16+

“Син – җилбәзәк, миңа тормыш итәргә саф кыз кирәк!..” (беренче, икенче, өченче егетләр...)

“Терсәк якын – тешләп булмый” дигән әйтем элек йөргән егетләремә атап чыгарылган кебек. Беренче егетем Артур белән төнге клубта таныштык. Бер-беребезгә беренче күрүдән үк гашыйк булдык. Ниндидер тиле мәхәббәт иде бу.

“Син – җилбәзәк, миңа тормыш итәргә саф кыз кирәк!..” (беренче, икенче, өченче егетләр...)

“Терсәк якын – тешләп булмый” дигән әйтем элек йөргән егетләремә атап чыгарылган кебек. Беренче егетем Артур белән төнге клубта таныштык. Бер-беребезгә беренче күрүдән үк гашыйк булдык. Ниндидер тиле мәхәббәт иде бу.

Очрашкан саен кочаклашып, үбешеп, яратышып туя алмадык. Ир-ат белән хатын-кыз арасындагы “химия” шушыдыр инде ул. Инде эшләр туйга таба бара дигәндә, Артур араларны өзде дә куйды. “Син – җилбәзәк, миңа тормыш итәргә саф кыз кирәк!” – диде. Авыр булды... Әмма үземә еламаска сүз бирдем, түздем.

Еллар узгач, мин кияүгә чыккач, Артур пәйда булды. Сөйләштек. Чынлап та, үзе хыялланганча, саф кызга өйләнгән. Тик хатыны белән теге “химия” дигәннәре юк икән. Бу мине сагынып килгән. “Ирем белән арабызда көчле “химия” һәм мин – җилбәзәк түгел, ә тугры хатын”, – дип җавап бирдем. Ул теге вакытта әйткән сүзләре өчен бик үкенүен, ялгышуын җиткерде. Ләкин соң иде инде...

Икенче егетем Гадел белән интернет аша таныштык. Бик аз очраштык. Бер-ике ай тирәсе. Без үбешмәдек тә, йокламадык та. Бик тәртипле генә очрашып йөрдек. Тик көннәрдән бер көнне Гадел миңа смс язды: “Мин синең белән була алмыйм, мине бөтенләйгә чит илгә эшкә җибәрәләр, гафу ит”. Бигрәк беркатлы инде үзем. Әлбәттә, котылу юлы булган. Гаделне берничә тапкыр башка кызлар белән күрдем... Ул да берничә елдан соң гафу үтенеп килде, ләкин кабул итмәдем. Нәрсәгә миңа кешедән калган ялганчы егет?

Өченче егетем Ленар белән туган көндә таныштык. Хәйләкәр иде ул. Мин чакырганда, йөз төрле сәбәп табып, очрашуга килми, үзенә кирәк булганда, төн уртасында өемнән уятып чыгара иде. Тизлекне ярата иде. Кызларга шундый егетләр ошый бит инде. Гашыйк булуымны аңламыйча да калдым. Ул да миңа хыянәт итте. Телефонындагы башка кыз язган смсларны күрдем. Алга таба очрашуның мәгънәсе юк иде. Тик күптән түгел Ленар да шалтыратты. Аптырап киттем. Өйләнгән, балалары бар. Нәрсә кирәк тагын? “Икебез дә гаиләле бит инде”, - дигәч: “Әйдә, сөяркәләр булабыз!” – диде. Ленарның номерын “блок”ка аттым.

Әйтәсе килгәнем шул: хыялларга бирелеп, әллә нигә өметләнеп йөрмәгез, егетләр! Булганның кадерен белегез, саклагыз!

Алисә К.

Фото: https://pixabay.com/ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Егетлэргэ тугел, кызларга кинэш бирергэ. Тэртипле йорегез, сафлыгыгызны саклагыз , горур булыгыз- диеп.

    Мөһим

    loading