16+

“Сезнең балагыз утыра да, йөри дә, сөйләшә дә алмаячак!”

Аның белән күрешеп сөйләшү теләге минем күңелдә күптәннән яши иде инде.

“Сезнең балагыз утыра да, йөри дә, сөйләшә дә алмаячак!”

Аның белән күрешеп сөйләшү теләге минем күңелдә күптәннән яши иде инде.

Әллә йөрәк яраларына кагылырга курку, әллә башка сәбәп күрешүне һаман кичектереп килде. Инде менә, ниһаять, Зөлфирә ханым Төхфәтова белән әкрен генә хәтер сандыгын ачабыз. Иң беренче җылы хатирәләр балачак, үсмер елларына, гүзәл яшьлеккә алып кайта.

...Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында биш кызлы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә Зөлфирә ханым. Шәлчеләр авылы булуы белән дан тоткан Күгәрчен авыл кызларында да кечкенәдән әлеге һөнәргә карата мәхәббәт тәрбияләнә. Зөлфирә дә мәктәпкә укырга кергәнче үк кулларына энә тотып, шәл бәйләргә өйрәнә. Әти-әни сүзен тыңлап, эш рәтен белеп үсә ул.

 Басынкылыгы, тыйнаклыгы белән башкалардан аерылып торган чыгарылыш сыйныф укучысы Зөлфирәне әле яңа гына армия сафларында хезмәт итеп кайткан авылның иң чибәр егетләренең берсе Әнәс озата кайта. Ап-ак кышларда бирелгән вәгъдәләргә тугры калып, өч ел очрашып йөри яшьләр. Ул елларда Арча педагогия көллиятенә укырга кереп, диплом алып чыга Зөлфирә ханым. Тансык очрашулар, сагыну хисе уртак мәхәббәтне көчәйтә генә.

Туган авылында эш урыны булмау сәбәпле, көн саен 25 чакрым арага йөреп эшләү бераз кәефен төшерсә дә, зарланмый ул. Үзен тракторы белән илтеп куючы Әнәсе булганда зарланып утырып була ди мени?! Гел булмаса да, эләккәли аңа мондый бәхет. Күгәрчен – Осиновка юлы арасында күпме мәхәббәт җырлары җырлана, күңелдә матур хыяллар бөреләнә, бәхетле киләчәккә өметләр баглана.

Хыял-өметләрне сүздә генә калдырасы килми егетнең. Егет сүзе бер булыр, дигәндәй, тимерне кызуында суга Әнәс: яңгырлы сентябрь аенда сөйгәнен урлап алып кайта ул. Элеккеге кебек башка капчык кидереп урлап алып кайту кебек үк булмый булуын. Әнәс абыйның: “Мин сине урларга килдем!” – дип әйтүенә, Зөлфирә апа: “Юк, юк, кайтмыйм мин!” – дип җаваплый. “Юк икән – юк. Мин башка килеп йөрмим!” Сүзен бер һәм берәгәйле итеп әйтә торган гадәтен белгәнгә, Әнәсенең әлеге сүзләре Зөлфирә ханымны сагайта төшә. Ризалаша ул. 

Шулай итеп, 1996 елның сентябрендә Нәкыя апа белән Наил абый галәсенә – төп йортка килен булып төшә Зөлфирә ханым.

Икебезгә бер яра
Мәхәббәт хисен сүрелдерми, авылда төпләнеп калып, олысы-кечесенә ихтирамлы булып, ике як әти-әниләрен дә тигез күреп, төп нигез җылысын саклап яши Зөлфирә ханым белән Әнәс абый. 

Әнәс колхозда тракторда эшли, Зөлфирә күрше авылга йөреп эшләвен дәвам итә. Кары-бураны, яңгыры-җиленә карамый, яшьлек гомере юлда йөреп уза аның. Юк, зарланмый! Үзе яратып сайлаган һөнәрен, укытучы апаларын дүрт күзләп көтеп торучы укучыларын ярата ул. Юкса, унике ел гомерен юлда йөреп уздырыр иде микән?

Шатлык-борчуларын бер җепкә тезеп, гомер тәгәрмәче әйләнә дә әйләнә икән! Йорттагы үзгә бер тынлыкны юкка чыгарырлык бала-чага тавышы гына яңгырарга ашыкмый. Көзләрне – кышлар, кышларны язлар алмаштыра, тик менә зарыгып көткән әти-әни булу бәхете генә һаман читләтеп уза Зөлфирә белән Әнәсне. 
Биш ел да үтеп китә, алты ел да, авыр булса да, баласызлык белән килешергә туры килә яшьләргә. Табибларга да күренәләр, әбиләргә дә йөреп карыйлар, тик өметләр генә акланмый. Үткән гомер юлына еллар өстәлгән саен, үзенең яшьлек иленнән ераклаша барганын аңлаган Зөлфирә ханым иренә: “Бер бала алып үстерик”, – дип тәкъдим итә. Үз сүзен бер генә тапкыр кабатларга өйрәнгән Әнәс бу юлы да бер генә җөмлә әйтә: “Булса үзебезнеке була, булмаса, кирәк түгел!” 
Иптәшенең әлеге сүзләре күңеленең почмагында пыскып кына янып утырган өмет утын да сүндерә. Зөлфирә ханыма үз язмышы белән килешергә генә кала. Шулай итеп Ходай аларны уртак саф мәхәббәт белән генә түгел, уртак яра биреп тә сыный. Әлеге йөрәк ярасы белән берьялгызы калырмын, дип башына да китерми Зөлфирә ханым.

“Көзләрем сап-сары сагыштан...”
Кырт кисеп әйткән сүзләренә: “Озак яши алмам мин, Зөлфирә. Гомерем кыска минем. Ул баланы бит әле үстерергә дә кирәк!” – дип, үзенчә аңлатма да кертә Әнәс абый. “Юк-бар сүзләр сөйләшеп утырма инде, Әнәс!” – дип орышып та ала әле аны Зөлфирә ханым.
Әнәс абый хатыны әйткәнне ул чакта, гүя, ишетми дә: “Мине бабай атына утыртып алып китте, – дип кабатлый. – Мин үлгәч, ялгыз яшәмә, яхшы кешегә кияүгә чык!” - дип тә өстәп куя.

Зөлфирә ханымның күңеленә бер мәл шом керсә дә, тормыш ыгы-зыгысында Әнәсенең әйткән сүзләре дә онытыла. Гомер үз күчәрендә тәгәри бирә, тормыш дәвам итә. Авылда колхоз таралгач, Әнәс абый урман хуҗалыгына эшкә керә.

2008 елның сентябрь ахыры. Рамазан ае. Мәктәптә дәресләре беткәч, вак-төяк эшләрне барлау максатыннан, әнисенә кереп чыгарга уйлый Зөлфирә ханым. Ишекне ачып керүгә, телефоннан шалтыратып, каенанасы кыска гына ике җөмлә әйтә:
– Әнәс үлгән! Кайт!

Туган нигезеннән каенана йортына кадәр булган шактый ерак араны ничек кайтып җиткәнен дә хәтерләми Зөлфирә ханым. Шәфкать туташы Әлфинур апасының укол салганы, ишегалдына җыелышкан халыкның елашканыннан гайре башкасы бар да томан эчендә кебек. Менә-менә җыелышкан халык таралышыр да, тракторына утырып Әнәсе кайтып керер сыман тоела аңа. Әнәснең трактор арбасына салып алып кайткан җансыз гәүдәсен күргәч кенә вакыйгаларның өн икәнлегенә төшенә ул. 

 – Ул көнне иртәдән үк “туңам”, дип йөрде Әнәс. Көне дә әллә ни салкын кебек түгел шикелле иде инде. “Эшкә бармыйм микән әллә?” – дигәненә дә: “Бармыйча ярамас”, – дип җылы киемнәрен әзерләп бирдем. Тракторы белән кузгалып киткәч тә, артына борылып, кулларын болгый-болгый, шактый ара барды әле. Саубуллашуы булган икән, – дип, күңелендә тагын бер кат хатирәләр яңартып ала Зөлфирә ханым. – Утыз биш яшеңдә агач асларында калып үл әле син! Кызганыч гомер”.

Әнәсе белән корган уй-планнарын, матур хыялларын җитәкләп, утыз ике яшендә – сөеп-сөелеп яшәр чакта тол кала Зөлфирә ханым.
Көннәрдән беркөнне каенанасы сүз ката аңа. “Әйдә, балалар йортыннан бер бала алып кайтык та, тәрбиялик әле шуны. Күңелеңә охшаган яхшы кеше булса, йортка кертик, – ди ул, киленен шаккатырып. 

 Баланыкы – үзәктә, дигәндәй, чарасызлыктан, үзен җибәрәсе килмәгәнлектән әйтелгән сүзләр икәнен яхшы аңлый Зөлфирә ханым.

– Әти белән әни янында Әнәснең елы үткәнче яшәрмен дигән сүзем бар иде. Булдыра алмадым. Әнәс булмагач, өйгә кайтасым килми башлады. Җидесе үткәнче генә яшәдем. Анда да көнем-төнем гел елау белән үтә иде. Унике ел бер түбә астында әти-әни белән бик дус-тату яшәдек. Әти мин эштән кайтканны юлга чыгып карап торыр иде дә, чәен кайнатып, көтеп торыр иде. Минем, авызны пешерә-пешерә кайнар чәй эчкәнемне белә иде, мәрхүм. Урыны җәннәттә булсын. Әни белән икәүләшеп, серләшә-серләшә, чәйләр эчә идек. Үз әниемә сөйли алмаган эч-серләремне сөйли идем мин аңа, – дип, янә хатирәләре белән бүлешә әңгәмәдәшем.

Әнәсенә карата булган саф мәхәббәтен, каенана-каенатасына карата булган ихтирамын, ир хатыны булып яшәгән еллардагы матур хатирәләрне йөрәгенең иң түренә бикләп, туып үскән йортына – әти-әнисе янына кайта Зөлфирә ханым. Кайчандыр зур бәхет бүләк итеп, соңыннан әлеге бәхетен тартып алган көзләр сагышка күмә аның тормышын. Бер мизгелгә киләчәгенә дә сагыш төсе сарылган кебек тоела аңа. Бары тик мизгел эчендә кабынып киткән очкын сары көзләрне дә аллы-гөлле итәргә, зәмһәрир салкыннарда да җылытырга, караңгы көннәрне дә яктыртырга сәләтле икәнлегенә соңрак төшенә ул.

Ике сызык
Әнәсенең кырыгы үтүгә Зөлфирә ханымны авылларыннан шактый ераклыкта урнашкан Яңа Ырга авылында яшәп ятучы зоотехник егеткә димли башлыйлар. Әтисе белән икесе генә яшәүче, тырыш, эшкә батыр егет турында апасы сөйләгәннәрдән берникадәр хәбәрдар була инде ул. Яралары тирән, якын кешесен югалту ачысы көчле була аның. Әлеге ир-ат белән күрешергә ризалашмый Зөлфирә ханым. Бераз тынычлана төшкәч, әнисенең: “Юанырга балаң да юк бит ичмасам. Әллә тәвәкәлләп карыйсыңмы, кызым? Бәлки сиңа дигән насыйп ярдыр ул...” – дигән сүзләреннән соң, очрашып сөйләшергә ризалык бирә. 

Беренче күрешүдә үк Зөлфирә белән Айрат арасында ниндидер бер җылылык барлыкка килә. Яшь егет белән яшь кыз кебек көн саен очрашырга вакытлары булмый аларның. Аралашулары күбесенчә телефон аша сөйләшүгә кайтып кала. Тик бу ике арага салкын җилләр кертми. Бер-берләренә булган хөрмәтне арттыра, сагыну хисен көчәйтә генә. Озакламый, Айрат тәкъдим дә ясый. Яңадан гаилә корырга тәвәкәлләргә була Зөлфирә ханым.

 – Шулчак әнине (каенананы) искә төшердем. Ул ничек кабул итәр икән бу адымымны дип борчылу да бар иде күңелдә. Фикерләремне туплап, әни янына чыгып киттем. “Әни, бер яхшы кеше миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Нишлим икән?” – дип сорыйм. Әни озак уйлап тормады: “Яхшы кеше булса, чык. Хатын-кыз парлы булырга тиеш”, – диде, – дип, янә үткәннәрен искә төшерә әңгәмәдәшем.

Ике як әти-әнисенең дә әйткән сүзләрен, Әнәсенең: “Мин үлгәч, ялгыз яшәмә, яхшы кешегә кияүгә чык!” – дип әйткәннәрен, Айратына карата булган хисләрен бер бизмәнгә салып үлчи дә, 2009 елның ноябрь ахырында Яңа Ырга авылына килен булып төшә Зөлфирә ханым.

Еллар уза тора. Айратына бала бүләк итә алмавы белән килешергә, гаепнең үзендә булганын, авыр булса да, танырга туры килә аңа. Дүртенче дистәсен ваклап бетереп килгәндә, өметен тәмам җуеп, үзендә хатын-кызларга гына хас үзгәрешләр барлыкка килә башлавын тоеп, картаю галәмәтедер дип, әни буласы килү теләгенә бөтенләй кул селти ул. Берәр ятимгә ата-ана назы бирик, дип, кирәкле тикшеренүләр үтеп, балалар йортыннан бер сабый алырга дип, чиратка баса Айрат белән Зөлфирә. Рухи яктан да, физик яктан да талчыга Зөлфирә ханым. Алай да, килештереп, соңгы тапкыр кыланып калыйм инде, дип, даруханәдән йөклелекне билгели торган тест-сызык сатып ала. Ярылып яткан ике параллель сызыкны күргәч, аяз көнне яшен суккандай була аны. “Шушы ике сызыкны уналты ел көттем бит мин!” – дип, елый-елый, Ходайга рәхмәтләр укый.

Уттан суларга салдың
Бәхеттән канатланып, атлап түгел, очып йөри Зөлфирә ханым. Аның авырга узуы үзенә кырын караучыларның да, белә торып: “Кайчан бәби алып кайтасыз инде?” – дип, ярага тоз салучыларның барысына да менә дигән җавап була. Иң мөһиме – “кысыр хатын” дип үз-үзенә салган тамганы да алып ташлый әлеге очрак.

Дүрт айлык авыры белән хастаханәгә ятарга туры килә Зөлфирә ханыма. “Каның куе. Балага кирәкле матдәләр килми”, – дип куркыта аны табиблар. Табибларның авызларына гына карап тора ул. Аларның һәр кушканын үти. Тиздән кулларына аласы сабые хакына боларны гына эшләмиме соң ана кеше?!
 27 атнадан җитлекмичә туа сабый. Күпме еллар көткән бәхетен кулларына алып, сөю бәхете насыйп булмый аңа.

– Балагызга инфекция эләккән, диде табиблар. Кан да салып карадылар. Юк, булмады. Табиблар “начарына әзерләнегез”, дисәләр дә, күңел белән һаман яхшыга өметләндек. Бәлки терелер, бәлки яшәп китәр дидек, – күз яшьләре аша кабат шул елларны күңелендә яңарта әңгәмәдәшем.
Тик өметләр акланмый. Күкрәк сөтен имезеп, бишек җырлары җырлап, ак биләүгә билисе улларын ак кәфенлеккә төреп, җир куенына иңдерергә туры килә Зөлфирә ханыма.

Бу сынауны җиңеп чыгарга да үзендә көч таба ул. Ел ярым вакыт үткәч, кабат балага уза. Бу юлы инде узуга ук хастаханәгә кереп ятарга куша табиблар. Йөклелек чоры буена ятып кына торырга тиеш була ул.

– Хастаханәдә чакта вакытның үтмәүләре.... Бер минуты да бер сәгатькә тиң иде, – ди Зөлфирә ханым, шул еллардагы авырлыкларны күңелендә яңартып.
 Балалар өчен үзен корбан итәргә риза булган ана кеше өчен ятып тору гына нәрсә ул? Селкенмичә ятарга да риза була ул. Сабые гына исән-сау тусын.
 Сабый бу юлы да җитлекмичә, 30 атналык булып кына туа. Дөньяга тууга ук, кычкырып елап җибәргәнен ишетү мизгеле Зөлфирә ханыма сөенеч-шатлык бүләк итә.

Тик... Бары бер мизгел генә була шул бу. Ике сәгать үтүгә бала сулый алмый башлый. Сабыен ясалма сулыш алдыру апараты аша гына сулавын карап тору, кулларына алып сөя алмый изалану, баласының киләчәге өчен борчылу... “Белмим, кайлардан көч алганмындыр ул чакларда?!” – дип, үзе дә шаккатып сөйли бүген Зөлфирә ханым бу хакта. Төенчек кадәр генә сабыйның күзенә тиз арада операция да ясарга туры килә.

Ай ярымга якын вакыт үткәннән соң, бала белән ананы өйгә чыгаралар. Йокысыз төннәр, баланың язмышы өчен борчылу кебек хисләргә берөзлексез хастаханә юлын таптау кебек юл газабы да килеп өстәлә.

Әни булу бәхетенә шөкерана кылып, баласының үскәненә сөенеп яшәгән көннәрнең берсендә табилар авызыннан үзәк өзгеч сүзләр ишетә Зөлфирә ханым: “Сезнең балагыз утыра да, йөри дә, сөйләшә дә алмаячак!”. Табибларның хөкем карары кебек яңгырган сүзләренә үпкәләп тә кайтып китә әле ул. Ләкин, бала сигез айлык вакытта үткән МРТ нәтиҗәләре буенча, аңа ДЦП дигән катлаулы диагноз куела.

– Әлеге диагнозны ишетү авыр булды, – дип язмам герое. – Беренче елларда ул баланы кешегә күрсәтергә дә оялдым мин. “Ходаемнан мин бит аны үзем сорап алдым”, – дип, үземне тынычландыра идем. Уналты ел буе телемнән бер теләк төшмәде минем: “Йә Раббым, нинди булса да бер бала бирсәң иде миңа. Әни булу бәхетеннән мәхрүм итмәсәң иде!” Ходай теләкләремне ишетте: бирде бит. Теләкне дә тели белеп теләргә кирәк икән шул.

Ходайның иң зур бүләге
 Мул тормышта, хәләл хезмәт белән, язмыш биргән сынауларны сабыр гына үтеп, әти-әни булуларына сөенеп, күзгә-күз карашып, матур гына яшәп ята Төхфәтовлар. Саматларына да тугыз яшь тулган быел. Мин килгәндә укытучысы Наҗия апасы белән дәресләре бара иде.

 – Атнага өч тапкыр өйләренә килеп шөгыльләнәм Самат белән. Уртак телне дә бик тиз таптык без. Мин аны калган укучыларым кебек кабул итәм. Бернинди кимчелексез. Кәефе үзгәргәнен дә, ни әйтерә теләгәнен дә күз карашыннан тоемлыйм, – ди Наҗия апа укучысы хакында.

– Өйгә кергән якын кешеләрне тавышыннан, адымнарыннан ук таный Саматым. Без бит аның белән тәүлек әйләнәсе бергә. Әйтәсе килгән сүзен күз карашы белән аңлата, – дип, Наҗия апаны сүзен җөпләп куя Зөлфирә ханым.
–Өченчегә тәвәкәлләргә теләгең булмадымы? – дип, кыяр-кыймас кына әңгәмәдәшемнән сорыйм.
– Теләгем булса да, куркытты шул. Ике балам да кимчелекле булгач, өченчесе сау-сәламәт булыр, дип кем әйтә ала. Аннан, яше дә бар бит инде. Раббым Айратым белән икебезгә дә тигезлек һәм сабырлык биреп, Саматыбызны исән-сау үстерергә насыйп итсә иде, дип телим. Аллаһы Тәгаләгә бер үпкәм дә юк. Ана булу бәхете биргәненә рәхмәтлемен генә. Саматым –Аллаһы Тәгаләнең миңа биргән иң зур бүләге ул, – ди Зөлфирә ханым, янәшәсендә утырган сабыеның битләреннән үбеп.

 Чыннан да, урау юллар аша, югалту-сагышлар аркылы үтеп, сабыр гына үз бәхетен көтә белгән Зөлфирә ханымга сокланмый мөмкин түгел.
 – Янәшәмдә авыр вакытларда һәрчак кул сузарга әзер булучы әнием, туганнарым, хәбәр бирү белән, бөтен эшен ташлап, йөгереп ярдәмгә килеп җитүче, күрше авылда гына яшәүче Гөлзидә апам, Самат белән безнең өчен җанын ярып бирергә әзер Айратым булмаса, белмим, бу сынауларны ничек җиңеп чыккан булыр идем икән мин?! Айратым кебек тәртипле, акыллы кешене юлыма чыгарганы өчен Ходайга рәхмәт укыйп яшим. Бүгенге бәхетебезне Ходай күпсенмәсен иде, – ди бүгенге язмам герое, барысына да ихлас рәхмәт сүзләрен кызганмыйча.

Гаилә башлыгының буш вакыты булуга, табигать кочагына чыгарга ярата алар. Күзләрне иркәләп үскән болын чәчәкләреннән генә түгел, җирдә аунап яткан гади генә түмгәктә дә матурлык күрә белүче, нечкә күңелле, назәкатьле зат ул Зөлфирә ханым. Саматның һәрчак ни белән булса да күңелен күрергә тырыша. Менә бүген дә күп итеп төсле шарлар кабартып, матур теләкләр теләп, чиксез күк гөмбәзенә очырдылар. Теләгән теләкләре Ходайның: “Амин!” – дигән сәгатенә туры килсә иде.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

31

0

10

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading