16+

"Сез ашыкмыйсыз, ахырсы. Баланы карап тора алмассызмы?"

Уфа–Казан поезды рельс буйлап чаба. Вагон эче тулы халык. Кайсы туган ягына кайта, кемдер эшкә бара.  Чаллы вокзалыннан зур сумкаларын күтәреп, ике хатын-кыз керде. 

"Сез ашыкмыйсыз, ахырсы. Баланы карап тора алмассызмы?"

Уфа–Казан поезды рельс буйлап чаба. Вагон эче тулы халык. Кайсы туган ягына кайта, кемдер эшкә бара.  Чаллы вокзалыннан зур сумкаларын күтәреп, ике хатын-кыз керде. 

– Аллага шөкер, ярый билет булды, – дип сүз алды берсе.  
– Туган авылга кайтып барабыз бит, – дип сөенеченнән сүзен дәвам итте Сәрия исемлесе. Аның белән бергә кергәне Әсма исемле икән. Алар янына тагын бер ир белән хатын да килеп утырды. Ыспай гына киенгән бу хатынга икесенең дә күзе төште. Тик алар бернинди дә уртак сүзгә кушылмады. Тыңлап кына утыруларында булды.

– Төн озын, йоклап кына булмый, – дип сүзен дәвам итте Сәрия. – Хәзер рәхәт инде. Кереп утырсаң, яхшы вокзаллар бар. Җилдереп кенә барып җитәргә транспортның ниндие генә юк дигәндәй. Менә без 1975 елны авылдан комсомол путевкасы Чаллыга эшкә килгәндә, заводларның да, шәһәрнең дә төзелә башлаган вакыты иде, – дип сөйләгән җиреннән туктап калды ул. 

Беренче көнне чемоданнарга утырып, вокзалда йоклаган чаклары исенә төште. Ят шәһәргә килүгә үк, бригадага бүлделәр. Аннан соң тулай тораклар бирделәр. Менә шулай Чаллыда яшәп кителгән инде. Әзрәк акча ала башлагач, Сәриянең дә авылга кайтасы килә башлый. Билет алып, автобусны көтеп утырганда уйламаган хәлләргә тарый әле алар. Җәй көнне урамда ял да итәргә, китап та укып утырырга була. Әлеге дә баягы Әсма дусты белән эскәмиягә утырып, китап укырга булалар. Ул чакта әле башны күтәрмичә китап укыган чаклары.

 Менә алар янына яшь кыз килеп баса да:
– Сез ашыкмыйсыз, ахырсы. Баланы карап тора алмассызмы? Билет алып чыгасы бар иде, – дип китеп барды. 
...Бер катлы авыл кызлары бит, баланы алып калалар шулай. Бер төенчек бала әйберсен сузганда да, авыз кырыендагы миңенә игътибар итеп калган иде Сәрия. Бала башта йоклый иде. Менә көтәләр, менә көтәләр. Теге кызның  югалганын белгәннән соң, төенчекне актарып, шешә белән сөтен дә эчереп, елаган баланы йоклатканнары күз алдына килде хатынның. Аннан вокзал буйлап миңле хатынны эзләгәннәрен исенә төште. 

– Автобус килер вакыт та житте. Баланы эскәмиягә куеп калдырмакчы булабыз. Анасы эзләр  дә, безне югалтыр дип кайгырабыз. Безне читтән генә бер хатын-кыз күзәтеп тора икән. Шул чакны безнең янга милиция килеп басты. Сез бала калдырып китмәкче буласыз икән, ди. Безнең бала түгел ул дип карыйбыз, ышанмыйлар. Шулай милиция безне хастаханәгә үк алып китте. Безне тикшерделәр дә, баланы шунда калдырып чыктык. Менә шулай итеп авылга ул көнне кайта алмый калдык, –дип сүзен тәмамлады Сәрия. 

Сәриянең шул вакыт каршы якта утырган зәвык белән киенгән хатынга күзе төште. Хатын кулъяулыгы белән битен каплап елый иде. Ник елыйсың дип, аңа сорау бирүче булмады. Авыр  тынлык урнашты. Һәркем уйга калды. Вагон тәрәзәсеннән таң  атканы күренеп китте. Поездның сызгырган тавышы ишетелде. 
Ир белән хатын жыена башладылар. Поезд туктауга алар төшеп үк калдылар. Сәрия авыр уйларга бирелде. Авыз кырыендагы миңеннән таныды кебек ул ыспай хатынны. Баласын калдырган кыз  шул булып чыкты, ахрысы. Тау белән тау гына очрашмый, и Аллам, дип уйлап куйды  Сәрия. Үзе нәрсә уйларга да белми тагын аптырашта калды. 

Гөлфия Галиева.
Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X