16+

Рүзәл Минһаҗев: «Сакламадык, кичер безне, зинһар, Мусабайның горур егете...»

Блогер, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә күп тапкырлар гуманитар ярдәм илткән һәм бу эшен әле дә дәвам иткән Рүзәл Минһаҗев махсус операциядәге дусты, Тукай районы Мусабай-Завод авылы егете Илнар Миннехуҗинны соңгы юлга озатты.

Рүзәл Минһаҗев: «Сакламадык, кичер безне, зинһар, Мусабайның горур егете...»

Блогер, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә күп тапкырлар гуманитар ярдәм илткән һәм бу эшен әле дә дәвам иткән Рүзәл Минһаҗев махсус операциядәге дусты, Тукай районы Мусабай-Завод авылы егете Илнар Миннехуҗинны соңгы юлга озатты.

Хәрбине туган авылына алып кайтып җирләгәннәр. Илнар турындагы язманы "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының №140 санында укый алачаксыз.

Өч төн буе яздым...
Иң авыр шигырьләремнең берсе бу...
Күңел яше белән язылды...
Югалттык шул, югалттык...

Керми йокы, әллә нишлим бүген,
Төннең урталары җиткәндә...
Авыр икән,бигрәк авыр икән,
Дуслар - мәңгелеккә киткәндә...

Әнкәң биргән кайнар посылкаңны,
Кулларыңа илтеп тапшырдым...
Сагнуыңны сиздермәдең шул син,
Күз яшьләре аша качырдың...

Халык җыйган нива машинасын,
Син йөреттең яуның кырында...
Бу дөньяның бөтен ачылыгын,
Син җырладың "Тормыш җырында"...

Яшьлек бит ул тик бер кабатлана,
Сатып алып булмый гомерне...
Яу күгендә ядрә шартлады да,
Тагын бер җан җирдән өзелде...

Кинәт киттең,утыз өчтә идең,
Бар дөньяны ятим калдырып...
Бу яралар мәңге төзәләлмәс,
Гомер буе торыр - яндырып...

Балаларың калды күзгә карап,
Ятимлекнең ачы сагышы...
Кеше гомерләрен өзәләр шул,
Язмышларның ачы ялгышы...

Шагыйрькәем кайчан килер - диеп,
Күз дә алмый мине көткәнсең.
Яшьти идең, тормыш йомгакларың,
Авырлыклар аша сүткәнсең...

"Мөслим дуслар" - килде минем диеп,
Кочып сөя идең аркамнан...
Белмәгәнмен шушы мизгелләрдә,
Күңелеңнән күпме яшь тамган...

Күрешүне искә төшерәм дә,
Борылам да карыйм - үткәнгә...
Авыр икән, ай-һай авыр икән,
Мәңгелеккә - дуслар киткәндә...

Бу югалту калыр йөрәкләрдә,
Юаталмас тормыш үгете...
Сакламадык, кичер безне зинһар,
Мусабайның горур егете...

Сезнең Рүзәл
20.11.23.
03.55.
Метрәй

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

13

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading