16+

Сөйгәнем белән бергә булырга ярыймы?

Рәнис белән институтта укыганда таныштык. Бер караштан гашыйк булдым аңа. Безнең мәхәббәт шул көннән дөрләп кабынды. Өстәвенә туган көннәребез дә бер үк көнне икән. Дүрт ай очрашып йөргәннән соң, Рәнис мине әнисе белән таныштырырга булды.

Сөйгәнем белән бергә булырга ярыймы?

Рәнис белән институтта укыганда таныштык. Бер караштан гашыйк булдым аңа. Безнең мәхәббәт шул көннән дөрләп кабынды. Өстәвенә туган көннәребез дә бер үк көнне икән. Дүрт ай очрашып йөргәннән соң, Рәнис мине әнисе белән таныштырырга булды.

Әнисе белән уртак телне тиз таптык, Аллаһка шөкер. Мине кабул итәрме икән, дип бик борчылган идем. Ләкин ул мине үз кызы кебек якын итте. Берничә көннән соң Рәнисне әнием белән таныштырырга өйгә чакырдым. Сөйләшә торгач, шунысы ачыкланды: безнең әниләр бер-берсен белә икән! Алар бер үк көнне бер үк бала тудыру йортында безне тапкан. 

Рәниснең әнисенең сөте булмау сәбәпле, минем әни Рәнисне имезгән булган. Бер ананың сөтен имгәч, без абыйлы-сеңелле булабыз түгелме соң инде? Андыйларга гаилә корырга ярамый диләр. Ләкин ике як әни дә бу хорафатка ышанмаска куша, “өйләнешегез” дип хәер-фатихаларын бирде. Ә минем күңелдә шик бар: балабыз исән-сау туармы икән? Киңәш бирегез әле.

Илнара, Казан 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    5

    0

    Нинди экият бу,сез бит туганнар тугел,юк барга ошанып Ятасыз,андый имузечелэр дэнья тулы

    • аватар Без имени

      4

      0

      Ислам Дине буенча, сот туганлыгы кан туганлыгы кебек ягьни сез Ойлэнешэ алмыйсыз. Ничек кардэшен белэн Ойлэнешу тыелган булса, монда да шулай УК. Гонах. Ислам Дине буенча тыелган.

      • аватар Без имени

        3

        0

        Доресендэ шул сез бит бер ата белэн бер анадан тугел, бер кан тугел, ими имезу гонах мени. Ышанмагыз.

        • аватар Без имени

          2

          0

          Абсурд. Элек бик куп булган ике туганнар кавышу

          • аватар Без имени

            3

            0

            Юк инде,ничек туган булсыннар,больницада купме энилэр ,соте тошмэгэнлектэн шулай имезделэр,андыйлар куп бит!

            Мөһим

            loading