1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне.
Хатын-кызларның халыкара демократик федерациясенең 1949 елда Парижда узган конгрессында 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне, дип игълан ителгән.
Ел озынлыгындагы 1 июнь
– Балаларны яклау көне 18 яшькә кадәргеләргә карый. Ләкин, бу мөһим дата сабыйларны да, ата-аналарны да, шулай ук әбиләр белән бабайларны да колачлый, чөнки тормышта – һәммәсе балалар. Республикада балалар катнашындагы чаралар ел дәвамында алып барыла. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендәге “Татарстанда җәй” (“Лето в Татарстане”) проекты кысаларында балалар өчен колачлы программа әзерләнде. Ул 1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр гамәлгә ашырылачак. “Күрше” фестивалендә дә балалар белән чаралар оештырырга була. Грант оту өчен 31 майга кадәр заявка бирергә мөмкин әле. Күп балалы гаиләләргә, махсус хәрби операциядә катнашучы батыр уллар тәрбияләп үстергән ата-аналарга рәхмәт! – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта.
Ун баланың бүләге – “Атлант”
Гаиләдә 3 бала булса, ул күп балалы гаилә санала, аларга социаль ташламалар каралган. Аз керемле гаиләләргә дә матди ярдәм күрсәтелә. Авылда яшәүче 25 яшькә кадәрге хатын-кыз бала тапса, аңа 100 мең сум бирелә. Шулай ук авылда яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кыз өченче баласын тапса, аңа 200 мең сум түләнелә. Көндезге бүлектә укучы студент кыз авырлы булса, аңа 100 мең сум каралган. Студентлар гаиләсе “социаль няня” хезмәтеннән файдалана ала.
– Күп балалы гаиләләргә бакчага түләнелгән акчалары соңыннан кайтарып бирелә. Авыл җирлегендә әгәр балалар бакчасы булмаса һәм бала бакчага йөртелмәсә, андый гаиләләргә акча түләү каралмаган. Гаиләдә 10 һәм аннан да күбрәк бала булса, аларга “Атлант” кече автобусы бушлай бирелә. Татарстанда быел янә 5 гаилә әлеге транспорт чарасына лаек булды, – диде республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Кремльдә көнозын бәйрәм
Татарстан Рәисе ярдәмчесе, “Беренчеләр хәрәкәте” Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов сөйләгәнчә, 1 июньдә 12.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр Казан Кремлендәге “Присутственные места” бинасы ишегалдында балалар катнашында мәдәни-спорт чарасы үткәрелә.
– Мәдәни чаралар республиканың муниципаль берәмлекләрендә дә оештырыла. Балалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга хатлар да яза, әлеге почта адресатларга илтеп тапшырылачак. Сәламәтлеге чикле балалар өчен махсус программа әзерләнде. Каникулга авылларга кайткан балалар белән дә мәдәни-спорт чаралары планлаштырылды, – диде Тимур Сөләйманов.
Сабыйларны “иреккә” җибәрмәгез
Татарстанның бала хокуклары буенча вәкиле Светлана Захарова ата-аналарны кечкенә балаларына бик тә игътибарлы булырга чакырды.
– Күпкатлы йортлардагы тәрәзәләрдәге чебен-черкигә каршы челтәр рамнарын ныгытыгыз. Җәйге айларда сабыйларның егылып төшү очраклары була башлады. Кечкенә балалар үзләре генә елга-күл буйларына китмәсеннәр, ут белән уйнамасыннар, – диде Светлана Захарова.
Бала хокуклары буенча вәкилнең тәүлек дәвамында эшләүче “Кайнар элемтә” телефоны: 8 (843) 207-28-73. Шулай ук, һәр айның беренче атнасында 8 (843) 236-61-64 телефонына шалтыратырга яки МАКСта 8-987-405-96-13 телефонына хәбәр язарга мөмкин.
Балигъ булмаган балалар 1 июньнән – 31 августка кадәр 23.00 сәгатьтән башлап 06.00 сәгатькә кадәр урамнарда, ишегалларында өлкәннәрдән башка үзләре генә йөрергә тиеш түгелләр.
– Балаларны җәйге сәламәтләндерү лагерьларына, мәктәп яны лагерьларына җибәрү файдалы. Балаларга юл йөрү кагыйдәләре өйрәтелә, йөзү күнегүләре үткәрелә. Мәктәп яны лагерьларында кече Сабантуйлар да булачак. Җәйге сәламәтләндерү лагерьларына махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары да җәлеп ителә, – диде республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар