенәдән: «Кешегә авыр сүз әйтмә, кешеләр белән талашма», – дип үстерде. Мин үзем кычкырыша да белмим, башкалар талашканда да калтырый башлыйм хәтта. Иремнең ике туганының туган көне иде, компания белән утырабыз көлешеп. Әмма Илдарга нидер ярамагандыр, туганыннан көнләшеп асфальтта тибә-тибә кыйнады ул мине. Карарлык җирем калмады. Сызланудан бигрәк, күңелем ярсыды. Нигә дип мин һаман түзеп торам соң? Тормышымда иң күп кабатланган сорауларның берсе шул иде. Җавабы гына юк. Шуннан энемә шалтыраттым да, шул ук көнне килеп алдылар. 2008 елның августында кире туган авылыма кайтып кердем, кыйналудан умыртка баганасы имгәнгән булган. Җитмәсә, ярты ел буе кыйналып яшәүдән төшенкелек халәте барлыкка килде. Бик авыр кичердем мин бу сынауны. Безне бит бәләкәй чакта ук аерылып кайту булырга тиеш түгел дип үстерделәр, әти-әнием йөзенә кызыллык китерүдән оялганмындыр инде, – ди Энҗе.

...Бераз хәл алгач апасы Айгөл Энҗегә шәхси эшмәкәр буфетына эшкә урнашырга тәкъдим ясый. “Кеше арасына чыгарсың”, – дип җөпләп куя ул сүзен. Менә шулай сәхнәне буфетка алыштыра Энҗе. Эшен дә үз итә, кешеләр арасында мәш килә. Төрле оешмалардагы буфетларда төрле тәм-том сата. Шәхси тормышында да бер яңалык пәйда була. Үз авылы егете Рәмис артыннан йөри башлый аның. 

– Миннән биш яшькә кечкенә. Яңа гына армиядән кайткан егет, ә мин – аерылган хатын. Әти-әнисе кабул итмәс дип аның белән аралашудан качып та йөрдем. Әмма үлеп гашыйк булдым аңа. Хисләр өере бөтереп алды. Тик бәхетем озакка бармады. Рәмис беренче иремнән дә начаррак булып чыкты. Кул күтәрә, мин – түзәм. Аның бары яхшы якларын гына эзлим. Бер караганда шундый көчле мәхәббәт, бер-беребез өчен үлеп китәбез. Ә икенче яктан, бер-беребезне күрә алмыйбыз. Ул көнләшүдән кыйнап китә, мин изелүдән аны күрә алмыйм. Вакыт үтеп, үзгәрер дип өметләндем. Ике ел гражданлык никахы, өч ел рәсми рәвештә язылышып яшәдек. Көнләшүе белән үтерде. Эш урыныма килеп тавыш-гауга куптара, өйгә кайткач, тагын мәхшәр. Эштән биш минут соңга калып кайтсам да йодрык эләгә... Монысында апам килеп алды, югыйсә, үтерәчәк иде ул мине. Ике тапкыр шулай ялгышкач, тормыштан бик нык бизгән идем. Ирләргә дә ышанычым калмады, – ди әңгәмәдәшем. 

Энҗе Казанда “Татмедиа” бинасында ашханәдә азык-төлек өләшүче булып эшли башлый. Ә уңган кызларны егетләр күзләмиме соң инде? “Идел-Пресс”та эшләүче Эдикның да күзе төшә Энҗегә. 

– Баксаң, Эдик мине күптән күзәтеп йөргән икән бит. Насыйп эш үзенекен итте! Кешеләр аша белешеп, телефон номерымны тапкан. Ул миннән ун яшькә яшьрәк. Бай да түгел, фатиры да юк. Әмма хатын-кызга булган ихтирамы белән үзенә каратты Эдик. Аңлап та җиткермичә, аның белән очраша башладым. Өч ай буена миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Эдик минем һәр әйткән сүземне үтәп, артымнан калмыйча йөрде. Аның мәхәббәте миңа көч бирде. Безне күргән һәркем сокланып карап кала иде. “Бер-берегезгә шундый охшагансыз”, – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде. Иң бәхетле мизгелләрем аның янында үтте. Өч ай бер җан, бербөтен булып яшәдек. Бәхетле булуымны күреп әти-әнием дә сөенә иде. Башка диндә булса да, анысына исем китмәде. Кирәк булуыңны тоеп яшәү үзе бер рәхәтлек бирде. Ураза тотканда минем белән сәхәргә тора, минем белән авыз ача. Бу мизгелләр мәңгегә күңелем түрендә сакланачак. Яшем бара, сиңа бала бүләк итә алмаячакмын, дип тә әйтеп карадым, ә ул моңа каршы: “Булсын, бергә-бергә картаербыз, ишек төбенә чыгып көнбагыш ашап утырсак та, шуның белән бәхетле булырмын”, – дия иде җаным. Ләкин бәхетебез кыска булды. 2022 елның 28 мае иде. Никтер күңелем үрсәләнде. Әле бер якка килеп бәреләм, әле икенче якка. Кич белән телевизор кабызып куйдым. Ә анда яңалыклардан юл һәлакәте турында хәбәр итәләр. Эдикның машинасы... салоннан җанымның гәүдәсен тартып чыгаралар. Шул мизгелдән бирле мин үлеп терелдем, – ди Энҗе.

Эдик Казанның Тэц урамы буйлап барганда, борылышка каты кергән дә туктап торган йөк машинасы астына килеп кергән. Машинасыннан тимер өеме генә калган. Энҗе берничә тапкыр аңын җуеп егыла. "Бу дөрес түгел", – дип шашына. Ничә ел көткән бәхетемнән аерма дип Ходайга ялвара Энҗе. Әле Эдикны җирләгәннән соң да моңа ышанмый. 

– Һәр айны аның каберенә кайтам. Ул һәлак булган урынга барып чәчәк бәйләме куям. Өч айлык бәхетебез турында иң кадерле истәлекләрне барлыйм. Алар барысы да нәкь бүген генә булган кебек, – диде дә Энҗе карашын читкә алып, үзе дә сизмәстән күз яшьләренә буылды. 
Аның чарасызлык белән бергә уралган авыр халәте күңеленең бик тирәнендә, төбендә яшеренеп яткан ярату хисләрен актарып чыгарды...
– Мин аны беркайчан да онытмам... — дип пышылдады ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

28

2

21

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    5

    3

    Язмыштан узып булмый, очраганына рэхмэт дип яшэргэ инде, эйбэт кызларга яшэве бик авыр шул, уземнэн белэм. Бу тормыш чулдэге тузан бортеге генэ ди, ахирэт тормышын онытмаска кирэк, барыбыз да шунда булырбыз, гомер утэ дэ китэ ул. Мин дэ 30 да, якынча ярты гомер димэк уткэн диергэ була, калганы инде бер Алла белэ. Матур Мэхэббэтне татып карау ботен кешегэ дэ элекми ул, шунсына рэхмэт.

    Мөһим

    loading