16+

Казанда 13 яшьлек малайга һөҗүм иткән ир-атны суд кулга алган

Казанның Вахитов район суды 13 яшьлек яшүсмергә һөҗүм итүдә гаепләнүче 21 яшьлек ир-атка карата сак чарасы сайлаган.

Казанның Вахитов район суды 13 яшьлек яшүсмергә һөҗүм итүдә гаепләнүче 21 яшьлек ир-атка карата сак чарасы сайлаган.

Суд карары белән ул тикшерү изоляторына җибәрелгән.

Фаҗига 23 май иртәсендә Казанның Кәрим Тинчурин урамындагы йортларның берсе янында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир-ат 13 яшьлек малайны эләктереп алып куаклар арасына сөйрәгән, аны буа башлаган һәм башына берничә тапкыр суккан.

Бәхеткә, үтеп баручылар вакытында ярдәмгә килгән. Алар һөҗүмчене туктатып, полиция чакырткан.

Тикшерү барышында ир-атның Барнаул шәһәрендә тууы ачыкланган. Ул тоткарланган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, зыян күргән баланың тормышына һәм сәламәтлегенә хәзер куркыныч янамый.

Әлеге факт буенча «үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading